поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.03.2016 Матбугат

Рәхмәт сиңа, Алсу!

Шәлегә без шатланып, куанып кайтырга тиеш идек. Дөрес, күңелдә куаныч хисләре дә юк түгел иде. Бу сүзләрем никадәр мәгънәсез тоелмасын, Алсуыбызның туган көненә кайтканда, күңелнең бер почмагында шатлык-куану хисләре дә кыбырсый иде. Бер елыйм да бер көләм дигәндәй, мәрхүмә журналистның туган көнен бик зурлап үткәрергә кайтабыз бит.

Шуңа күрә бу язмам да “ул шундый иде, ул мондый иде...” дип Алсуны кызганып зар елаудан гына торырга тиеш түгел дип уйладым. Күңел болай да күп сык­рады, күп елады инде. Алсуның әти-әнисе, туганнары күзләрендә яшь бүген дә кибеп бетмәгән әле. Бакыйлыкка күчкән кеше турында сөйлә­гәндә-язганда, аеруча эчкерсез булырга кирәктер ул. Алсу Хәсәнованың туган көне, шаулап-гөрләп, мәдәният йортында узасын белгәч, күңелдә икеле-ми­ке­ле уйлар да тумый калмады. Үзара: “Нигә Коръән генә укыт­мас­ка иде инде”, – дип тә сөйлән­гәләдек. Әмма мәдә­ният йорты­ның шыгрым тулы залын, сәхнәдә күренекле артистларыбызны, Ал­суның бихисап ка­ләмдәшләрен, профессор Фоат Галимуллинны күргәч, “шикле” уйлар шундук юкка чыкты. Алсуыбыз әнә шулай зурлауга лаек иде. Барыбыз да, шул исәптән сәхнә осталары Зөһрә Сәхәбиева, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Алсуның остазы Фоат ага да: “Кайтмый калсак ки­лешмәс”, – дип түгел, йөрәк кушуы буенча кайттык Шәлегә. Алсу үзе дә сәхнә кешесе иде. Матур җырлый иде ул, музыканы нечкә тоя иде. Газетабызның юбилее уңаеннан “Йолдызлар ышыгында” дигән аудиодиск чыгаруны да ул башлап йөрде.
 
Алсу сеңлем, хәтер­ли­сеңме: “Җырла­мыйм, тавышым да юк, тыным да җитми”, – дип ки­релә­неп маташкач, син мине сүгеп ташлаган идең. Ә инде диск чыккач, сиңа рәхмәт укып йөр­дем. Әле алай гына да түгел, синең белән икебез­нең дискны чыгарырга да хыяллана башлаган идек. Авырып китмәгән булсаң, бу эшне дә башкарып чыга идең син. Чөнки үз сүзеңне сүз итми калмый торган гадәтең бар иде. Менә, үзем дә сизмичә, синең белән сөйләшә башладым, шулай дәвам итик мәллә, турчанкам?! Мин сиңа “турчанка” дип дәшә идем, ә син моңа ихлас елмая-көлә идең. Бу исемгә бө­тен кеше шулкадәр ияләште ки, җеназаңа баргач та, берәү миңа: “Риман абый, менә тур­чанкаң да китеп барды”, – дип яшь аралаш елмайган сымак итте. Төрек телен яхшы белдең, төрек егетенә кияүгә чыктың, Ләвәнт белән әй­бәт яшәдегез. Беркөнне үзем­нең дә Төркиядә булганымны, шунда “кызыл аш”ны, ягъни ясмык ашын бик ошатып кайтканымны сөйлә­гәч, син: “Менә Ләвәнт махсус синең өчен пешерде”, – дип эшкә кызыл аш алып килә башладың. Хикмәт “кызыл аш”та гына түгел, әлбәттә. Шактый усал кебек тоелсаң да, син кеше хәленә керә, ярдәм итәргә атлыгып тора идең.
 
Сәхнәдән дус-ишләрең дә сөй­ләде: “Үзенең хәле хәл була торып, безне кайгыртып йөрде ул”, – диделәр. Питрәчнең элекке җи­тәкчесе Шәйхулла Насыйбуллин сезнең гаиләне бик мактады: “Андый уникаль гаилә бик си­рәк”, – диде. Хәер, мактамаса да бе­ләм: “ВТ” журналистларынмы, әдәби­ят-сәнгать әһелләрен алыйк­мы – сезнең өйдә булмаган кеше си­рәк. Үзең вафат булгач та, әниең Миңзифа гел кунакка чакырып тора: “Алсу юк дип тормагыз, кайтыгыз!” – ди. Бигрәк киң күңелле инде сез, барын да сыйдырасыз. Хәтерлисеңдер, мин – әти-әниең белән яшьтәш кеше, кайчак синең белән эч серлә­ремне уртаклаша идем. Нәрсәгә кирәк булгандыр инде бу, хәзер дә аңлап бетермим. Ихласлыгың белән үзеңә тарткансыңдыр, ахрысы.
 
Язмаларың да шактый чәнеч­келе иде. Һәрвакыт кемнедер чеметкәләп алырга яраттың, хаталанган, ялгышкан чакларың да булды. Әмма, баш мөхәрриребез Миңназыйм Сәфәров әйтмешли, ялгышсаң да, ихлас ялгыша идең, Алсу сеңлем. Син кемнедер “кызык итү”, үч алу, “күсәк белән дөмбәсләү” өчен түгел, дөреслек эзләп, кемне дә булса хилафлык кылудан туктатып калыр өчен яза идең. Кайчак мин утырган өстәл янына килә идең  дә, ике терсәгеңә таянып: “Йә, шулай дөрес буламыни инде ул, Риман абый?” – дип сораулы караш ташлый идең. Бу – киңәш сорау, фикердәш эзләү, үзеңнең хаклы икәнеңне миннән дә раслатырга теләү иде. Мин, гадәттә, дәшми кала идем. Каршы әйтеп, күңе­леңне төшерәсе кил­мәгәнгә инде ул. Тирәнтенрәк уйланыр, үзе аңлар диюем иде бу. Ә син, кешедән сорасаң да, барыбер үзеңнекен эшли идең. Ай, үҗәт идең, Алсу сеңлем.
 
