поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.03.2016 Җәмгыять

Барганда – матәм, кайтканда – бәйрәм

Күптән түгел Воркутадагы шахтада авария булып, шахтерларның һәм аларны коткаручыларның үлүе мине дә нык тетрәндерде. Чөнки үзем дә яшь чакта шахтада эшләгән, җир асты хезмәтен үз җилкәмдә татыган, йөрәгемнән үткәргән кеше.

...Бригадир Миңнулла абый Җиһаншин белән шахта начальнигы Алексей Кандаков тулай торакка килеп кергәндә без, яшь шахтер егетләр, Яңа елны кайда, ничек каршылау турында гәп куерта идек. Кандаков Миңнулла абыйга: “Егетләргә үз телеңдә эшнең асылын аңлат”, – диде. Миңнулла абый безнең өчен буй җитмәслек дәрәҗәле, Берингов шахтасына 1941 елда килеп, беренче нигез ташы салучы буларак билгеле кеше иде. Ул өченче көнчыгыш лаваның ишелеп төшү хәлендә калганын, кичекмәстән шунда барырга кирәклеген аңлатты. Шахта начальнигы да сүзгә кушылып, аварияне булдырмый калуны минутлар хәл иткәнен әйтте: “Йә, нәрсә, егетләр, бөтен ышаныч сездә, эшкә керешергә кирәк, теләмәгәннәр бармый кала ала, мәҗбүр итмибез”, – дип, безгә сораулы караш ташлады. “Кирәк булгач, барабыз!” – дип, сикереп тордык.

Бригадада тугыз шахтер. Тау мастеры – Кукмара районы егете Нәкыйп Моратов, мастер-шартлатучы Шәрифҗан Рәхимҗанов, бригада җитәкчесе Миңнулла абый үзе, аның ярдәмчесе Лениногорскидан Шәрифҗан Җамалиев. Хәер, бүтәннәр дә татар егетләре, тау эшчеләре: Шәүкәт Мөхәммәтрәхимов, Нәҗип Дәүләтшин, Рәүф Гатауллин, Рифкать Батыров һәм мин – Миңнулла абыйның авылдашы – Апас районы, Чүри-Бураш авылы егете. Өс-башларны алыштырып, шахтер утлары һәм тиешле эш кораллары алып, барыбыз да шахта түбәсенең тотрыксызлыгы белән даны чыккан “Яша” участогының өченче, көнчыгыш лавасына киттек. Урында Миңнулла абый кирәкле киңәшләрен бирде, ашыкмаска, шул ук вакытта эш тизлеген киметмәскә, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, бер-беребезнең эш урынын даими күзәтеп торырга кушты. Яшьләрне тәҗрибәле шахтерларга беркетте. Эшнең күплеге һәм куркынычлыгы безне шиккә-шөбһәгә салды.

Конвейерны сүтеп, яңа юлга күчереп куярга кирәк, ә аның юлына урыны-урыны белән коточкыч зур йомры ташлар ишелгән иде. Аларны шартлатып вакламый торып, урыннарыннан кузгатырмын димә, әмма бу куркынычсызлык кагыйдәләренә каршы килә. Аннан биш метр саен терәүләр куясы. Ташларны гади электр бораулары белән ваклап булмаслыгын аңлагач, кагыйдәләргә каршы килеп булса да, шартлаткыч кулланырга туры килде. Тау токымнарының дүрт-бишен шартлатканнан соң конвейер линиясен чистартырга тотындык. Тырышып эшләсәк тә эш акрын барды. Анда ишелде, монда убырылды. Миңнулла абый лаваның таңда аеруча “холыксызлану” гадәте барлыгын, азрак саксыз кылансаң, йә гарип калу, йә якты дөнья белән бөтенләй саубуллашу куркынычы туып кына торуын әйтеп кисәтте.

Авырлык белән булса да конвейер линиясен чистарттык. Аны сүтеп, монтажлау эшенә керештек. Кайберләребез ике рәтле тимер терәүләрне (шахтерлар телендә “органка”лар) күчерергә тотынды. Бу эшкә тәҗрибәле шахтерларны билгелиләр. Әлегә моңа осталыгым булмаса да, “шахта бүресе” – зур тәҗрибә туплаган авылдашым Шәүкәт Мөхәммәтрәхимов белән миңа да шул эшне йөкләделәр. Монда үтә дә саклык сорала. Тимер терәүне алганчы контроль өчен куелган агач терәүне тыңлап-чамалап карыйсың: лавага басым ничек, уннарча мең тонна авырлыктагы лава үзен ничек тота? Терәүне алгач та ишелмиме, ишелә башласа кая качарга? Органкаларны хәвеф-хәтәрсез күчереп бетереп киләбез шулай, эш күзгә күренеп кими, күңелләр күтәренке. Без җир астында булсак та, өстә бәйрәм – Яңа ел төне бит. Шәүкәт, Нәҗип, Рифкать һәм мин, үзебезгә билгеләнгән эшне төгәлләп, забой күкрәгенә хәл алырга чүгәләдек. Табигать шуны гына көткән диярсең, контрольдәге агач терәүләр шартлап ярыла-сына башлады. Лаваның “нуль” дип йөртелүче өлешенә күчтек. Без китүгә, лава түбәсе ишелә башлады. Күмере алынган бушлыкта тау-таш коелу тавышлары гел ишетелеп торды (табигать бушлыкны яратмый), ярты сәгатьләп көйсезләнгәч, күпмедер вакытка тынып калды. Инде тимер терәүләр алыштырылды, конвейер күчерелде, хәзер аның әйләнешен генә тикшерәсе калды. Егетләрнең авызларында җор сүз, бер-берсен үртәшәләр, көлешәләр.
 
