поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.03.2016 Шоу-бизнес

Казанга "Модный приговор" эксперты килде (ФОТО)

6 март көнне Казанның бөтен мода корбаннары Корстон банкетлар залында җыелгандыр, мөгаен. Меңнән артык хатын-кыз якшәмбе кичен Александр Васильевның "Восток һәм мода" семинарында уздыруга өстенлек биргән. Беренче каналда эфирга чыга торган "Модный приговор" тапшыруын алып баручысының Казанга бу беренче килүе түгел. 2014 елның нояберендә узган семинарында алма төшәрлек тә урын булмаган дип сөйлиләр.

Бу юлы да йөрергә урын юк иде. Калабызның дизайнерлары, җырчылары, берсеннән-берсе матур киенгән туташлар басып алган иде фойены. Оештыручыларның осталыгына аерым тукталып үтәргә кирәк - ашау-эчү, дегустация, калын-калын мода журналлары, косметолог һәм визажист тарафыннан бушлай бизәндерү - бар да бар иде монда.

Ниндидер мизгелдә үземне чит ил фильмында кебек хис иттем. Этеш-төртешкә карамастан, мондагы һава үзенчәлекле, зәвыклы һәм шуңа күрә кызыксындыргыч иде.

Семинар үзе өч сәгатькә сузылды. Маэстро Көнчыгыштан безгә һәм гомумән дөньяга таралган мода юнәлешләре турында сөйләде. Васильевны тыңлау кызык дигән фикергә килдем. Чөнки кием-салым, аяк киеменнән тыш, ул тарихныңмөһим даталарын атамыйча калмады. Модага гына түгел, архитектура һәм интерьерга да еш тукталды.

Йөрткән исеменә карамастан, Маэстро бик гади һәм ачык кеше. Тамашачыларын көлдерде, ахырдан һәр теләгән кунак белән фотога төште.
Моннан тыш, тәнәфес вакытында лотерея отыш булды. Бүләкләр арасында спонсорлар тарафыннан хәтта бриллиант алкалар уйнатылды. Танылган артистлар арасында да җиңүче бар иде. "Ямьле" төркеме солисткасы Альбина Казыһанова Корстон отелендә "Комфорт" дәрәҗәле ике кешелек бүлмәдә бер тәүлек яшәү мөмкинлегенә лаек булды.

Калабызның танылган исемнәре арасыннан бу мәҗлестә "Миллениум" радиосында "ТакНадоШоу" тапшыруын алып баручы Лиля Оранжевая, "Эфир" каналында һава торышы дикторы Анастасия бар иде. Мәҗлес конферансьесы "Карнавал" бәйрәм оештыручы компаниясенең җитәкчесе Айдар Садыйков булды. Әлеге семинарның генераль спонсоры "Клиника СЛ" медицина үзәге.

Мондый кичәләр безнең шәһәр өчен чагыштырмача яңа күренеш. Үзенчәлекле характерда, мода өлкәсендә белем арттыру өчен генә түгел, яңа "тусовка" формалашуга этәргеч булып тора. Милли байлыкка карата файдасы күп булмаса да, бизнес оештыру өчен яңа һәм уңайлы юнәлеш. Чөнки бернигә дә карамастан, хатын-кыз үзенең тышкы кыяфәтенә вакыт һәм финанслар тапкан һәм табачак.


Лариса ВОЛКОВА
Матбугат.ру
№ --- | 07.03.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»