поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.03.2016 Экология

Язны унысыннан соң көтәсе

Атна уртасында күпләр киләсе кышка кадәр дип ераккарак җыеп куйган чаңгыларын кире алып төшү турында уйлана башлады. Уйларсың да. Яз җитте дигәндә генә тәрәзәне кабат кыш шакыды бит. Хәер, бу күренеш хәтта синоптикларны да шаккатырган. “Моңа үзебез дә гаҗәпләндек.

Казанда бер тәүлектә айлык нор­маның яртысыннан артыграк күләмдә явым-төшем яуды бит”, – ди Гидрометеорология һәм әй­ләнә-тирә мохитне күзәтү идарә­сенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

Беднея сүзләренә караганда, мондый кышкы һава торышы 28 мартка кадәр дәвам итәчәк әле. Чын яз исә 10 апрельдән соң гына башланачак икән. “Дүшәмбе көнне көндез 2-8 градуска кадәр җылы­тачак. Тик төнлә элеккечә үк түбән температура сакланачак. Яз кайчан килерме? Монысын әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Россия Гидрометеорология идарәсе фаразларына гына таяна алабыз. Аларга ышансаң, апрельнең унысыннан соң терекөмеш баганалары төнлә дә җылы һава торышы күрсәтәчәк. Бу исә – яз килде дигән сүз”, – ди Трущина. Ә менә язгы ташуны гадәттәгедән иртәрәк кө­тәләр. Сусаклагычларда ул апрель­нең – өченче, елгаларда беренче декадасында башланыр, дип фаразлана.

Ә быелгы җәй нинди булыр соң? Монысын фаразлавы тагын да кыенрак, ди белгечләр. Шулай да бер нәрсә бәхәссез, ди алар. Быелгы җәй гадәттәгедән эссерәк булачак. Июль аенда һава температурасы айлык нормадан артып китсә, август һәм сентябрьдә корылык көтелә икән. Хәтерләсәгез, узган ел газетабызга биргән әңгәмәсендә Арча районының Кәче авылында яшәүче халык “синоптигы” Рәсим Солтанов та быел корылык булачагын фаразлаган иде. “Агачларны карап кайттым әле. Имән яфрагы­ның көньяк-көнбатыш өлешендә “төймә” бар. Бу – корылык билгесе. Мин моның шулай икәненә инде 1976 елдан бирле инанып киләм. Димәк, киләсе елга илнең көньяк-көнбатыш өлешендә корылык булачак дигән сүз инде бу. Шуңа эчем пошып тора”, – дигән иде ул, игеннәр язмышы өчен борчылып. Сүз уңаеннан, быел көзге культуралар яхшы кышлаган. Аларның 10 проценты гына һәлак булырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр.


Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»