поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
02.03.2016 Сәясәт

Ай, кәнәфи, вай, кәнәфи

Бүген кәнәфидәгеләр турында гади халыкта тискәре фикер шактый. Игътибар иткәнегез бардыр: ике-өч кеше очрашканда, башта һава торышын, аннан түрәләрне тирги. Берәрсен кулга алсалар, төрмәгә япсалар, һич югы эшеннән азат итсәләр дә, бар дөньяда гаделлек урнашкандай тоела, иртәгә үк барысы да үзгәрер, кояш та икенче яктан чыгар кебек хис итәбез.

Тик беркатлылык белән, Тукаебыз әйткәнчә, “Без­дәге бер урынына ул җирдә унбиш шпион” икә­нен генә онытабыз. Әмма шунысы бәхәссез: бу – мәң­гелек тема. Яшәешнең үзе кебек үк мең кырлы, мең төрле һәм мең серле. Шул ук вакытта гап-гади хакыйкать тә ярылып ята үзендә. Тик ул һаман саташтыра, ялгыштыра, корбаннар та­ләп итә... Үзе исә бер кеше кулында куәтле коралга әй­ләнүе, вакытлыча булса да чик­ләнмәгән мөм­кинлеклә­ре белән күпләрне ымсындыра... Бүген безнең сүзе­без дә кәнәфи тирәсендә. 
 
Күптән түгел бер таныш хуҗалык җитәкчесе болай дип сөйләгән иде: “Гомере буе диярлек җитәкче булып эшләгән берәү миннән машина сорап шалтыратты. Властьта чакта гына дусла­рың күп була икән, мин хә­зер беркемгә кирәк түгел, беркем тыңламады, ярдәм ит, ди. Билгеле, бирдем машина – аның бер авырлыгы да юк бит. Тик ничек инде шулай булырга мөмкин, кешенең хезмәтен ничек онытып була?! Ул бит дә­рәҗәле, абруйлы җитәкче иде. Бик аптырадым мин бу хәлгә”.
 
– Менә, – мин әйтәм, – власть ул – шундый бик куркыныч әйбер. Үзеңә дә гый­б­рәт булсын. Кәнәфи гомерлек түгел, кайчан да булса аннан китәргә туры киләчәк. Менә шул чакта да сине элеккечә хөрмәт ит­сен­нәр, мөнәсәбәт үзгәрмә­сен өчен тырышырга кирәк. Кәнәфигә ияләнгәннәр генә нигәдер бу хакта оныта, – дим.
 
Ул шалтыратучының исе­мен әйтмәде, мин сорамадым. Хәер, барыбер тү­гел­мени? Иң мөһиме, тагын берәү булса да, чын хакыйкатьне, ачы хакыйкатьне аңлаган. Тик, кызганыч, соңга калып. Моны аңлар өчен (юкса шулкадәр гади әйбер бит бу!) тулы бер гомерне исраф итү кирәк булдымы икәнни?! Мондыйлар бер ул гына түгел. Бу хакта үземә дә ачыктан-ачык әй­түче җитәкче булды. Әле район газетасында эшләгән чакта тәнкыйть язмаларым­ның һәркайсын: “Син хаклы түгел!” – дип бәяләгән бе­рәү, пенсия яшенә җитмәс­тән, кәнәфиен калдырырга мәҗ­бүр булгач: “Син хаклы бул­гансың икән, мин тормышны бөтенләй дә аңла­маганмын!” – диде. Әйе, үз ба­шына төшкәч, ул да аңлады – дуслары күп иде, барысы да онытты, иң якыны, аның ышыгында күп еллар иге­лекләнгәне, бик әй­бәтләп ке­нә, урынын алды...
 
Тормыш, реаль чынбарлык шушындый мисаллар аша гыйбрәт бирергә, уйландырырга тырышса да, властьтагылар гына нигәдер һа­ман ялгышалар, ялганга корылган мөнә­сәбәтләрне ихласлык белән бутап, рәшәгә алданалар, чөнки болар барысы да татлы, бик татлы. Һәм аларга
 
бик якын торганнар бу ялганны чын дип ышандыралар, аңа үзен­чә сулыш алырга да бирмәстән, төрле яклап, аңын томалыйлар. Хәтта упкынга барганда да: “Чү!” – дип кисәтәсе, туктатасы урын­да, “Әйе-әйе, дөрес ба­расың”, – дип тәк­рар­лый­лар. Бу аңлашыла да, властьтагы кешенең һәр ялгышы нәкъ менә янәшә­дәгеләре өчен кулай, алар өчен чираттагы плюс. Моны аңлар өчен бу вәзгыятькә читтән – кәнә­фидән төшеп (күңелең белән кәнәфидән төшеп) күз салырга кирәк шул. Яки башка берәүнең, авырттырып, чеметтереп әйткән сүзләрен кабул итә белергә, бик үк татлы булмаган “дару”ын йотарга һәм нәтиҗә ясарга. Үз тирәле­гендә мондый бер генә кешене тота алганнар да, мөгаен, акыллы җитәк­чедер.
 
