поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.03.2016 Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин Рифат Фәттаховка рәхмәт белдергән

26 мартта Мәскәү шәһәре Союзлар йортының Колонналы залында Рәшит Ваһапов фестивале Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган махсус проект тәкъдим итте.

Оештыручылар һәм катнашучылар исеменә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау җибәргән. Анда мондый юллар бар:

“Кадерле дуслар, хөрмәтле җыр-моң сөючеләр!
 
Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара фестиваленең Татарстан АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Хәйдәр Аббас улы Бигичев истәлегенә багышланган махсус проектын оештыручыларны һәм анда катнашучыларны, шулай ук күренекле җырчыбызның талантын сөючеләрне чын күңелдән сәламлим!
 
Татарстанда 2004 елда ачылган Ваһапов фестивале дәүләт чикләрен үтеп, халыкларның мәдәниятара хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән халыкара киңлектәге мәдәни вакыйгага әверелде. Рифат Әхмәт улы Фәттахов җитәкләгән Татарстан Республикасының Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды эшен югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Халык җырлары һәм классик музыка өлкәсендә талантлы яшь башкаручыларны дөньяга таныта торган фестиваль Фонд ярдәмендә үзенең чикләрен киңәйтте һәм күпмилләтле илебездә дә, аннан читтә дә зур популярлык казанды.
 
Кадерле дуслар! Бүген без сезнең белән Колонналы залның тарихи сәхнәсендә бөек җырчыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрының күренекле солисты Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсенә җыелдык. Драматик тенор, сирәк аһәңле һәм яңгырашлы тавыш иясе опера театрында катлаулы партияләрне гаҗәеп оста башкара, халык җырлары һәм татар композиторларының романслары аның репертуарында аерым урын алып тора. Хәйдәр Аббас улының арабыздан иртә китүе барыбыз өчен дә - аның талантына табынучылар өчен зур югалту булды. Җырчының иҗади мирасына чиксез ихтирам йөзеннән, бүген аның сәхнәдәшләре – опера җырчылары, Татарстанның иң яхшы вокалистлары, халык җырларын легендар башкаручылар чыгыш ясаячак. Зәвыклы тамашачыны яңа ачышлар да көтә. Кичәдәге дустанә, илаһи атмосфера сәхнә әһелләренә үз талантларын, осталыкларын тулырак җиткерергә, ә тамашачыларга Хәйдәр Бигичевның моң дәрьясында йөзәргә ярдәм итәр дип уйлыйм.
 
Оештыручыларга, катнашучыларга һәм тамашачыларга чын күңелдән илһам, яңа кызлы проектлар, иҗади уңышлар һәм онытылмас сәхифәләр телим!
 
Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин”.
 
(Әлеге тарихи концерт турында тулырак мәгълүмат – алдагы көннәрдә).
 
 
Рәсемдә: концерт башлану мизгелләре.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»