поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.07.2009 Шоу-бизнес

«ЯҢА ГАСЫР» ҖЫРЧЫСЫ – ТАТАР ҖЫРЧЫСЫ

1 апрельдә башланган «Яңа Гасыр»ны тыңласаң – үзеңне ишетерсең» конкурсы көннән-көн кыза бара. Бүгенге көндә жюри әгьзалары 183 кешенең иҗат җимешләрен татып карады. Аларның егерме дүрте – иң тәмлеләре – тыңлаучылар бәяләвенә тапшырылды.

 Җырчылар эфирга эләккәнче «Яңа Гасыр» радиосынын худсовет «сөзгечен» уза, аннары студиядә җыр яздыра ала. Ике атна буе биш катнашучының җырларына тыңлаучылар смс ярдәмендә тавыш бирә. Әмма башкаручы әз тавыш җыйса, ул җиңүче була алмый дигән сүз түгел. Узган елгы конкурста, мәсәлән, Миләүшә Сафина смс аша үз төркемендә иң аз тавыш җыйган иде, ләкин компетент жюри аның талантын танып, югары бәя бирде.

 

Быелгы конкурста катнашучылар барысы да узенчәлекле затлар. Алар арасында мәктәп укучылары, музыка мәктәпләрен тәмамлаучылар бар, хәтта милиция полковнигының куңеле дә моңлы-җырлы була икән. Иң кечкенә катнашучы Эльвина Яхина бишенче сыйныфны тәмамлады, ә иң олы җырчыбыз Рәис Хуҗиев алтмыш ике яшендә. Зәлинә Хәсәншинаның «Әнкәй оегы» жырын халык ишетугә үк яратып өлгерде, тагын яңгыратуны сорап мөрәҗәгать итә башлады. Шулай ук Таңсылу да бүгенге лидерларның берсе дип әйтергә була. Егетләр дигәндә…алар бик актив түгел әлегә. Жәйге рәхәтлектән аерыла алмыйлармы, я куркыбрак торалар микән? Хәер, үрнәк булырдай егетләр бар. Мәсәлән, Мәскәү егете Марат Ихсанов батырчылык итеп,  Казан каласын яуларга ашкына. Катнашучылар арасында бер күркәм дуэтыбыз да бар – Руслан hәм Луиза Габитовлар. Арча чибәрләре – «Ләйсән» төркеме hәм Түбән Камадан «Сәфәр» егетләре дә көчле позициядә торалар.

 

Сез дә күңелегездәге җыр-моңнарны тыңлаучыларга җиткерә аласыз!

 

Беренче сентябрьгә кадәр «Яңа Гасыр» радиосына җырыгыз белән килегез. Җырлар эстрада, рок, джаз hәм альтернатив жанрларында булырга hәм соло, ансамбль яисә фольклор коллективлары белән башкарылырга мөмкин.

 

Конкурста җиңүчеләр гала-концертта hәм «Яңа Гасыр»ны тыңласаң – үзеңне ишетерсең» концертының телевизион версиясендә катнашачаклар.

 

«Кеше «булдырырмын микән, юк микән?» дип куркып тормый! Иҗат итә, фонограммалар яздыра. Бу күренеш бик тә шатландыра безне!» – дип сөенеп әйтә «Яңа Гасыр» радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов.

 

Конкурста катнашырга теләүчеләр (843)5705076 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

 


Эльза ШӘФӘКЪ
Болгар радиосы
№ --- | 29.07.2009
Болгар радиосы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»