поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
31.07.2009 Шоу-бизнес

САЛАВАТ КАМАЛГА КҮЧКӘН

"Сезнең янга килеп чыгам әле", – дип Салаватка шалтыраткан идем. "Кил, кил, көтәм", – дигән җавап ишеттем. Барсам, Лиана Хәятне кочагына алган да күбәләктәй очып йөри, Ләйсән дә алар янында мәш килә. "Салават өйдәме соң?" – дип сорыйм. "Аның китүенә бер атна инде," – ди Ләйсән.

Әйе, Салаватның дөньясын оныта торган вакыты шул. Август ае – аның ае. Яңа сезонны башлап җибәрергә дә күп калмады. Монысы 21 нчесе. Концертлары, гадәттәгечә, Камал театрында булачак. Салават та бөтен барлыгы белән Камал театрына күчә: шуннан торып җитәкчелек итә.

 

Баштарак бу сезонда фәрештә белән шайтанның былтыргы бәхәсе калкурак итеп куертылыр дип уйланылган да соңгы аралардагы илдәге вәзгыять – телгә кизәнү, моңга сусау Салаватны һәм аның иҗатташларын теманы үзгәртүгә китергән. Былтыр шайтан булып йөргән Таһир быел робот булачак, Ядкәр исә чып-чын алып баручы. Аларга ярдәмгә тагын бер артист өстәләчәк. Сәхнәдә өчәүләп мәш киләчәкләр. Робот җырлап та җибәрәчәк әле. Концерт башыннан азагына кадәр Салаватның яңа җырларыннан гына тора. "Ижауда яшәүче башкорт егете моннан өч ел элек "йырла әле" дип җыр биргән иде, быел менә аңа да чират җитте, шул җыр иң яратып кабул ителердәйгә охшап тора", – дип сөйләде Салават. Халык көйләреннән генә торган бер тупланма да моңга сусаган күңелләрне телгәләп-телгәләп алыр. Салават "Зөләйха", "Өнсә авылы көе"н җырлаячак. Әйе, җырлаячак. Монысы инде төп-төгәл мәгълүмат. Моннан берничә көн элек Ләйсәннең туган көне иде. Шул көнгә тәгаенләп "Салават" офисында ремонт эшләрен төгәлләделәр, ишегалды чып-чын парк, ял итү, хозурлану урыны итеп үзгәртелде. Анда ямь-яшел чирәм, бассейн, агачлары да төрледән-төрле. Койма читәннән үрелгән, койма башларына чүлмәкләр элеп куясы булыр, дигән уйлары да бар.

 

Салават та Камал театрында эшләрен беразга калдырып, мулдан һәм телеңне йотарлык итеп әзерләнгән тәм-томлы өстәл янына кайтты. Өстәл ишегалдында әзерләнгән иде. Салаватның әнисе Әкълимә апа, сеңлесе, кода-кодагыйлары, Равил Шәрәфи, Шамил Закиров, Марат Гәрәев һ.б. таныш-белешләре, туганнары Ләйсәнне туган көне белән котлады, Салават Ләйсәнгә мактау сүзләрен кызганмады һәм 21 нче сезон концертында җырлаячак җырларын башкарды. Анда Ләйсәнгә багышланганы да бар. "Булачак бу", – дип бәяләде Әкълимә апа яңа сезон җырларын, башкалар да шул фикердә иде.

 

"Татар халкы нинди генә очракта да чәйсез тора алмый, әйдә, без дә чәй эчеп алыйк", – дип Салават туганнары алдындагы концертының беренче өлешен төгәлләде. Камал театрындагы концертларда да чәйгә мөнәсәбәтле мәзәк сөйләнәчәк һәм шуның белән тәнәфескә таралачаклар икән. Тәнәфестә исә тагын бер яңалык көтә: бары тик Салават кына оттыра торган Хәйрия акциясе үткәреләчәк. Акциядә катнашучылар отышлы да, саваплы да була. Керем ятимнәр йортларына күчереләчәк.

 

Шулай итеп, Салаватның туган-тумача алдындагы имтиханы бик уңышлы килеп чыкты, аңа хәер-фатиха бирелде.

 

Салаватның инануынча, "21"ле саны (21 нче сезонны күз­дә тотуы) күңеленә бик якын, һәм ул сезон бик күп яңалыклар, игелекле гамәлләр вәгъдә итә.

 

P.S. Салаватның 21 нче сезон концертларына билетлар сатылып беткән диярлек инде. 22-23 августта өстәмә концертлар планлаштырыла.

 

Илдус ЙОСЫПОВ фотосы. Фото төнге 11 дә төшерелде.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 154-155 | 31.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»