поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.03.2016 Хатлар

"Әйтегез әле, татар алфавитында “щ” хәрефе кемгә һәм ни өчен кирәк?" (Әфган афәте турында)

Газетаның 28 гыйнвар санында Илсур Шакиров: «10 елга якын барган, СССР ягыннан 255 мең солдат-офицер катнашкан бу сугышта бер гаепсез күп меңләгән әфган халкы һәм совет хәрбиләре кырылды», – дип язган. Әфган темасына күптәннән язарга хыялланып йөргән идем, әлеге мәкалә уй-фикерләремне янә йөрәгем аша үткәрүгә этәрде.

Кабулдагы миссия
 
Ул чорларда самолет та очмаган, поездлар һәм автомобильләр дә булмаган. Ә гади авыл кешесе Европаны кичкән, хаҗ сәфәре кылган, Асия (хәзер Азия диләр) кыйтгасын айкаган. Түнтәр егете Мөхәммәтгали Сәйфуллин Бохарада белем туплаган, аннары биш ел дәвамында (1824-1829) Миянфазыл Кадыйрга якын мөнәсәбәттә булып, Кандаһар, Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләрендә дини гыйлемен тирәнәйткән, Тибет медицинасын өйрәнеп туган җиренә кайткан. Бу турыда Шиһабетдин Мәрҗани язып калдырган. Ул чорда Фарсы империясе таркалган булган, борынгы Әфганстан халкының үз ханлыгы тантана иткән. Әлеге дәүләтнең диңгезгә тоташкан чикләре юк. Әмма ул көнчыгыш һәм көнбатыш арасындагы сәүдә юлы өстендә урнашуы белән әһәмиятле. Нәкъ менә шушы стратегик сәбәп аркасында ХХ гасыр башында Британия һәм Русия һәрберсе Әфганстанны үз йогынтысы астында тотарга омтылган. Әмма Британия бирешкән, Русиядә түнтәрелеш булып, ватандашлар сугышы көйрәгән.
 
1970 елда “Ленфильм” киностудиясе “Миссия в Кабуле” исемле ике серияле фильмны киң экраннарга чыгарды. Роле әлләни зур булмаса да, биредә Аманулла хан булып Ринат Таҗетдинов уйный. Вакыйга 1919 елда бара. Фильм тулаем диярлек Кабулда төшерелгән. Сюжеты сәяси мотивларга юнәлдерелгән булса да, шул чордагы чын әфган тормышын кадрларда яктырту күңелгә якын. Кайбер фильмнарда борынгы чорны чагылдырганда атлы каретага утырып китәләр, арттан тузан болыты күтәрелә. Чынлап карасаң, юлда җиргә баткан тар тәгәрмәч эзләре дә, уртада ат таптаган сукмак та күзгә чалынмый, бары тик машина тәгәрмәче эзләре ярылып ята. Ә “Кабулдагы миссия”дә мондый чагышмаулар сизелми. Кинофильмда иң әһәмиятлесе – сәяси җиңү. Кырымны Русиягә кайтаруга бер ел узды, әлегә моны дөньяда бер ил дә танымады. Русиядә түнтәрелеш ясалгач, Европа илләре совет дәүләтен 1924 елда гына таный башлаган. Ә менә Әфганстан белән алай түгел. Яшь совет республикасы һәрьяктан камалып, соңгы сулышына кадәр буылган вакытта да, Ленин Әфганстан белән дипломатияне булдыру юнәлешендә ресурсларны кызганмаган. Инглиз дипломатлары аяк астында калган, Әфганстан бәйсезлек игълан иткән, Совет дәүләте аның белән дипломатия урнаштырган. Нәтиҗәдә, тегесе дөньяда беренче булып совет дәүләтен тануын белдергән. “Миссия в Кабуле” фильмы менә шул вакыйганы тасвирлый.
 
