поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.04.2016 Язмыш

Үзе килеп кергән бәхет (ФОТО)

Бер дә уйламаганда Ходаемнан олы бүләк алдым. Аңа кадәр исә бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Кияүгә чыгып, гаилә корып яши башлагач, озак вакыт балабыз булмады. Ә каенанамның тизрәк онык сөясе килә. Атлаган саен шуны искә төшерә. Елый-елый Ходайдан бала сорадым. Теләкләрем кабул булды – кыз бала таптым.

Ә аннары күп тә үтмәде, тагын авырлы икәнемне белдем. Инде дөньябыз түгәрәкләнеп китте кебек. Ә бер көнне ашарга әзерләгәндә, өстемә кайнап торган майлы шулпа түктем. Хәлем бик авыр булган, табиблар да “исән калмас” дигән. Озак кына хастаханәдә ятканнан соң, аякка бастым. Авырып яткан көннәремдә тормышка башкача карарга өйрәндем. Булганына шөкер итәргә кирәклегенә, сәламәтлектән дә кадерле нәрсә юклыгына инандым.
 
Гомерем буе булганга сөенеп яшәдем дә яшәдем. Кызларым бер-бер артлы кияүгә чыгып китте. Без ирем белән икәү генә калдык. Бервакыт бакчада бәрәңге алып ятабыз. Бала елаган тавыш ишетеп ишегалдына кердек. Капка да, өй ишеге дә ачык. Беркем дә юк. Өйгә керсәк, анда таныш булмаган 5-6 яшьлек малай басып тора. Өс-башы пычрак, киемнәре тетелеп беткән. Ирем нишләргә белми аптырап торганда, тиз генә кибеткә барып киемнәр алып кайттым. Баланы юындырып, киендереп тә куйдык. Чибәр малай икән! Кем инде шундый егетне үзен генә чыгарып җибәрә?! Ташлап киткәннәр дип башыбызга да китергән юк.
 
Баланың әти-әнисен озак көттек. Әмма аның артыннан килүче булмады. Шулай итеп, безнең улыбызга әверелде ул. Татарча сөйләшә, исеме Рифат икән. Ходайның көтмәгәндә биргән бүләге менә шул булды. Табылган көнен туган көне иттек. Ә аңа унсигез яшь тулгач, йортыбызга бер хатын килеп керде. “Моннан 13 ел элек мин сезгә бала ташлап чыккан идем. Ул малай кайда?” – ди бу. Күрше авыл хатыны икән, кайдадыр читтә яшәп яткан. Шулчакта улыбыз кайтып керде. Әмма әнисенең кочагына атылырга ашыкмады. Ә без исә аларның очрашуына каршы килмәдек. “Килеп йөр. Рифат сиңа ияреп китәм дисә, каршы килә алмыйбыз”, – дидек. Тик Рифатның үз әнисе кабат күренмәде. Авылына барып та эзләп карадык. Баксаң, тагын читкә чыгып киткән икән.
 
Без инде сиксән яшебезне тутырып киләбез. Рифат гаилә корды. Ике ул, бер кыз үстерә. Кызларым да ташламый. Алар өч бертуган булып яшиләр. Беркайчан да авыр сүз әйтешкәннәрен, тавышланганнарын ишеткәнем булмады. Киленебез дә безнең өчен өзелеп тора. Ә улым исә, кечкенәдән тәрбияләп үстергәнебез өчен, безне рәхәт яшәтә. Көз җитүгә үзенә алып китә, җәйгә авылга кайтара. Игелек күреп яшәгәнгә сөенеп, күрше авыл хатынының нинди зур бәхеттән мәхрүм калганын да уйлап куям. Әле ярый үзебезгә кертеп ташлаган.
 
 
Евдокия түтиегез

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»