поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.03.2016 Хәйрия

Улыбызны дога коткарды

Ике яшьлек Кәрим Шәмсетдинов яшәүнең кадерен яхшы белә. Нәни малай көтмәгәндә авырып китә. Бу вакытта әле аңа өч кенә ай була. Коса, тән температурасы югары күтәрелә, ашамый-эчми, хәтта кече йомышын да үтәмәскә әйләнә. Баштарак участок табибы баланы салкын тиюдән дәвалый. Тик Кәримнең генә хәле җиңеләйми.

Өч көн шулай азапланганнан соң, әнисе “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырта. Хастаханәдә тапшырган анализлар балада менин­гитның бик авыр төре булганлыгын ачыклый. Табиблар өметлән­дерми, әмма сабый да, әти-әнисе дә бирешергә теләми. “Ул вакытта бик курыктык. Улыбыз реанима­циядә иде. Яшәү белән үлем арасында. Тугыз ай буе карынымда йөрткән сабыем менә-менә кү­зен мәңгелеккә йомар кебек иде. Табиблар да шулай диде. Бөтенләй төшен­келеккә бирештем. Шул чакта соңгы өмет белән улымның фотосын алып, догалар белән өшкерүче апага бардым. Ә ул: “Улыгызны азан тавышы, догалар коткарыр. Палатага мулла чакыртыгыз”, – диде. Мулла килеп, җиде көн буе дога укыды. Ә аннары без көткән могҗиза булды”, – дип сөй­ли әнисе Раушания. – Улым күз­лә­рен ачты, анда яшәү чаткылары күренә башлады. Терелүгә өмет барлыкка килде. Бик шатланган идек. Әмма бөтенләй терелеп бетә алмады. Кәрим башка балалар кебек утыра да, йөри дә, хәтта сөйләшә дә алмады”.

 
Илдар белән Раушания балалар үстерергә хыяллана. Тик улларының карында чакта сау-сәламәт булып, тугач та барлык медицина күрсәткечләре нормада булуга карамастан, кичер­гән авыруы аркасында гарип калуы белән һич кенә дә килешә алмыйлар. “Икенче тапкыр бала табарга куркып торам. Яшь тә бара, гомер дә үтә. Баламны ничек тә аякка бастырырга иде. Аның үсешендә тоткарлыклар барлыкка килде. Кая барсак та, бар да акчага килеп тоташа. Кәрим кебек авыру балаларга елга ике мәр­тәбә тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану мөм­кинле­ге бирелә. Без бу чиратка да язылып куйдык. Әмма, бала тернәк­ләнеп китсен өчен, аны түләүле үзәкләргә йөртәбез. Башкача булмый. Аллага шөкер, күптән түгел генә йөртә башлаган үзәк­тән соң, улымда уңай үзгәрешләр сизелде”, – ди Раушания.
 
Сер түгел, балалары авыру тугач, еш кына яшь гаиләләр таркала. Кайчак ир-атлар сынау алдында югалып калып, гаиләдән качу ягын карый. Шөкер, Илдар үзендә бу авырлыкларны күтәрер көч таба. Раушания сабые өчен өзгәлән­гәндә, иң беренче терәк, җылы сүзен әйтүче, үсендереп торучы, улла­рының сәламәтләнүенә өмет уятучы да ул була. “Иремә, ике яктан да әти-әниләребезгә рәх­мәт. Без баштарак югалып калдык. Мин бик сабырсызландым. Балам өчен бәргәләндем. Тик өлкәннәр­нең сабыр булырга кушуы, үгет-нә­сыйхәте мине башкача уйларга мәҗбүр итте”, – ди Раушания.
Кечкенә Кәримгә барлык туганнары, якыннары да булыша икән. Тик аңа һәрдаим физик күнегүләр ясарга, тоткарланып калган үсешен “уятырга” кирәк. Әлеге гаилә чит илгә бару түгел, хәтта башка төбәкләргә чыгу турында да уйлап карамый. “Казанда да тернәкләндерү үзәкләре җи­тәрлек. Әмма алар түләүле. Озакламый чиратыбыз җитәсе үзәктә баланы дәвалау өчен 100 меңннән артык акча кирәк. Бер карасаң, күп сумма да түгел. Әмма моны җыю хәлебездән килми. Бала еш авыргач, мин гел өйдә. Ирем тапкан акча яшәү өчен кирәк-яракларга тотылып бетә. Әле бит балага дарулар, памперслар да, махсус күнегүләр өчен җиһазлар да кирәк. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык”, – ди Раушания.
 
Әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен исәп-хи­сап реквизитлары:
БАНК: ПАО “АК БАРС” БАНК
БИК: 049205805
К/с: 30101810000000000805
Р/с: 47422810245020920001
ИНН: 1653001805
Л/с: № 40817810745333286188
Получатель Шамсутдинова 
Раушания Гумаровна.
Сбербанк России: 
счет: 40817810762000330913
номер карты: 
639002629015680266
БИК: 049205603
Получатель Шамсутдинова 
Раушания Гумаровна.
QIWI Кошелек: 89274293796
Яндекс кошелек: 410013644067672

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»