|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2016 Могҗиза
Россия табибы лотереяга 358 миллион сум отканНовосибирск шәһәрендә берәүнең лотереяга 358 миллион сум отуы турында язган идек инде. Хәзер бу бәхетленең кем икәнлеге ачыкланган. Рекордлы сумманы 47 яшьлек табиб откан икән. Баксаң, бу ир-ат әлеге отыш турында ишеткән, әмма сүз үзенең билеты турында барадыр дип башына да китермәгән. “Иң кызыгы – рекордлы суперприз турындагы бөтен яңалыкларны радиодан да, телевидениедән дә тыңладым, интернетта һәм газеталарда да укыдым, әмма әлеге яңалыкларның герое мин икәне ике ятып бер төшемә дә кермәде”, – дигән ул. Бары тик бу отыштан соң өч атна үткәч кенә ул билетын тикшереп карарга булган. Башта берни аңламаган, алтынчы тапкыр тикшергәндә генә йөрәге сикерергә, колаклары чыңларга тотынган. Аннары ул Мәскәүгә “Гослото”га чылтыраткан һәм отучының, чыннан да, үзе икәнен белгән. Әлеге ир-ат отыш акчасыннан мохтаҗ кешеләргә өлеш чыгарырга ниятли, аннары Мәскәүдә йорт сатып алып, гаиләсе белән шунда күченергә һәм үз эшен башларга уйлый икән.
--- |
Иң күп укылган
|