Әмма, Миңназыйм абыең әйт­мешли, монысы да – яхшы үҗәт­лек, журналист өчен бик кирәк сыйфат. Журналистика “ә” дигән­гә “мә” дип торганнарны яратмый. Шушы үҗәтлегең, көч­ле ихтыярың авыруны җиңәргә дә ярдәм итәр дип уйладык. Бүл­мәбез белән, ягъни Фәния Әхмәт­җанова, Гөлинә Гыймадова, Рә­шит Минһаҗ һәм мин моны үзеңә дә әйтә килдек. Күңел юату өчен генә түгел, савыгуыңа өмет­ләнеп әйтә идек без. Кешене өмет яшәткәнен белә идек. Хәтерли­сеңме, Шәлегә хәлеңне белергә баргач, ике авылдашыңа үпкәлә­веңне әйтеп алдың. Алар сиңа: “Нишлисең инде, сеңлем, язмыштан узмыш булмый”, – дигәннәр. Ә син килешмәгәнсең, эчеңнән генә урысчалатып: “Не дождетесь”, – дигәнсең. Тормышка шулай үҗәт­ләнеп ябы­шуың синең гомереңне бераз озайткандыр да әле. Безгә һәр­нәрсә өчен көрәшергә кирәк икә­нен күрсәттең, рәхмәт сиңа, Алсу!
 
Соңгы көнеңә хәтле диярлек язудан туктамадың. Синең урында башка берәү булса, өметен өзеп, барысына да кул селтәп, күптән урынга егылыр иде дә әҗәл көтеп яткан булыр иде. Чөн­ки Казан табиблары сиңа фәлән ай гына яшәргә “рөхсәт бир­гәннәр” иде бит. Әҗәлеңнең якын йөргәненә үзең дә, без дә ышанмадык, дөресрәге, ышанасы кил­мәде. Чит илдә дәвала­нырга те­ләгең барын белгәч, Миң­на­зыйм абыең иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итте. Президентыбыз Рөстәм Миң­неханов синең диагнозыңа күз салгач һәм авыруыңның соңгы стадиядә икәнен белгәч, чит илгә баруның файдасы юк икәнен әйткән, әмма, шулай да көрәшеп карыйк әле дип, акча биргән иде, рәхмәт аңа. Бу хәбәрне ишеткәч, бик шатландык, аны Прези­дент­ның журналистларга булган хөрмәте дип кабул иттек.
 
 
Әмма, ни кызганыч, сиңа Германия табиблары да ярдәм итә алмады. Син әҗәл белән күзгә-күз калдың, сеңлем. Әмма көн саен эшкә килдең. Кайчак без бүлмәдә югында өстәлгә капланып ела­ганыңны да күреп калучылар булган, тик без барында берни дә сиз­дермәскә тырыштың. Әниең Миңзифа да – бик көчле кеше. Кайчагында миңа: “Газиз баламны ничекләр генә җир куенына илтеп салыйм, Риман!” – дип еласа да, шулай ук кайгы-хәсрәтен сиздер­мәскә тырышты. Син соң­гы сулышларыңның берсен алганда гына: “Әни, тырыштым, көрәштем, җиңеп булмады, ахрысы”, – дигәнсең. Хәтта соңгы көн­нәреңдә дә эш белән саташ­кан­сың.
 
Мин сине коеп куйган журналист дип мактарга җыенмыйм. Икейөзлелекне үзең дә яратмый идең. Әмма никадәр генә чәнеч­келе булма, синең кешеләрне яратуың, журналистиканы яшәү рәвешенә әйләндерүең, һәр­вакыт үз сүзеңне әйтергә тыры­шуың – күпләр өчен үрнәк һәм гыйбрәт, Алсу сеңлем. 
 
Туган көн мәҗлесендә тагын шуны уйлап утырдым әле: син үлемең белән журналист һөнә­рен бер баскычка югары күтәр­дең кебек. Гомер буе уку-өйрә­нүне, камилләшә баруны сораучы һәм җәмгыятьнең рухи халәте сагында торучы бу һөнәр ияләре дә зур ихтирамга лаек икәнне расладың. Рәхмәт сиңа!
 
Без әле Алсу Хәсәнова исе­мендәге премия булдырырга да йөрибез. Синең туган көнеңә баргач, Миңназыйм абыең бу хакта бөтен халык алдында әйтте. Бү­ләк, әлбәттә, журналист хезмәтен синең кебек үк яшәү рәвешенә әйләндергән, үз сүзен әйтергә омтылган, кеше белән бергә шатлана, бергә кайгыра белгән яшь­ләргә биреләчәк. Димәк, яшибез әле, Алсу сеңлем! 
 
Гомереңнең соңгы айларында син: “Риман абый, мине догаңнан калдырма инде, яме!” – дип әйт­кәли идең. Калдырганым юк, Алсу сеңлем. Шуңа күрә дә төшләремә дә гел матур, чибәр булып, елмаеп керәсең. Димәк, урының оҗмахта, гүрләрең якты дип уйлыйм. Амин, шулай булсын иде. 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»