поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.03.2016 Мәдәният

Узган шимбәдә Мәскәүдәге Союзлар йортының колонналы залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дип аталган концерт узды (ФОТО)

Рәшит Ваһапов фестивале кысаларында оештырылган бу тамаша, исеменнән күренгәнчә, данлыклы опера җырчысы Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган иде.

Узган шимбәдә Мәскәүдәге Союзлар йортының колонналы залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дип аталган зур концерт узды.
 
Рәшит Ваһапов фестивале кысаларында оештырылган бу тамаша, исеменнән күренгәнчә, данлыклы опера җырчысы Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган иде.
 
Концертны ике танылган артист – татар телендә җырчы Фердинанд Сәләхов, рус телендә – Эдуард Трескин алып барды. Концерт программысы Хәйдәр Бигичев репертуарына кергән җырлардан торды. Шулай ук концертны алып баручылар аның балачагы, тормышы, иҗаты турында да күптөрле мәгълүмат бирде.
 
Тамаша залында утырган кешеләрнең күпчелеге Хәйдәр Бигичевның туган ягы – Түбән Новгород өлкәсеннән иде. Алып баручылар “Биредә Хәйдәр Бигичевның туганнары бармы?” дип сорагач, ярты тамаша залы аяк өсте торып басты.
 
Сәхнәдә аның тормыш иптәше Зәһрә Сәхәбиева, сеңлесе Халидә Бигичева да чыгыш ясады.
 
Әле тамаша башланганчы Хәйдәрнең абыйсы Наил әфәнде энесе турында Азатлыкка болай диде: “Мәскәүдә инде күптәннән Хәйдәргә багышлап мондый тамаша оештырылганы юк иде. Узган ел Казанда уздырдылар, анысы әйбәт булды. Хәйдәрнең бу дөньядан киткәненә дә 18нче ел бара. Ә бит Мәскәү халкының йөрәгендә, күңелендә Хәйдәрнең җырлары да моңнары да саклана икән. Халык бик күп килгән. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә бу тамашаны оештырган Рифат Фәттаховка. Олы шәхесләрне кайгыртып йөрүчеләр булганда алар онытылмас. Тарихны бит шәхесләр ясый. Ә безнең Хәйдәр олы шәхес иде”, диде.
 
Концертны алып баручы Эдуард Трескин: "Отелло" опера сәнгатенең иң биек ноктасы. Хәйдәр булмаса, безнең опера театры сәхнәсендә “Отелла” операсы да яңгырый алмас иде, Хәйдәр ул арияне дөньякүләм югарылыктагы тавышы белән башкарды, диде. Ул шулай ук Хәйдәрнең иҗатында Нияз Даутовның роле турында, аның ярдәме хакында да сөйләп китте. Хәйдәр авырып киткәч беренче булып ул ярдәмгә ашыкты, диде ул.
 
Танылган җырчы, хәзерге көндә Екатеринбург опера театрында хезмәт итүче Илһам Вәлиев Хәйдәр Бигичевны үзенең остазы дип санавын белдерде. Хәйдәр Бигичев җырлаган опералардан арияләр башкаруы белән бергә, шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның композитор Эльмир Низамов көенә олы җырчы өчен махсус язган “Хәйдәр җыры” дигән җырны да башкарды.
 
Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зәһрә Сәхәбиева: "Хәйдәрнең бакыйлыккка күчкәненә 18 нче ел булса да, ул минем күңелдән бер генә миллиметрга да читкә киткәне юк. Менә шушындый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк, аның юбилейларын гына көтеп торырга кирәкми, яшьләрне дә Хәйдәр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк", диде.
 
Очрашуда шулай ук Хәйдәр Бигичевның якташы булган Рәшит Ваһаповны да искә алдылар. Берсе 49 яшендә, икенчесе 54 яшендә бу дөньядан киткәннәр. Аларның авыллары арасы бары җиде чакырым. Шуларны искә алып, Түбән Новгород өлкәсе Татар конгрессы җитәкчесе Гаяр Хәсәнов быел Түбән Новородта узачак федераль Сабантуй кысаларында, 15 июльдә, иртәнге сәгать 11дә Уразовка авылында шушы ике бөек җырчыга һәйкәл ачылачак, дип игълан итте. “Бу һәйкәлләрне куярга безгә Татарстан президенты ярдәм итте. Безнең гозерләрне кире какмады. Шулай ук Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев та ярдәменнән ташламаячагын белдерде, диде Гаяр әфәнде. Һәм ул тамаша залындагы халыкка мөрәҗәгатъ итеп, уразадан соң ялларыгызны шулай планлаштырыгыз. Һәйкәл ачылган вакытта авылга кайтырлык булсын", диде.
 
Хәйдәр Бигичев ядкәренә багышланган тамашада махсус экранда җырчының үзе башкаруында да күп кенә җырлары, гаилә фотолары күрсәтелде.
 
"15 яшьлек балада ул ничек итеп опера җырчысы булырлык тавышымны ишетә алган икән?"
 
Концертта Казаннан килгән артистлар белән беррәттән ике төркем музыкантлар да чыгыш ясады. Шулай ук бу очрашуга дөньякүләм танылган җырчы Альбина Шаһиморатова да чакырылган иде. Ул Хәйдәр Бигичев турында мондый сүзләр әйтте: “Ул миңа юл күрсәтүче йолдыз булды. Әле 15 яшьлек чагымда ук “Нигә кирәк сиңа бу хор җитәкчесе булырга да, дирижерлык белән шөгыльләнергә? Син опера җырчысы булырга тиешле", дип әйтте. Һаман да гаҗәпләнәм, 15 яшьлек балада ул ничек итеп опера җырчысы булырлык тавышымны ишетә алган икән?”
 
Бу тамашаны оештыручы Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов сәхнәдән тамашага килүчеләргә рәхмәтен белдереп: “Без бу очрашу өчен Хәйдәр дәрәҗәсендә торырлык Мәскәүнең иң уртасындагы иң матур тамаша залларының берсен сайладык” диде.
 
Концертта Хәйдәр Бигичев белән бергә эшләгән, операларда аның партнеры булган Зилә Сөнгатуллина да катнашты, шулай ук Венера Ганиева, Зөһрә Шәрифуллина, Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Асаев, “Казан егетләре”, Руслан Сәйфетдинов, Нил Мкрчан,Гөлсирин Абдуллина, Артур Шөгәепов, Ранис Габбазов, Азат Абитов, Аишә һәм Әминә Валитовлар,
 
А.Каменский җитәкчегендәге квинтет , “Мирас” ансамбле, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев тамашачыдан алкышлар казанды.
 
Халык тамашадан бик канәгатьләнү белән китте. Танылган артистларны алкышлар белән каршылап озатты. Кайберәүләр, "әгәр дә Хәйдәрне үз вакытында Италиягә җибәреп укыткан булсалар, ул инде Карузолар кебек дөньякүләм танылган җырчы булган булыр иде", дигән фикерләрен дә әйтте.
 
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
 
29
30
 
31
32
 
33
 
34
 
35
 
36
37

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»