поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.03.2016 Хатлар

“Төкерик дөньясына!” – дидек

Район сырхауханәсе каршында тукталышта автобус көтәм. Башкалардан аерылып торучы бер ана белән балага күзем төште. Кызы көлә-көлә әнисенең кулларына асылынып күзләренә текәлгән, әнисе дә баласыннан күзен алмый, тукталыштагы 20 ләп кеше әллә бар аларга, әллә юк. Кинәт теге баланың: “Исәнме, апа?!” – дигәненә егылыплар китәм дип торам, бәләкәй генә, үзе таныш түгел.

Ни дияргә белмичә: “Әйбәт әле, матурым, ай-һай матур бантик таккансың, кем алып бирде икән аны?” – дигән идем, бала бөтенләй балкып китте. Кызының чит-ят хатын белән нидер сөйләшә башлавын күреп әнисе дә безнең янга килеп басты. “Күз тимәсен, бигрәк сөйкемле бала!” – дим. Ананың йөзе үзгәреп китте. “Моны бала кыяфәтенә керткәнче безнең икебезнең күргәннәрне белсәң син!” Шулай дип ана үз башыннан кичкәннәрне сөйләп китте.
 
Авырга узуга берничә айдан хатында токсикоз билгеләре күренә башлый. Йөге җиденче айга киткәч, аны Мамадыш сырхауханәсенә салалар, анда өч атналап яткач Казанга җибәрәләр. Казан сырхауханәсендә 10 көн үлем белән тартышып, реанимациядә ята ул. Хәле бераз яхшырак якка үзгәрүгә, хатынга операция ясыйлар: корсагын ярып баланы алалар. Дөньяга 1,500 кило булып туган кызны хәтта анага күрсәтә дә алмыйлар – хәле бик авыр була. Тууга баланың үпкәләре кире ябыла. Аны балалар бүлегендә 40 көн колпак астында саклыйлар. Бу вакытта анда эшләүче Миләүшә Фәритовна белән Ирина Владимировна баланы исән-сау калдыру өчен ни генә эшләмиләр! Мунча кереп, бераз акча алып китәргә кайткан ананы өйдә кара тавыш көтә. “Безгә гарип-чирле бала кирәк түгел, хәзер шушылай ике арада йөреп акча туздырып, безне ыштансыз калдырасың”, – диләр аңа. Аерымачык итеп аңлаталар – баланы калдырып кайткан очракта гына аңа бу йортта урын булачак. Яшь ана күз яшьләренә төелеп, мунча кермичә, бер тиен акча ала алмыйча кичке якта карлы-бозлы яңгыр яуган урамга чыгып китә. Тәрәзәдән күз аллары караңгыланып, кай якларга китәргә белми аптырап капка төбендә басып торган хатынны күреп күрше хатын үзләренә кунарга чакыра.
 
Ләкин ана баласы янына китәчәген әйтә. Күршесе яшь хатынны акча биреп озатып кала. Балага сырхауханәдә 4 тапкыр кан салалар. Бәби рәтләнгән сыман була, ләкин табиблар анага: “Әле, безнең янга күп мәртәбәләр киләсегез булыр”, – диләр. Ана белән бала каенана йортына кайтып төшәләр. Шушы ике айда ире хатыны, баласы янына бер минутка да килеп китми. Баланы авырдан табып тәмам эштән чыккан, хәлдән тайган ана кайтып кергәч, аңа күтәрелеп караучы да булмый. Инде өченче ае белән барган балага әле исем куштыру турында да уйлаучы юк. Дөрес, әле бала туганчы ук ата кеше: “Әгәр кыз булса, Диана дип кушарбыз”, – дигән була. Бер ай түзә ана, ләкин баланы кулга алу түгел, аңа күз дә төшерүче, эндәшүче дә булмый. Мунчаны да үзе ягып кызчыгы белән икәү генә юынып чыгалар. Түзәр хәле калмагач, хатын сабыен төрә дә кичке якта үз әнисе янына кайтырга кузгала. Чыгып барганда бер ай эндәшмәгән каенананың кинәт “теле ачыла”. “Балаң белән катсаң ярар иде, икегез беркөнне, кабахәт!” Әлеге сүзләр инде менә 3 ел колагымда яңгырый ди хатын. Ә үз әниең – үз әниең инде ул, үзе карт, авыру булса да бала белән оныгын кочагына ала. Хатынның абыйсы да булдыра алганча ярдәм итә. Бераздан яшь ана үзе кибеткә эшкә урнаша. 3 ел эчендә 210 (!) мәртәбә табибларга күренергә баралар.
 
Ата кеше ана белән баланың нинди газаплар аркылы үткәнен үз күзләре белән күрмәгәч, бик исе китми генә рәхәтләнеп шушы ук районда яшәп ята. “Әле нишләп йөрисез соң?” – дигән соравыма хатын: “Башым бик сызлый, чыдар хәлләрем юк, невропатологка килгән идем,” – дип җавап бирде. Бала тернәкләнеп тере чәчәккә әверелгән, ләкин ялгыз ана үзе эштән чыккан. Ана белән кызны автобусларына утыртып озатуга: “Миләүшә апа, кайтасыңмы син?” – дигән тавышка борылып карасам, каршыда Шәдче кешесе басып тора. Үзе 60та булса да миңа шаяртып: “Миләүшә апа”, – дип эндәшә. “Хәзер, энекәш”, – дип утыргычтан сумкамны алып килдем.
 
Ирләрнең дә үз зары, чагыштырмача бик яхшы яшәүче бу ир юл буе зарланып кайтты. Шулай, һәркем үз каланчасыннан торып фикер йөртә. “Их, абый, – дим эчтән. – Минем урында 5 кенә ай яшә идең син, яңадан үзеңә әйләнгәндә сөенечеңнән үз күтеңне үбәрлек булыр идең!” Ләкин мин шушы әчеле-төчеле язмышымны башкага алыштырмас идем инде, һәркемнең үз бәхете, бәхетсезлеге, сиңа билгеләнгән юлны үзең үтәргә тиешсең.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.
Мамадыш районы, Ямаш авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»