|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2016 Матбугат
Гөлнара Сабированың әбисе үлгәнКүп популяр җырлар авторы, "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабированың 17 көн элек әбисе үлде. Бүген аңа 86 яшь тулган булыр иде. "Гомер буе кешегә авырлык китерүдән куркып яшәгән Кечкенә Əбиебез, үзе Ходайдан сораганча, иртәнге намазын укып, кайнарга куйган чәе дә кайнап чыгарга өлгермичә кисәк кенә китеп барды... Мәңге яшәр кебек иде, югыйсә... Сагынабыз дип әйтү генә аз булыр, бу куркыныч төш кайчан тәмамланыр икән дип көтәм әле мин..." - ди Гөлнара. Бу шигъри юлларны ул узган елны әбисенең 85 яшьлек юбилее уңаеннан язган булган:
Тәрәз төбең саен яран гөлләр
Шау чәчәктә елның елында.
Кояш кына түгел, ул гөлләргә
Күчкән сыман синең нурың да.
Синең кебек елмаялар гөлләр,
Ə үзләре синдәй тыйнаклар.
Һәрчак җылы, рәхәт синең янда
Кояш кергән сыман кунакка.
Гөлләр арасыннан, тәрәзәдән,
Ак яулыгың ябып башыңа,
Олы юлны күзлисеңдер һаман,
Диясеңдер, һәркем ашыга.
Балалар да шулай ашыгадыр,
Оныклар да шулай чабадыр...
Бүген кайталар бит, әнә инде,
Коймагым да уңып кабарды...
Шулай диеп коймак чыжлатасың,
Тәм-томнардан өстәл сыгыла.
Җан җылыңа сусап һәм сагынып
Кайта, Əби, һәркем яныңа.
Ак яулыгың сыман ак күңелең
Дәшеп тора әллә кайлардан.
Сау-сәламәт булып яшә, Əби,
Гел чәчәктә булсын яраннар!
Гөлнараның әбисе турында шушы ук көнне нәкъ 1 ел элек "Шәһри Казан" язган иде.
--- |
Иң күп укылган
|