|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2016 Матбугат
"РБК-Татарстан" ябыла?«Татмедиа» оешмасы «РБК-Татарстан» басмасын башка чыгармаячак. "Татмедиа" холдингы вакыты чыккан килешүне озайтмаска карар кылган. "РБК-Татарстан" хезмәткәрләренә ябылу турында кичә кич хәбәр иткәннәр. Кайбер чыганаклар мәгълүматы буенча «РБК-Татарстан» сайтын 3 еллык аренда нигезендә тоту Татарстан холдингына 600 мең, ә лицензия килешүе исә бер миллион сумга төшкән. Ябылу чаралары «Татмедиа»ның оптимальләштерү программасы кысаларында башкарылачак, дип яза «Казанский репортер». Шулай ук кичә "Татар-информ" гендиректоры Леонид Толчинскийның вазифасыннан азат ителергә мөмкин булуы турында хәбәр ителде. P.S. Соңыннан "Татмедиа" башлыгы Андрей Кузьмин: "Беркем дә бернәрсәне дә ябарга җыенмый. "РБК-Татарстан" ничек эшли, шулай эшләячәк," - дип белдерде "Бизнес-онлайн"га.
--- |
Иң күп укылган
|