поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.08.2009 Язмыш

БЕЗНЕҢ КАЙГЫ КАЙГЫМЕНИ

Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Менә бүген дә ирем белән талашып, юктан гына башланган әйткәләшүне зур талашка әйләндереп, барысына төкереп өйдән чыгып киттем. Үзен һәрчак баш итеп күрсәтергә теләү хатын-кыз табигатенә хас та түгел, югыйсә. Ә менә мин шундый. Менә хәзер урамда пыскып яуган яңгыр астында йөрим. Беркемгә керәсем дә, беркемне күрәсем дә килми. Курткамның капюшонын күтәреп кидем дә, фикерләремне барларга, күңел кичерешләрен җайга салырга дип шәһәр читендәге каенлыктагы юеш эскәмиягә чүмәштем.

Утырам уйларыма батып... Карале, җүнле хуҗа этен дә чыгармастай бу көнне минем кебек тагын берәү бар икән. Аякларын көчкә өстерәп аллея буйлап бер хатын атлый. Миңа җитәрәк туктап калды. Мин аның талчыккан йөзенә, калтыранган кулларына карадым да, ишарәләп кенә үз янымда урын тәкъдим иттем. Ул, никтер, кире какмады. Без, шактый вакыт, һәркем үз уена батып сүзсез утырдык.

 

– Бу яңгырда беркем юктыр, исәр кебек берүзем йөримдер дип уйлаган идем, – диде хатын, утыра торгач.

 

– Менә хәзер ике исәр булдык инде, – дидем мин, сөйләшергә кәефем дә, теләгем дә юк икәнне аңларлык итеп.

 

– Җүләрләргә яшәве җиңел лә ул... Кайчак минем чынлап та җүләр буласым килә. Кайгыны йөрәк аша үткәреп эчтән сызмыйлар алар. Уйларына килгәнне кычкырып әйтәләр дә. тынычланалар. Ә менә кешегә әйтеп булмый торган нәрсәне нишләтергә?.. Җүләргә сабышып та, эчеп исереп тә бөтен дөньяңны биләгән хафадан котыла алмасаң нишләргә? – дип, хатын хәсрәт тулы күзләрен миңа төбәде.

 

– Бүген миннән яхшы киңәшче чыкмас, хафаларыгыз үтә торган булсын, – дидем мин мөләемрак булырга тырышып.

 

– Киңәш кирәкми сеңлем,  аптыраганнан гына сөйлим инде. Бигрәк ямьсез шәһәр бу, иеме? Пычрак, тәртипсез. Кешегә чыгып утырырга парк та юк бит, ичмасам. Чаллыдан ник күчкәнемә үкенеп бетә алмыйм.

 

– Ник күчтегез соң, бер дә ошатмагач? – дидем мин.

 

– Әй, сөйләп кенә бетерерлек түгел лә минем тормыш... Зәй районында туып үстем, җиде баланың иң  кечесе мин идем. Балачагым исерек әти типкесендә үтте. Әни шуның җәберенә түзеп яшәде. Кулыннан эш килмәгән, бар тапканын эчүгә бетергән ирне: “Атагыз бит, атагыз! Сүз әйтмәгез!” – дип яклый иде. “Исерек Хәким балалары” дигән исемне тизрәк оныту, тыныч тормыш кору өчен үскән беребез өйдән чыгып китә тордык. Мин дә сигезне тәмамлау белән Чаллыга чыгып киттем. Училище тәмамлап, шәһәр ашханәләренең берсенә эшкә кердем.

 

Тулай торакта дүрт кыз яшәдек. Шәһәр тормышының бөтен кире яклары белән “общага”да таныштым инде мин. Эчкечелекнең ни икәнен белә идем инде, кызларның тәмәке тартуы, фахишәлекне күрү бик авыр булды. Миңа да төрле тәкъдимнәр ишетергә туры килде.  Тик, Ходайның рәхмәте, “исерек Хәким кызы” булсам да, шайтан коткысына бирелмәдем. “Үземнең балаларымны шуның ише афәтләрдән ерак торырга өйрәтәчәкмен”, – дип уйлый идем.

 

Җөмләләрен дөрес итеп төзеп, керәшеннәргә хас аһәң белән, җай гына көйләп сөйләгән апаны мин кызыксыныбрак тыңлый башладым.