Эш урыныбыз мина кыры кебек: кайчан “шартлый” – белгән юк. Шуңа забойга төшкәндә шахтер халкы күп сөйләшми: эчтәге курку хисе үзенекен итә, киеренкелекне җиңеп булмый. Ә эштән кайтканда хәл тамырдан үзгәрә, бер-беребезне бүлә-бүлә сөйләшү, көлешү, үртәшү башлана. Әйтерсең, авыр шахта эшеннән түгел, ә юмористик тамашадан кайтып килеш.
 
Менә хәзер дә инде кайту турында да уйларга була иде. Миңнулла абый белән Нәкыйп абый: “Егетләр, бик яхшы эшләдегез, администрация алдында йөзебезгә кызыллык китермәдегез, рәхмәт! Инде өйгә кузгалсак та була”, – диделәр. Комбинатка кайтып, аккумуляторларны тапшырганда иртәнге 8 тулган иде. Тоташ 12 сәгать эшләгәнбез. Мунчадан юынып чыгуга Миңнулла абый безне иртәнге ашка алып китте.
 
Урамда аяктан егарлык итеп Төньяк җиле исә иде. 1959 елның 1 гыйнвар көне. Болай дип шартлы рәвештә генә язам, чөнки урамда әле һаман төн, кояш 11нче яртыларда гына күренә.
 
Миңнулла абыйның хатыны Маһинур апа безне улларын көткәндәй якты йөз белән каршы алды, Яңа ел белән котлады. Өстәл өсте тулы тәмле-тәмле сый-нигъмәт иде, авылча итеп пешерелгән токмачлы аш. Без табын артына утыргач, Мәскәү радиосы СССР халыкларын Яңа ел белән котлый башлады. Миңнулла абый: “Менә, егетләр, эшне дә җиренә җиткереп башкардык, Яңа елны каршыларга да өлгердек!” – дип, барыбызга да саулык теләп, тост әйтте. Чукот ярымутравы белән Мәскәү арасында 10 сәгатьлек аерма булганлыктан, Мәскәүгә Яңа ел ун сәгатькә соңарып килә. Кремль курантлары Мәскәүдә 1959 ел башланганын хәбәр итте. Бу минем чит җирдә беренче тапкыр Яңа елны каршылавым иде. Рәхмәт язмышыма, Яңа ел төнем җирле вакыт белән шахтада үтсә дә, мин аны дусларым, хезмәттәшләрем белән каршы алдым. Ләкин хәзер иң кызганычы шул, шахтер дусларымның барысы да диярлек бакый дөньяга күчеп беттеләр. Бу язмам алар рухына дога булып барып ирешсен иде.
 
Әнвәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, III дәрәҗә «Шахтер даны» бүләге кавалеры. Казан.
 
Сүз уңаеннан. Исегезгә төшерәбез, Воркута шәһәрендәге “Төньяк” шахтасында 25 һәм 28 февральдә һәлакәт булды, бик күп көчле шартлаулардан чыккан янгыннан һәм тау токымы ишелүдән 36 кешенең (5есе – коткаручылар) гомере өзелде. Фаҗига сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Президент Владимир Путин фаҗиганең сәбәбе күмер алу ысулына бәйле түгел микән дигән фаразны тикшерергә күрсәтмә бирде. Хәзер шахта тирәсен ОМОН чолгап алган, анда Русия Тикшерү комитеты эшли. Һәлакәтнең беренче сәбәпләрен апрель башында игълан итәргә тиешләр. Шартлау тирәннән көчле ташкын булып кинәт метан күтәрелүдән чыккан дип фаразлана. Ник ул кинәт күтәрелгән, чынлыкта нәрсә булган – болар ачыкланырмы, бәлки, вакыт күрсәтер.
Ростехнадзор хәзер шәһәрдәге бүтән шахталарны да тикшерә. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»