|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2016 Спорт
Дүрт аяклап йөрүчеләр саны күбәяКичке якта Камышлы районының Иске Ярмәк авылы урамнарында еш кына чаңгысыз, кулларына чаңгы таяклары тотып, бик эшлекле кыяфәт белән чаңгы шуган кебек атлап баручы урта һәм олы яшьтәге хатын-кызларны очратырга була. Авылның социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чараларны оештыручы булып эшләгән Гөлисә Бәдретдинованың әйтүенчә, болар биредәге “Актив озак яшәү” клубы әгъзалары икән. Бүгенге көндә “скандинавиячә йөрү” дип аталган күнегүләрдә авылның егермеләп төрле яшьтәге хатын-кызлары шөгыльләнә. Соңгы вакытларда Иске Ярмәктә андыйларның саны күбәя, диләр.
Хәбәрләрдән күргәнчә, чаңгы таяклары тотып урамда йөрү Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә модага кереп бара икән бит хәзер. Ә кайдан, кайчан килеп чыккан соң бу галәмәт?
Моннан 80 еллар элек, чаңгы киеп булмый торган җылы көннәрдә, фин чаңгычылары таяклар ярдәмендә генә йөреп, күнегүләр үткәрә башлаганнар. Акрынлап бу шөгыль спорт төренә әйләнгән, аның методикасы эшләнгән. Ул “скандинавиячә йөрү” дип атала башлаган. Һәркемнең буена карап, тиешле озынлыкта махсус таяклар эшләнгән, йөрү кагыйдәләре кертелгән. Бу кагыйдәләр бик гади, аны бик тиз үзләштерәсең. Махсус таяклар булмаганда, чаңгы таякларыннан да файдаланырга мөмкин.
Элекке заманнарда ук сәяхәтчеләр, дәрвишләр, җәяүләп хаҗга баручылар юлга таяксыз чыкмаганнар. Таяк (посох) йөрүне җиңеләйтү, аяк астының ныклыгын тикшерү, кыргый хайваннарга каршы тору, суга батучыларны коткару һ.б. өчен кирәк булган. Таяк белән йөргәндә гәүдә авырлыгының бер өлеше таякка төшә. Ике таяк белән йөрү, хайваннар дүрт аяк белән йөргән шикелле, тагын да җиңелрәк. Бигрәк тә үргә менгәндә аякларга, билгә төшә торган авырлык кими, юлчыга күбрәк ара үтү мөмкинлеге туа. Таяклар ярдәмендә йөргәндә иңбашы, җилкә мускулларына авырлык төшә һәм даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә алар ныгыйлар. Бу терәк-хәрәкәт системасында була торган күп авыруларны дәвалау дигән сүз икән. Таяклар белән йөргәндә ашкайнату процессы яхшыра, артык майлар, начар холестерин юкка чыга, гәүдә турая. Ә барлыкка килгән уңай эмоцияләр кешенең кәефен көне буе күтәрә, дип язганнар. Бу спорт төре өлкәннәргә, зур физик нагрузкаларга күнекмәгән кешеләргә, бигрәк тә аяклары сызлап интеккән, гәүдә авырлыгы нормадан артып киткән кешеләргә файдалы икән.
Менә бит, гади генә, әмма нык файдалы спорт төре дә бар икән дөньяда. Моның өчен спорт заллары да, кыйммәтле инвентарьлар да кирәкми. Бары тик теләгең генә булсын. Бу спорт төре авыл кешеләре өчен бигрәк тә кулай.
“Татарстан яшьләре” газетасында Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы хатын-кызларының да “скандина-виячә йөрү” белән даими шөгыльләнүчеләре турында басманың актив хәбәрчеләренең берсе Илсур Шакиров та язып чыккан. Аның фикеренчә, дару бәяләре котырынып үскәндә, ялган дарулар белән даруханәләр тулып ятканда бу спорт төре сәламәтлекне ныгыту өчен иң яхшы чара булып тора. Моны Иске Ярмәк хатын-кызлары да аңлыйлар, күрәсең.
РӘСЕМДӘ: Иске Ярмәк хатын-кызлары “скандинавиячә йөрү” белән актив шөгыльләнә.
Гөллүм МӨХӘММӘТҖАНОВ |
Иң күп укылган
|