поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2016 Язмыш

Вакыт яраларны төзәтми...

Хәйдәр белән без бергә үстек. Миннән бер урам гына арада яшәгәнгә, мәктәпкә дә, кичке уеннарга да бергә йөри идек. Шулай бер-беребезгә гашыйк булганыбызны сизми дә калганбыз. Мин – аны, ул мине берсүзсез, күз карашыннан аңлый идек. Мәктәпне тәмамлагач, сөйгәнемне армия сафларына алдылар, ә мин шәһәргә укырга киттем. Ул елларда кесә телефоннары юк иде, ике арада сөю хатлары гына йөрде.

Бераздан Хәйдәрнең хатлары сирәгрәк килә башлады, алар да ничектер кыска, кырысрак иде сыман. Миңа карата хисләре суынганын сизсәм дә, “Ялгышамын гына ”, -  дип үз-үземне тынычландырырга тырыштым.

Һәм менә зарыгып көткән көн килеп җитте. Хәйдәр  армиядән кайткан көнне иртүк вокзалга йөгердем. Поезд килеп туктау белән, аның вагоны янына ашыктым.

Ул вагоннан төште, аннары кыска итәк кигән, сары чәчле, зәңгәр күзле бер мөлаем туташны күтәреп, перронга төшерде. Кулга-кул тотыныштылар да мин басып торган якка таба атладылар. Хәйдәр мине күреп алды. Шунда ук кызның кулын ычкындырды да миңа таба ташланды.

- Сине генә яратам! Ялгыштым, гафу ит мине, зинһар! - дип мине иңнәремнән кочты ул. - Бер төн бөтен хыялларымны челпәрәмә китерде, бу кыз миннән йөккә калган. Әтисе безнең командир иде- өйләнергә мәҗбүр булдым. Бала туу белән аерылам да сиңа өйләнәм, көт аз гына.
Хәйдәрнең хыянәте турында ишеткәч, аяк астымда җир убылгандай булды, аның ялварулы карашлары җанымны көйдерде. Шулай да үземдә Хәйдәрне этеп җибәреп, аның кочагыннан арынырлык көч таптым.
- Яратыша белгәнсең - бала өчен дә җавап бирә бел! Сабыйның гаебе юк, аны ятим итмә. Үзем дә әтисез үстем, ятимлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм.

Ә мине оныт, Хәйдәр! Син дә бүгеннән минем өчен үлдең - хыянәтеңне гафу итә алмам, - дидем мин аңа.
Гарьлегемнән өч көн өйдән чыкмыйча, елап яттым. Бу оятка ничек түзәргә белмәдем. “Вакыт яраларны төзәтер”, - дип үз-үземне юкка юатканмын икән, төзәлмәде яралар, Хәйдәрга карата мәхәббәт хисләрем дә сүрелмәде.

Алар миннән бер урам аша яшиләр. Игезәк малайлары туды, хатыны да бик уңган булып чыкты Хәйдәрнең. Ә мин һаман аны яратам. Ятсам да, торсам да һәрвакыт уйларымда ул гына. Сөйгәнемнең урамнан үткәнен көтеп алам, күрсәм, миннән дә бәхетлерәк кеше юк. Беренче һәм мәңгелек мәхәббәтем белән менә шулай килешеп яшим. Кияүгә чыгарга тәкъдимнәр дә күп булды, әмма йөрәгем башка беркемне дә кабул итә алмады. Хәйдәр дә мине элеккечә ярата. Берничә мәртәбә өемә дә килде, тик мин аны кертмәдем. Сабыйларны рәнҗетеп, аларны ятим итәсем килми. Бәлки... Бәлки алар үсеп җиткәч, картлыгыбызда булса да, Хәйдәрем белән бергә булырбыз?!

Нурия М.
 


---
Бердәмлек
№ --- | 01.03.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»