 

– Бервакыт иптәш кызым белән эштән кайтып килә идек, арттан ике егет иярде. Берсе мине култыклап та алды. “Әбәү, әрсез!” – мәйтәм. “Сине күптән күзәтеп йөрим. Үзең чибәр, ашларың тәмле. Миңа нәкъ синең кебек кыз кирәк”, – ди бу.

 

Николай атлы егет  үзсүзле булып чыкты. Дүрт ай озатышып йөрдек тә, әти-әниләрдән рөхсәт алып, өйләнештек тә куйдык. Ул чакларда миннән бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда. Николай КамАЗда электрик булып эшли иде. Башта – тулай торак, аннан фатир бирделәр. Тормышның тәмен белеп яши, мине шулкадәр кадерли иде ул. Балага узганымны әйткәч, шатлыгыннан бишенче катка кадәр күтәреп менгән иде. Ә кызыбыз Ирина тугач, аның кадәр назлы ата бүтән юктыр дип, бар туганнар, күршеләр шаккатты.

 

Тормышының бәхетле мизгелләрен искә алучы хатынның хәсрәт тулы күзләре бу мизгелдә нурланып китте. Ул  күз яшьләрен сөртеп, сөйләвен дәвам итте:

 

– Тик, җаным, безгә бәхет озакка бирелмәде шул. Иринага ике яшь тулган көнне Николаемны ток сугып үтерде. Мине үлемнән балам гына алып калгандыр. Николай үлгәннән соң Ирина яшәү мәгънәмә әверелде. Ул  да мине куандырып бик игътибарлы булып үсте. Туганнарым өйдән эшкә, эштән өйгә чапканымны күреп, мине яңа тормыш корырга, кияүгә чыгарга өндәделәр. Әйе, язмыш үзенекен итте. Иринага дүрт яшь тулгач, очраклы гына танышкан Рамил исемле ир белән кавыштым. Рамилнең еш кына эчкәләвен күрсәм дә, бергә торыйк, булышырмын, балаңа ата кирәк дигәненә күндем. Ул мин эшләгән ашханәдә товар ташучы булып эшләде. Язылышкач бер ай чамасы тавыш-тынсыз гына яшәдек. Ирина да әти дип эндәшә башлады. Тик берәр айдан фатирыма дусларын җыеп кайта башлады. Мине, Иринама китап укып утырган җиремнән сөйрәп  алып чыгып, үзләренә өстәл әзерләтә, аш пешертә иде. Соңыннан бөтенләй ныклап эчә башлады. Эшен дә ташлады. Пычрак аяк киемен дә салмыйча чиста җәймәләрем өстенә ятып йоклаган сәрхүшне өйдән өстерәп чыгарып атып та, куып та биздерә алмадым. Ишекне ватып керә дә, өйдә җәнҗал куптарып, мине кыйнап, Иринаны куркытып барыбер үзенекен итә иде. Этне ияртмә, ияртсәң сукма, диләр бит. Әниемнең ни өчен әтигә түзеп яшәгәнен мин шул чакта гына аңладым.

 

...Болгавыр заманнар килгәч, мин бик күпләр кебек базарда сату итә башладым. Иртәнге өчтә Казанга товарга чыгып китәм, кич кайтып, икенче көнне сатарга чыгам. Көне буе салкында, җил-яңгырда басып торып аяклар сызлый башлады. Кеше күтәргесез авыр сумкаларны берүзем ташып, кызымны укытыр, киендерер өчен акча эшләргә тырыштым. Иринам да мәктәпне тәмамлап Алабугага укырга керде. Курчак кебек чибәр иде кызым. Кеше арасында ким-хур булмасын дип, аңа яхшыдан-яхшы киемен дә, тәм-томын да өеп алдым. Рамил исә эчүен ташламады. Әллә ничә тапкыр дәвалап та карадым. Кызым исә гел булыша иде үземә. Укудан ял көннәргә кайткач мине ял иттерә, базарга үзе чыга иде.  Бер ел элек акчам югала башлады. Рамилнең элегрәк тә өйдән әйбер урлап сатканы булганга, аннан шикләндем. Өйдә сугыш-талашка тагын бер сәбәп булды. Гаиләне туйдырырга җыйган акчамны алган өчен иремне күралмый башладым. Бу хәлләрдән соң берничә ай үткәч, Ирина ял көннәргә кайтмый башлады. Институтта бишкә генә укучы кызымның кинәт кенә өйгә кайтмый башлавы сәер иде. Алабугага барып белешкәч, кызымның инде берничә ай укырга йөрмәве мәгълүм булды. Күңел нидер сизенде. Мин Чаллыга кире кайтканда Ирина өйдә иде. Берни булмаган кебек кухняда йөри. Минем сорауларыма рәтләп җавап бирмәде башта. Төпченә башлагач, кинәт елап, истерикага бирелеп миңа кычкыра башлады: “Син ни беләсең соң? Бар белгәнең базар. Әтигә аракы, сиңа акча кирәк. Мин берегезгә дә кирәкмим. Мин чирле хәзер, чирле! Инде берни эшләп булмый”, – дип елады. Башта берни аңламадым. “Ни булды сиңа кызым, нинди чир сөйлисең син?” – дидем, имәнеп. “Наркоман мин, наркоман. Инде ике ай героинда утырам”, – дигән сүзләрдән тораташ булып каттым. Елый да, сүз дә әйтә алмадым.

