поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.03.2016 Хәйрия

Оныкларым яшәр көч бирә

Ниләр генә күрми адәм баласы. Мине дә язмыш ничек кенә сынамады. Тик, кем әйтмешли, гомерең бетмәгәч, яшисең икән ул. Мәктәптә укыганда ук әти-әнисез калдым. Алар мин кич белән комсомол бәйрәменә чыгып киткәч, мичне томалаганнар да йоклап киткәннәр. Шулай итеп, икесе бер төндә ис тиеп, мине ятим итеп, мәңгелеккә китеп бардылар. Шуннан соң әбием тәрбияләп үстерде.

Укуны тәмамлагач, шәһәргә юл тоттым. Ә анда янә бәхет­сезлек көтеп торган икән. Беренче көнне үк машина астына кереп, хастаханәгә эләктем. Аяк-куллар сынып беткән, аякка басар өчен бер еллап вакыт кирәк булды.  Ә аннары укып тормадым, заводка эшкә урнаштым. Шунда Таһир белән танышып киттек. Яшьлек, юләрлек...
 
Мин ике ай да очрашмаган килеш кияүгә чыгып куйдым. Аның өйләнгән кеше икәнен аннары гына белдем. Ә Таһир уйлап та карамады:  шулай ике гаилә арасында йөреп торды. Мин исә аның матур сүзләренә ышанып яши бирдем: бер-бер артлы өч кыз таптым. Тик аларга да ятим булып үсәргә язган икән. Әтиләре суга батып үлде. Әле ул чакта кечесенә 4 кенә яшь иде. Шулай итеп, язмышыма буйсынып яшәргә туры килде.
 
 Еллар үткәне сизелмәде дә. Олы кызым Лилия кияүгә чыгып матур гына яши башлаган иде, башында яман шеш таптылар. Әлеге авыру белән бик озак көрәшкәннән соң, ул 23 яшен дә тутырмыйча үлеп китте. Икенче кызым Нурзия авариягә очрап һәлак булды. Дус кызына кунакка кайтканда, алар утырган автобус юл кырыена төшеп кап­ланган. Бар шатлыгым, куанычым булып Ләйләм калды. Тик аның да тормышы барып чыкмады. Беренче ире белән торып китә алмагач, аерылып кайтты. Ул вакытта кулында өч айлык баласы да бар иде. Бер­ничә елдан туганнарым дим­ләп тагын кияүгә бирделәр. Бу ире бик тә акыллы булып чыкты. Оныгымны какмады, үзенеке итеп яратты, аннары уртак балалары да туды. Баламның бә­хетенә сөенеп туя алмый идем. Тик күз тиде, ахры. Киявем йөрәк өянәгеннән үлеп кит­те.
 
Шулай итеп дүртәү бергә яши­без хәзер. Кызым берүзе эшли. Мин пенсиядә, акчаны җит­керә алмыйбыз. Ашау-эчүгә, тү­ләүләргә китеп бара. 9 яшьлек һәм 4 яшьлек кыз балага яраклы кием-салымнар бирүче булмас микән? Әгәр андый кеше табылса, бик рәхмәтле булыр идек.
 
Роза.
Казан (адресым редакциядә)
 
Роза апага булышырга те­ләүчеләр булса, 89872076910 те­лефон номерына шалтырата аласыз.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»