поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.04.2016 Мәгариф

Бер юктан чаң сукмыйбыз

Ел башында Самара өлкәсенең татар оешмалары Камышлы районының татар авылларында, шул исәптән район үзәгендә ана теле дәресләре укытылмау проблемасын күтәреп чыккан иде. “Бердәмлек” газетасында да бу турыда еш языла. Өлкә “Туган тел” татар оешмасы әгъзалары район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов белән очрашу уздырырга тәкъдим иттеләр. Ул үткән атнада булды.

 Бу турыда без өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Шамил әфәнде Галимов белән сөйләштек.

- Самарадан очрашуга өлкә һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономияләреннән,  өлкә “Туган тел” татар җәмгыятеннән, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасыннан, Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән вәкилләр барган иде. Камышлыдан район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, аның беренче урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, администрация вәкилләре, мәгариф хезмәткәрләре, район мәктәпләре директорлары һәм  татар теле укытучылары, дин әһелләре чакырылган иде.

Чынлап та, районда ана телен укыту мәсьәләсе бүген бик җитди тора. Үткән гасырның 90нчы елларында татар мәктәпләрендә барлык фәннәр рус телендә укытылса да, туган тел һәм  әдәбиятка да атнага бишәр сәгать бирелә, мәктәптән тыш эшләр дә татар телендә алып барыла иде. Ә бүген Камышлы районында татар теле тик  Иске Ярмәк авылы мәктәбендә генә укытыла. Анда да әле аңа бары ике сәгать кенә бирелгән. Калган мәктәпләрдә ул факультатив дәрес буларак кына керә. “Әлифба” китабын төзүче Сәләй ага Вагыйзовның кече ватаны булган Татар Байтуганында ана теле бөтенләй укытылмый.

Җыелышта чыгыш ясаган районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар әфәнде Рәхмәтуллин: “Факультатив дәресләрнең программадан аермасы юк”, - дип ышандырырга тырышса да, бу һич тә алай түгел.  Дәрес мәҗбүри булмагач, анда билге дә куелмый,  ел ахырында нәтиҗәләр табельгә дә кертелми. Димәк, татар телен өйрәнү дә мәҗбүри түгел, балада кызыксыну да уянмый.

Татар оешмалары әгъзалары үзләренең чыгышларында балаларга ана телен мәктәптә укытуның мөһим булуын дәлилләргә тырыштылар. “Конституция буенча һәр милләт кешесе үз телен өйрәнергә хокуклы. Аны ана теленнән мәхрүм итү — дәүләт Конституциясен, кеше хокукларын һәм әхлакый нормаларны бозу була”, - диде Азат ага Надыйров. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең икенче бер әгъзасы Фәһим Йосыпов та, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Гәләүтдинов та бу турыда шулай ук ачынып сөйләделәр.
Ә менә Камышлы мәктәбе директоры Айсылу ханым Каюмовадан: “Мәктәпләребездә ана телен укыту торышы белән мин тулысынча канәгать”, - дигән сүзләрне ишетү бик күңелсез булды.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе методисты Сәгыйдә Нуруллина: “Ана телен өйрәнү БДИ нәтиҗәләренә һич тә йогынты ясамый, киресенчә, туган тел башка телләрне өйрәнү өчен яхшы җирлек, нигез булып тора. “Яктылык” мәктәбе моңа бик яхшы мисал. Безнең балалар сыйфатлы белем алалар. Югары уку йортларын кызыл дипломнар белән тәмамлап, бүген җаваплы урыннарда эшләүчеләребез дә байтак”, - дип хезмәттәше белән килешмәвен белдерде. Ул “Яктылык”та ана теле дәресләрен укыту тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, аны  уку программасына кертү юлларын да тәкъдим итте.

Самарадан килгән татар оешмалары вәкилләренең һәркайсы татар телен укыту мәсьәләсе буенча ярдәмгә килергә әзер булулары турында әйттеләр. “Телебезне саклап калу өчен без бергәләп тырышырга тиешбез», - диде Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе  Рифкать Хуҗин .

Тик Камышлы районының мәгариф бүлеге җитәкчеләре генә безнең чаң сугуның юкка булмавын аңласыннар, ярдәмебезне кабул итсеннәр иде. “Тел язмышы - милләт язмышы”, - дигән мәкаль буш сүз түгел бит. Тора-бара татарлыгыбызны бөтенләй югалтачакбыз. Шунысы да аяныч, очрашуда Камышлы районы вәкилләренең күбесе рус телендә чыгыш ясады. Бу инде бер калыпка да сыймый, безнеңчә.

Район администрациясе башлыгы Рафаэль Камил улы мәк¬тәпләрдә ана теле укы¬тылмавының күңелсез хәл булуы белән килеште һәм мәсьәләне хәл итү юлларын табарга вәгъдә итте. Ул һәрвакыт төпле карарга килүче тәҗрибәле җитәкче, бу юлы да шулай булыр һәм Камышлы районының татар мәктәпләре укучылары ана теле дәресләрен өйрәнүдән мәхрүм калмаслар дип өметләнәбез.

Әңгәмәдәш Алия АРСЛАНОВА.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА фотосурәте.

Камышлы районында ана телен саклап калу буенча җыелышта катнашучылар.
 


---
Бердәмлек
№ --- | 04.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»