Баш бирмәс Әфганстан
 
Әфган дигән милләт юк. Анда күпчелекне пуштуннар һәм фарсиваннар тәшкил итә. Дәүләтнеке дип пушту һәм дари телләре кабул ителгән. “Дари” дигәне фарсы теленең бер диалекты. Бу илдә беркадәр үзбәкләр, таҗиклар, төрекмәннәр, хазарлар да яши. Гомумән, бу – күпмилләтле, төрле фикерле дәүләт. Шунлыктанмы, кырык ел инде монда ватандашлар сугышының тынып торганы юк. Дөрес, инглизләрдән бәйсезлек йолкып алынгач, СССР аны үз йогынтысыннан ычкындырмаган, озак еллар дәвамында икътисадый ярдәм күрсәтеп торган. Тау-таш арасында гомер кичергән Әфганстан 1973 елда үзен республика дип игълан иткән. Әмма ир-атларының яртысыннан кимрәге, хатын-кызларының уннан бере генә укый-яза белгән, уртача гомер озынлыгы 45 елдан артмаган, дөньяда иң фәкыйрь илләрнең берсе саналган дәүләт кая мантып китә алсын ди?! Озак та үтми, илдә янә апрель инкыйлабы бөреләнгән, коммунистлар яклысы да, демократлар дигәне дә, бүтән исем астында яңа партияләр дә туган. Кабат түнтәрелеш булып, идарә итү сәхнәсенә Хафизулла Әмин күтәрелгән. Әмма КПССның “кыгыбыш”никлары мондагы сәяси уенны күз уңыннан ычкындырмаган. Алар Әминне ышанычсыз дип санаган. “Кыгыбышниклар”ның махсус “мөселман батальоннары” президент сараен штурмлаган, Әмин шундук үтерелгән, президент кәнәфиенә Мәскәүдә качып яткан Бабрак Кармаль китерелгән. Бу хәл 1979 елның 27 декабрендә булган. Шул көннән СССР Кораллы көчләренең кырыгынчы армиясе төнге самолетлар белән Кабулга агыла башлаган. Кыска вакыт эчендә бирегә мотоукчы дивизияләр, артиллерия, зенит-ракета, десант-штурм бригадалары, элемтә һәм реактив-артиллерия полклары, истребительләрдән һәм бомбардировщиклардан торган авиация полклары козгыннар рәвешендә кайда урын бар, шунда кунаклаган. Мәйданы зур булса да, мескен Әфганстанның автомобиль юллары санаулы гына, барлыгы егерме мең чакрымнан артмый, алары да каты түшәүле түгел. Тау-таш арасына техниканы кертеп булмый.
 
Совет армиясенең Әфганстанга үрмәләвенә бер ай үтте микән, КПСС райкомыннан “авылларда аңлату эшен көчәйтергә”, дигән фәрман килеп төште. Клубта халык күп җыелган иде. Лектор-пропагандист буларак, мин экранга проектор аша карталар күрсәтеп сөйләргә керештем: “Бакуда “чирәмне дә ялый” торган заманча радарыбыз бар, якын көнчыгыш безнеке. Памир тауларында да безнекеләр утыра. Әмма Әфганстанга АКШ хуҗа булса, безнең хәл мөшкелләнәчәк. НАТОның канатлы ракеталары безгә якынаячак...” Мин 45 минут буе ышандырырлык итеп сөйләдем бугай, каршы сүз әйтүче булмады. Вакыт уза торды. Егетләребез дә Әфганстанга эләкте. Мәрхүмә Зәйтүнә апаны гел почта тирәсендә очраттым. Улы Зөфәрдән хәбәр көтә икән. Хатны ачканда мин шунда идем. Конверттан фотолар да килеп чыкты. Тау-таш арасында кулларына корал тоткан егетләрне күргәч, аркамнан “тараканнар йөгереште”. Шул вакытта гына мин клубта ясаган теге чыгышым өчен әфгандагы солдатларның әниләре алдында үземне гаепле тойдым.
 
Татар алфавитындагы «Щ» хәрефе
 
Генерал-майор Рим Мостаевның “Афганистан живет в моей душе” исемле китабын актарып утырам. Тар юлларда тезелеп киткән хәрби колонналарны фронтовик “нитка”лар дип атый. Китапка урнаштырылган фотоларда алар, чыннан да, җепкә тезелгән шүрәкәләрне хәтерләтә. Автор: “Әфганстанда 276 өяз бар. Совет армиясе биш ел дәвамында сугыш алып барганнан соң, 50 өязне безнекеләр тулаем контрольгә алды, 156 өяз өлешчә генә контрольдә саналды, калганнарына бөтенләй теш үтмәде. Өлешчә дигәннәре көндезләрен безнең карамакта булып, төннәрен “дошманнар” кулында иде”, – дип язган.
 
Әфганчыларны күп сөйләшми, диләр. Авылыбызда алар дүртәү, минем элеккеге укучыларым. Аларга берничә сорау бирдем, берни яшермичә, үз итеп сөйләштеләр. Кайбер җавапларны сезнең белән дә уртаклашам.
 
Зөфәр Шәймөхәммәтов, механизатор, терлек караучы:
– Чиләбедә, сержантлар мәктәбендә алты ай укыгач, бездән: “Анголага языласызмы (анда шулай ук сугыш хәрәкәтләре бара иде), Әфганстангамы?” – дип сорадылар. Дус егетем Әфганга үзе язылган да, исемлеккә минем фамилияне дә өстәгән. Безне самолет белән Термез шәһәреннән төнлә алып киттеләр. Кабулдан ерак булмаган юлда, тау-таш арасындагы блок-постта ел ярым хезмәт иттем. Чын сугыш кыры иде. Саклану баррикадалары итеп таш тутырган тимер мичкәләрдән файдаландык...
 
