поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.03.2016 Мәдәният

Салават: "Көн саен меңәр чакрым юл үтәбез, шунысы ардыра"

Баштарак ул: “Казанның мондый почмагы да бар икән”, – дип гаҗәпләнүен белдергән иде. Тора-бара байтак ел элек шушы төбәктән бер инвалид кыз баланың: “Салават абый безнең өйгә килеп концерт куйсын әле”, – дип Кыш бабайга хат язуын һәм үтенеченең үтәлүен хәтерендә яңартты. Ул кыз бала хәзер кайларда икән, хәлләре ничек? Җырчы тамашачыга шуны ачыклау теләге барлыгын да җиткерде. Бәлки, ише­түче табылыр?

“Юность” дигәннәре заманында кинотеатр дип йөртелгән, хәзер инде Жилплощадкада халыкны туп­лау­чы, рухи азык өләшүче үзәк мәдәният йорты икән. Былтыр җитәкчелеккә фи­лар­мониядә тәҗрибә туп­лаган Сергей Куприянов белән Азат Фазылҗанов кил­гәч, җиң сызганып эшкә тотынганнар һәм алар нур бөркелеп торучы бинаның чын-чынлап халыкка хезмәт итүен телиләр. Концерт бе­лән Салаватны чакырулары да шул максаттан. Баштарак: “Килер микән соң ул монда?” – дип шик белде­рүчеләр дә байтак булган, билетлар исә атна-ун көн эчендә таралып беткән. 500 гә якын тамашачы сыйдырышлы залда өлкәннәр дә, яшьләр дә бер чамадарак иде. Җырлый гына башлый, зал шундук аңа кушыла, бер-ике сүз белән генә булса да гәпләшеп тә алалар. “Сез миңа бик ошыйсыз, – диде җырчы, – сездән җылылык ки­лә, энергия бөркелә! Кичә генә Себер якларыннан кайттык, тамашачы анда үз итеп кабул итте, әмма юл йөрү интектерде, көн саен мең километрдан артык ара үтә идек, менә шул арытты. Хәзер исә менә сездә ял итәм. Аннан тагын озын юлга кузгалачакбыз”.

Салаватка, “Юность”ка юл­ны онытмасын, дигән те­ләк белән балалар остаханә­сендә иҗат ителгән зур тә­линкә һәм Әтнәдә Азатның әтисе үстергән куян тапшырдылар һәм куянга “Юность” дип исем кушарга тәкъдим ясалды. Монысы да шәһәр читендәге торакларда да тамашачы яшәгән­легенә иша­рә иде.

– Безнең төбәктә кимендә 12 меңгә якын кеше гомер кичерә, – диде Сергей Куп­риянов. – Аларның күпче­леге – заманында авыллардан килеп, химия, авиация бер­ләш­мәләренә эшкә урнашкан, шушында йортлы-җир­ле булган татарлар. Без дә менә шушы үзенчәлекне истә тотып эш итәргә булдык. Бик күп түгәрәкләр, рус һәм татар телләрендә хор булдырылган, аларның эшчән­леген тагын да җан­лан­ды­расыбыз бар. Балалар­ның ялын нәтиҗәлерәк, файдалырак итү турында да уйланабыз. Хәзер менә Тукай­ның 130 еллыгы уңаеннан, “Туган телем – Тукай теле” дип исем­­­ләнгән фестиваль-кон­курс уздыруга әзерлек башланды. Фестиваль го­мум­шәһәр күләмендә үтәр дип тә уйланыла. Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән авылларыннан килергә теләк бел­дерүчеләр дә бар.

Фестиваль-конкурсны өч этапта – 5-7 яшьлек, 8-11 яшь­лек, 12-14 яшьлек балалар арасында нәфис сүз, җыр, әдәби театр номина­циялә­рендә үткәрергә ни­ятлиләр икән һәм ул гала-концерт белән төгәлләнәчәк. Җиңүче­ләрне, әлбәттә, ис­тәлекле бүләкләр көтә.

“Ватаным Татарстан” газетасы да әлеге чарадан читтә калмаячак, яшь та­лант­ларның осталыгын газета укучыларга җиткерүне үз өстенә ала. Шәт, “Юно­сть”ка Салават кебек беренче тапкыр аяк басучылар һәм аннан илһам, көч алып китү­челәр киләчәктә күп булыр.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 40 | 22.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»