поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
22.04.2008 Җәмгыять

АРМИЯ ХӘЛЛӘРЕ: УКЫТУЧЫ, ТАБИБ ҺӘМ ДИН ӘҺЕЛЕН НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?

Авылда укытучы һәм табиб булып эшләүче егетләрне армиягә җибәрү дөрес түгел. Пермь өлкәсе парламенты депутатлары бу фикерләрен Россия Дәүләт Думасына да җиткергән. Армиягә баруны кичектереп торучы сәбәпләрнең кайберләрен кире кайтаруны Рус православ чиркәве вәкилләре дә яклап чыккан. Алар әйтүенчә, руханиларның кулына корал тоттыру чиркәү кануннарына берничек тә туры килми. Хокук яклаучылар исә, гомумән, барлык “отсрочка”ларны да кире кайтару ягында.

Билгеле булганча, быелдан башлап армия хезмәте бер генә елга калдырылды. Бик күпләр сөенде моңа. Тик солдатлар санының азаясын аңлап алган түрәләр шунда ук казармада яшәүне кичектереп торучы сәбәпләрне дә азайттылар. Моннан ары 3 яшьтән дә кечкенә сабые булганнарны да, хатыны йөкле ирләрне дә армиягә озаталар. Башка социаль “отсрочка”лар да юкка чыкты. Моннан тыш, авылда укытучы һәм табип булып эшләүче егетләрнең дә армиягә китүе ким дигәндә 100 мең сала кешесен медицина ярдәменнән коры калдырырга мөмкин.

Пермь өлкәсе депутатлары әнә шул фикерне алга сөрә. Алар табибларны гына түгел, укытучы һәм диплом алу белән дәүләт оешмаларында эшли башлаган яшь белгечләрнең дә мәнфәгатен кайгырта. Дәүләт Думасында бу фикер белән килешәләр икән. “Чыннан да бу “отсрочка”ларны кире кайтырарга кирәк, – дигән хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Олег Шеин. – Авылда эшләүчеләрне солдатка алу дөрес түгел. Салада болай да кадрлар җитешми”. Ә менә солдат аналары комитеты рәисе Валентина Мельникова Дәүләт Думасы депутатларының Пермьдәге хезмәттәшләренең фикерен яклыйсына зур өметләр багламый. Шул ук вакытта телгә алынган “отсрочка”ның бетерелүен хуплаучылар да бар. Болары әйтүенчә, еш кына егетләр авылда эшләүне армиягә бармау өчен генә файдаланган. Чынлыкта исә алар мәктәпкә барып та карамый.

Чиркәү әһелләре исә яңа кагыйдәләрдән канәгать түгел. Мәскәү патриархатының Кораллы Көчләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Дмитрий Смирнов руханиларның да армиягә җибәрелүен чиркәүгә һөҗүм буларак бәяләгән. Дин әһелләре әйтүенчә, өч меңләп рухани болай да вакытлары булганда хәрби частьләргә барып төрле ярдәм күрсәтә. Шуңа күрә берничә мең кешене рәсми рәвештә солдатка алудан гына берни үзгәрмәячәк икән. Аның каравы, дәүләт чиркәү кануннарын бозган булып чыга, дип кисәтә алар. Казан епархиаль үзәге сәркатибе Александр Павлов та руханиларның солдатка баруын өнәп бетерми. “Билгеле булганча, дин әһелләренең присяга кабул итергә дә, кулына корал алырга да хокукы юк, – диде ул “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесенә. – Шуңа күрә бу мәсьәлә безне борчуга салды. Әлегә нинди чаралар күрәсебезне төгәл генә әйтә алмыйм”.

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгында да шул ук хәл. Сер түгел, бездәге мәктәпләрдә болай да ир-ат укытучылар бик аз. “Ә “отсрочка”ларның бетерелүе вәзгыятьнең тагын да кыенлашуына китерергә мөмкин, – диде безгә министрлыкның кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Ольга Камалтынова. – Дөрес, авылда укытучы булып эшләүче егетләрнең армиягә китү-китмәве безгә генә бәйле түгел. әмма министрлык ничек тә булса аларны калдырырга тырышачак. әйтик, армия яшендәге укытучыларны альтернатив хезмәт ысулы белән үзләре эшләгән мәктәпләрдә калдыру тәкъдиме ясалды. Алар авылларда укытучы булып хезмәт итсә, бер дә начар булмас иде. Безне аңларлар дип өметләнәм”.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 75 | 19.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»