поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
09.03.2016 Җәмгыять

Бер мәхәббәт тарихы: бер күрүдә гашыйк булган егет кызның исемен, кайсы якныкы икәнлеген дә белмичә эзләп тапкан

Мәхәббәт дигәнең исемеңне, яшеңне дә сорамый, шакып та тормый күңелеңә керә дә оялый. Аның белән бәйле һәр мизгел, чын әкият буларак, хәтер сандыгына салып куела: ул елы, көне, сәгате белән язылып шунда саклана. 2013 елның 17 июле Казанда узган Универсиада ябылган көн – күпләр күңелендә зур тарихи вакыйга буларак хәтердә калса, Ольга белән Виктор Груненковлар өчен ул икеләтә якты истәлекле – тормышларын астын‑өскә китереп үзгәрткән көн буларак та исләрендә калган.

– Мин «Казан-Арена»да әнием һәм тагын берничә танышым белән үзебезнең урыннарны эзләп, булачак грандиоз бәйрәмне күз алдыма китереп, хыялланып, куанычым эчемә сыймаган халәттә йөрим! Әни белән танышларыбыз су алырга китте, мин дус кызым белән әлеге бәхетле мизгелләрне истәлеккә фотога төшерергә булдык, – дип искә ала Ольга.
 
Шунда Виктор сүзгә кушыла:
– Без килгән тамашачыларга урыннарын күрсәтеп торабыз. Озын буйлы, чибәр кызга күзем шунда ук төште. Мин телсез калдым, аякларым үзеннән-­үзе аңа таба атлады. Үзем дә сизмәстән, минем белән бергә фотога төшүен сорадым. Фотога төштек тә, ул китеп барды. Ә мин аның телефонын түгел, хәтта исемен дә сорый алмый калдым.
– Безне читтән генә күзәткән әни: «Бер минутка да үзегезне генә калдырырга ярамый, инде кем беләндер фотога да төшеп маташалар», – дип шаярып шелтәләп тә алды, – дип Ольга дәвам итә.
 
 
Яшьләрнең кавышуына "сәбәпче" булган, Универсиада ябылышы көнне төшерелгән фотосурәт
 
Виктор Казан Универсиадасына Мордовиядән табиб-волонтер буларак килгән. Ябылу тантанасыннан соң: «Тагын теге чибәркәйне күрмәмме?» – дигән өметтә, күзләре белән Ольганы эзләсә дә, таба алмаган.
Аннан ул үзенең туган ягына кайтып китә. Тик телефондагы фотосурәткә карап, таныш түгел кызның көннән-көн күңеленә якынайганын сизә. Тәмам йөрәгенә кереп оялаган алтын чәчле кызны табарга дигән максат куя. Социаль челтәргә икесе төшкән фотоны элә һәм астына: «Менә шушы кызны табарга ярдәм итегезче! Фото Казанда Универсиада ябылышы вакытында төшерелгән, ә кызның кайсы шәһәрдән булуын, исемен, туган елын – берсен дә белмим», – дип язып куя.
 
Август ахырында Ольгага интернетта танышыннан хат килеп төшә. Анда: «Сәлам, алай‑болай сине эзләмиләрдер бит», – диелгән дә сылтама куелган. Башта берәр спамдыр дип бетереп атмакчы була кыз, тик кызыксынып ачып карый.
– Фотоны күреп шаккаттым, ул хакта бөтенләй оныткан идем инде. Андагы комментарийларны укып, күпме кешенең Викторга мине эзләшүен күреп шаккаттым, – ди кыз.
Шулай итеп, ай ярым эзләгәннән соң, егет сөеклесен таба. Сентябрьдә исә Казанга килә.
– Мин аңа Казан турында сөйләдем, көне буе шәһәр буйлап йөрдек. Шул вакытта бер-беребез өчен яратылганыбызны аңладык та инде, – ди күзләре бәхет очкыны чәчүче Ольга. – Гадәттә, Виктор Казанга гел үзе килә иде, ә Яңа ел алдыннан мине үзләренә кунакка чакырды. Аның белән һәр очрашу үзе бер могҗиза, үзе бер кабатланмас әкият төсле иде. 2014 елның җәендә Таиландка ял итәргә киттек. Квай елгасына сәяхәт, джунглига экскурсия, елгада йөзеп йөри торган йортларда төн чыгулар үзе бер романтика! Әлеге серле кичләр безнең бөтен тормышыбызны үзгәртте дә куйды: Витя миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу һәр кызның гомерендә иң истә кала торган, җанга рәхәт, тәэсирле мизгелләрнең берседер. Шулай итеп, без бу сәяхәттән кияү белән кәләш буларак кайттык.
 
Сәяхәттән кайткач, яшь­ләр ике якның да бусагасына тузан төшерми Казан – Рузаевка юлын таптый, туйга әзерләнә. 2015 елның маенда исә зурлап туй уздыралар.
Нәфис, модельләр төсле чибәр Оля инженер буларак Татарстан юллары проектын төзесә, Виктор Татарстан табиблары санын арттырган – хәзер ул Яшел Үзәндә табиб булып эшли.
 
 
 
 

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»