Кызганыч ки, бу систе­ма­ның бар нечкәлекләрен аңлаган, яңалыктан уттан курыккандай курыккан тулы бер звенога каршы тора алу иммунитетына караганда, башкалардан берни белән аерылмаучы, шушы тар чолганыштагылар фикере белән формалашкан манекен җитәкчегә әйләнү ихтималы зуррак. Кәнәфи биегрәк булган саен, бу ихтималлык та арта, үзгәрмим дип тырышканнарны йә сындыра, йә буйсындыра, ахры, ул. Тартыша алу сә­ләте калсын өчен дә, миңа калса, янәшәдә фикер­дәше, ихластан яхшы ният­тәге вә­зире кирәк.
 
Кайберәүләр власть кешене үзгәртми, властька шундыйлар килә, ди. Алар белән дә өлешчә килешеп була (бүген үзләре сорап, теләнеп йөреп, җитәкче­лек­кә килүгә дә мисаллар юк түгел, җаваплылык ди­гәнең аларны тамчы да куркытмый. Гадәттә мондыйлар, эш күрсәтәм дип, артыграк та тырышып җибәрә), шул ук вакытта бер көнлек, вакытлы власть белән танымаслык булып үзгәргән­нәрне дә кү­рергә туры килде. Әйтик, җитәкчесе чираттагы ялга киткәч, бер айга аның урынына калган, кич­тән генә синең белән бер дәрәҗәдә булып, уйнап-көлеп сөйләш­кән “зам”ның иртә беләнгә инде чын диктаторга әйлән­гәнен беләм. Гомере буе “сам”лыкка омтылып та, аңа ирешә алмаган “зам”нарның ачуы, агуы бик көчле була, күрәсең.
 
Җитәкчелек турында сүз чыкканда, аларның һәр гамә­лендә фәкать начарлык кына күрүчеләр турында (билгеле, холкын-харак­терын әйбәт белгәннәре хакында) мин кайчакта: “Бу урынга утырса, ул үзе нишләр иде икән?” – дип тә уйланам. Хезмәт баскычында бер генә басмачага – тавык куначасы биекле­генә генә күтәрелгәннәрнең дә үзен дөнья кендеге итеп хис итүләрен дә күргәләп торабыз шул.
 
Килешәм, җитәкчелек – зур вазифа, ул кайсы яктан гына карасаң да, зур җа­ваплылык. Динебез аны бән­дәләргә сынау өчен би­релә дип аңлата. Бу уңайдан шулай ук уйландыра торган мисал китерә­сем килә. Мәчет­ләр тирәс­ендәге ызгышлар, башка төр­ле ямь­сез­лекләр, кызганыч, без­нең күрше Салавыч мә­четен дә читләтеп үт­мәде. Төркемнәргә бүлгә­лә­­неп, бер-берсенә пычрак атып, өлкәннәребез бик күп ялгышлыклар кылды. Соң­гы вакытта әйбәт үзгәреш­ләр башланса да, бу ахмаклыклар бик күп кешене, шул исәптән, яшьләрне дә мәчеттән шактый читләште­рергә өлгерде дип беләм.
 
Шушы хәлләргә үзәк өзел­гәндә, авылның бик тә абруйлы ир-егете, шәхси теш поликлиникасы белән авылдашларына, тирә-як авыл­лар халкына хезмәт күр­сәтүче Әмиргә берничә тапкыр: “Имамлыкка алын инде, тәртип салсаң, син генә сала аласың”, – дигәнем булды. Бак­саң, Җәлил хәз­рәт тә берничә тапкыр кодалаган икән үзен. “Имам булу – бу бит бөтен мәхәллә кешелә­ренең гамәл­енә җа­ваплы булу дигән сүз. Мин әле моңа әзер түгел”, – диде ул. Кешеләр язмышы, алар каршында җаваплы­лык, мөгаен, шушы дәрәҗәдә булырга тиештер дә. Бу турыда нәкъ менә вакытында уйлана белсәк, гомер үткәч, инде берәрсәне дә үзгәртеп булмаслык чорга кергәч кенә җан әрнеткеч үкенү­ләр дә булмас иде. Мөгаен, моның өчен син җаваплы кешеләр күңелендә дә сиңа карата җан әрнүе булырга тиеш түгелдер. Ул да бит гомерлек. 
...Кәнәфидәгеләр күңе­ле­нә генә түгел, аларның вәзирләре, яраннары күңе­ленә дә шәфкать бир, Раббым!
 
P.S. Күптән түгел интернетта бер әңгәмә укыдым. Рәсәйнең шактый данлыклы актеры Антон Макарский турында аның бер коллегасы гаҗәпләнеп сөйли: “Мин Антонның кешеләрне яратуына һәрчак аптырыйм. Урамга чыкса, аны һәрчак фанатлары сырып ала, ул бер­кемнән качмый, һәркай­сы белән сөйләшә, автографлар бирә, фотога төшә... А-а, Антон, дип килеп, җилкәсенә кулын салган исерекләр, бомж­лар белән дә нәкъ шулай. Бу хакта үзенә әйткәч, артист ул – шундый һөнәр дип җа­вап бирде...”
 
Миңа калса, җитәкчелек тә – шундый һөнәр. Күп очракта бит алар турында эш­ләренә карап түгел, әллә ни мөһим дә булмаган бер мөнәсәбәткә, мөгамә­ләгә бәйле рәвештә гомерлек, үзгәртеп булмаслык фикер туа.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»