Ришат Зәйнетдинов, физкультура укытучысы:
– Артиллерия полкыбызны Пензада ук формалаштырдылар. Ике ел дәвамында Кабулдан ерак булмаган заставада хезмәт иттем. Безнең карамакта сугыш шартларында кулланыла торган артиллерия иде... Берничә ай элек улыбыз Илшатны армиягә озаттык. Татарстанда хезмәт итә. Телефоннан чылтыратуын көтеп алабыз. Элек хәбәрләшү мөмкинлеге юк иде бит, шуңа хәзер уйлыйм: без ут дәрьясы кичеп йөргәндә, әти-әниләребез ничек түзде икән?
 
Илдар Газыймов, төзүче, агач-тимер эшләре остасы:
– Сугыш сугыш инде ул, беребезгә дә рәхәт булмады. Мин сапер идем, ике елга якын сукмакларны миналардан чистартып торырга туры килде. Кышлаклар арасында транспорт белән йөреп булмый. Кирәкле урыннарны көндезләрен миналардан чистартабыз, икенче көнне шунда ук яңа миналар хасил була. Сапер бер генә тапкыр ялгыша, диләр. Пүскән авылы егете Илгиз Зәйнуллин минем янәшәдә механик-водитель булып ике генә ай хезмәт итте, әмма бер аягын югалтып кайтып китте. Хәзер мәрхүм инде. Искә генә алабыз. Урыны җәннәттә булсын.

Расих Салихҗанов, мәктәпнең автобус йөртүчесе:
– Безне Казахстан территориясендә “Урал” хәрби машиналарына шофер-йөртүче итеп әзерләделәр. Аннары Әфганстанга керттеләр. Ком чүле һәм тау-таш арасындагы юлларны руль артында күп гизәргә туры килде. Мин йөрткән хәрби “тимер тавы” белән башкаларга техник ярдәм күрсәттек. Ике елдан артык вакыт эчендә күп төрле аяныч хәлләрне күрергә туры килде. Аллага шөкер, исән-сау кайттым, әмма анда күргәннәрне гомердә онытасым юк...
 
Районыбызда әфганчылар саны 170 чамасы булган. Хәзер аларның кырыкка якыны җир куенында. Күрше Арбор авылындагы алты әфганчының өчесе генә исән. Кайсының гомере сугыш кырында өзелгән, күбесе монда кайткач гүргә кергән. Нервылар тузган, бүтән авырулар һәм сәбәпләр дә өстәлгән... “Совет чорында безгә карата бераз игътибар да, ташламалар да бар иде. СССР таркалгач, бөтенләй оныттылар, хәзер елга бер тапкыр искә төшерәләр үзе”, – диләр алар. Бер видеофильмда артист Наил Шәйхетдинов: “Әйтегез әле, татар алфавитында “щ” хәрефе кемгә һәм ни өчен кирәк? Менә мин шул хәреф рәвешендә калдым”, – ди ул. Аллага шөкер, әлегә безнең әфганчыларыбыз зарланмый. Зарланудан ни файда? Безнекеләрнең якын туганнары, бик матур гаиләләре, эш урыннары бар. Балалары үсеп җитте, өметтә оныклар көтелә. Яшәргә дә яшәргә кирәк.
 
Нәтиҗә
 
Совет гаскәрләре, баш иеп, Әфганстаннан чыгып киткәч тә, бу илгә тынычлык иңмәгән. Халыкның коммунистлар ягына авышкан бер өлеше урамның бер ягында, СССР хакимлегенә каршы көрәшкән мөҗәһидләр (аларны коммунистлар “таулардан шуышкан дошманнар” дип атады) икенче якта кала биргән. Аннары ил башына талибләр, “әл-кагыйдәче”ләр килгән, Ислам дәүләте төзелгән, әмма илдә ватандашлар сугышы әле дә туктамаган. Халык ач, ялангач, әмма ул яшәргә омтыла. Кемнәргәдер үлем китергән кыргый киндер һәм мәк алар өчен – җан асрау чыганагы. Тау битләрендә чиксез үсә алар. Әфганстан әфьюн җитештерү буенча 1999 елда дөнья рекорды куйган: биредә 4600 тонна әфьюн чималы җыелган. Хәзер дә Русиягә Әфганстаннан ел саен 30 тонна героин килә, диләр.
 
Рәфхәт ЗАРИПОВ. Балтач районы, Түнтәр авылы.
 
 
Рәсемнәрдә: Зөфәр (уртада) хезмәт иткән блок-постта (алдагы планда таш тутырылган мичкәләр); Илдар (артта, сулдан өченче) хезмәттәш дуслары белән. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»