|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2016 Спорт
Зиннәтула Билалетдинов "Ак Барс"тан китәргә җыенмыйКазанның "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов сезон арасында командадан китәргә җыенмавын белдергән. Билалетдинов җитәчелегендәге "Ак Барс" командасы КХЛ поей-оффының беренче раундында Уфаның "Салават Юлаев" клубына сериядә 3-4 исәбенә оттырды. ММЧта урын алган хәбәрләр буенча, Билалетдинов урынына "Сочи" хоккей клубы баш тренеры Вячеслав Буцаев кандидатурасы каралган.
"Мин китү турында уйламыйм, эшлим дә эшлим. Карар була икән, була инде. Мин үз эшемне башкарырга тиеш, ә андый нәрсәләргә исем китми. Минем үз станогым бар, мин аңарда эшлим. Ә кемнең нәрсә язуы миңа кагылмый", - дип белдергән Билалетдинов журналистларга.
"Ак Барс"ны ике тапкыр Гагарин кубогында җиңүгә китергән (2009 һәм 2010 елларда) белгечнең Казан клубы белән тагын бер сезонга контракты бар.
--- |
Иң күп укылган
|