|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2016 Матбугат
Арабыздан вакытсыз киткән журналист Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең логотибы кабул ителде (ФОТО)"Ватаным Татарстан" газетасында хезмәт куйган журналист Алсу Хәсәнованың гомере яшьли өзелде. Тиздән Алсу исемендә махсус премия булдырылачак дип язган идек. Инде менә шул премиянең логотибы булдырылды. Логотипны "Татмедиа" оешмасының генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева үзенең социаль челтәрдәге битендә чыгарды. Күргәнебезчә, логотипта гөлчәчәк рәсеме дә урын алган. Алсуны күпләр шул гөл белән чагыштыра. Чөнки ул, чыннан да, чибәр дә иде, иҗатында чәнечкеле дә иде. Урыны җәннәттә булсын... Шулай ук укыгыз: Алсу Хәсәнова премиясе – хатын-кыз журналист исемен йөрткән беренче премия булачак
--- |
Иң күп укылган
|