 

Акчаларымны да Ирина урлаган булып чыкты... Йөртмәгән врачларым, махсус клиникалар – берсе дә калмады. Наркотиксыз бер ай тора да, кабат үзенең элекке дуслары янына әйләнеп кайта иде. Әти дигән кеше барысына да мине гаепләде. Рамил белән Ирина икәүләшеп өйдән телевизор, музыкаль аппаратура, видеоаппаратларны, телефоннарны алып чыгып саттылар. Берсенә аракы, икенчесенә наркотик кирәк булган ике якын кешем миңа каршы берләштеләр. Аларны нормаль тормышка кайтару өчен соңгы көчемне куеп тырыштым һәм... аларның иң яман дошманына әверелдем. Ирина фатир басучылар белән тотылды. Аны төрмәдән йолып калу өчен Чаллыдагы фатирымны саттым. Калган акчама шушы шәһәрдә фатир алдым. Әмма барыбер берни үзгәртә алмадым...

 

Менә бүген дә иртәдән бирле акча сорап җанымны талкыдылар. Ирина калтырый, аның ломкасы башланды. Базарда эшләр кәттә түгел хәзер, бирергә акчам да юк. “Чыгып китегез икегез дә”, – дип куа башлагач, Ирина йөгереп килеп тугызынчы каттагы фатирыбызның тәрәзәләрен киереп ачып җибәрде. Сикерә икән дип уйлап, кызымның итәгенә ябыштым. Ул мине тибеп җибәрде. “Юк! Мин түгел, син сикерәсең. Ненавижу тебя! Надоела, сука!”, - дип мине тәрәзәгә таба өстери башлады. Исерек ир дә сүгенә-сүгенә мине тәрәзә төбенә егып салырга булышты. Ярты гәүдәм белән тәрәзәдән асылынып төштем. Шушы хәлнең үзем белән булганына әле дә ышана алмыйм. Үз-үземне саклау инстинкты гына алар кулыннан котылырга ярдәм иткәндер. Шуннан соң ни булганын, ничек итеп киемнәремне эләктереп урамга йөгереп чыкканымны да хәтерләмим...

 

Бу хатын сөйләгәннәрнең чын булуына ышануы да кыен иде. Чәчләрем үрә торып тыңлаган вакыйгаларның берничә сәгать элек кенә шушы ябык гәүдәле, вакытсыз картайган хатынның башыннан узуы мине чиксез тетрәндерде.  Иң аянычы – мин аңа  берничек тә ярдәм итәр хәлдә түгел идем. Менә кайчан аңлыйсың икән үзеңнеңборчуларыңның  пүчтәк нәрсә икәнен. “Ирем, балам исән сау, Аллага шөкер! Ни эшләп утырам мин монда юкка үпкәләп. Булганның кадерен бел, йөрмә җиңеләеп. Күрәсеңме, Ходай кешегә нинди кайгылар бирә. Гыйбрәт ал – аңла үзеңнең бәхетле булуыңны”, – дип сүктем үземне. Уйларына батып утырган хатын да урыныннан кузгалды. “Апама барам, бүтән  ул өйгә аяк басасым юк!” – дип үз кыйссасына нокта куйды ул. Мин ашыга-ашыга иң кадерле кешеләрем янына – үз өемә йөгердем.


Чулпан НАСЫЙРОВА, Менделеевск
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»