поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.07.2009 Хатлар

МАТРИАРХАТ КИЛЕП ҖИТТЕ!

Ата-улны, ана кызны белми бу заманда. Байлык артыннан куа-куа адәм баласы намусын, вөҗданын югалтып бетереп килә. Фани дөньялыкның тоткасы – иман сүнә бара. Урамда сыра шешәсе тоткан, тәмәке капкан, әллә нинди кыяфәтләргә кереп бизәнгән, киенгән яшьләр төркеменнән кайсының нинди җенестән икәнен бер карауда аера алмыйсың. Колбиләүчелек тормышына яңадан кайтып барганда, әле кемнәрдер күп хатынлылык турында сүз куерта. Чынлап уйлап карасаң, байлар болай да күп хатын белән яшәп яталар. Андыйларның шәһәр, авыл саен фатирлары, фатир саен сөяркәләре.

Дин көчле заманда безнең авылда дүрт хатын белән яшәгән авыл старостасы Дәүләт бабай турында аксакаллардан ишетеп калганнарымны мисал итеп китерәм. Дәүләт бабайның күршесе булган әбием, шул картны, гаиләсен күреп белгән әнием дә гыйбрәт итеп сөйли иде. Алты почмаклы гади авыл өендә дүрт хатын, бер көтү бала бик матур, тыныч яшәгәннәр. Дәүләт картның ташып торган байлыгы да, искиткеч чибәрлеге дә булмаган. Шулай да, авылның почетлы старостасы булгангамы, бер-бер артлы дүрт хатынны да үзенә карата алган. Зур гаилә белән бер йортта тыныч, матур тормыш алып барырга үзендә көч тапкан. Хатыннары да, балалар да йорт хуҗасы өйдә булмаганда да шыпырт кына сөйләшкәннәр. Ә Дәүләт кайтып керсә, өйдә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашкан. Дәүләт бабайдан калган балалар да авыл халкына матур үрнәк булырлык гомер иткәннәр.

 

Инде килеп, бу заман матриархатына күз салыйк. Сәбәпләрен ерактан эзлисе юк. Үзем күргән, үзем белгәннәре дә бик җиткән. Әдәп өчен исемнәрен генә үзгәртәм.

 

Авылдан шәһәргә күчеп килгәч тәртәгә тибә башлый Нәфисә. Авылда чагында Шамилнең колы булып, ул ни кушса шуны карусыз үтәп килгән Нәфисәне гүя алыштырып куялар. Түземе бетеп кул уйнаткан, Шамилне унбиш суткыга озатырга  остарып китә ул. Хәләле   унбиш суткада чакта чибәр генә сөяркә дә табып куя. Балалардан тартыну, оялу да бетә. Шамил ныклап эчә, хатынының сөяркәсен әллә ничә мәртәбә фатирында  тотып куып та чыгарып карый. Әмма бу гашыйкларны һичбер ничек аера алмый. Хатынын бөтенләй аерып җибәрергә дә батырчылык итми. Беренчедән, фатир бер генә бүлмәле, үзе урамда калачак. Икенчедән, ярату дигән нәрсә дә сүрелмәгән. Менә шулай итеп, ике ир, бер хатынга бер түбә астында яшәүдән башка чара калмый.

 

Икенче бер гаилә башы Сергей, машинасы белән авариягә очрап, үлемнән көчкә исән калды. Аяк-кулы йөри, физик хезмәткә дә ярый. Пенсиясен ала, эшли дә, тик нигәдер гомер иткән хатыны Аня гына читләште аннан. Көннәрдән-беркөнне икенче бер тол ир белән тормыш башлап җибәрде. Өч көн анда,  бер көн Сергей янында кунып йөрде дә, соңрак исә гомер иткән ире янына айга бер генә килеп өй җыештырып, кием-салымнарын гына юып китә башлады. Бу хурлыктандырмы, җитеп килүче бердәнбер уллары үз-үзенә кул салды. Коелып төшкән, кара кайгыга баткан Сергей кеше белән сөйләшмәс булды. Рухы, күңеле сүнгән булса да, яшәп маташа әле бичара. Менә бит, җәмәгать, без адәм балалары нинди.

 


Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы
Татарстан яшьләре
№ 10 | 23.07.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»