поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.03.2016 Сәясәт

Бүген Рөстәм Миңнехановка ничә яшь тулды?

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә. Аңа 59 яшь тулды. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 нче елның 1 нче мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгән.

1978 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (“авыл хуҗалыгы механизациясе” белгечлеге, “инженер-механик” квалификациясе).

1986 нчы елда Читтән торып белем алу Совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәрендә) тәмамлаган (“товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру” белгечлеге, “югары квалификацияле товар белгече” ).

1978-80 нче елларда Саба районының “Авыл хуҗалыгы техникасы” берләшмәсе инженер-диагностикачысы булып эшли.

1980-83 нче елларда – Саба урман сәнәгате хуҗалыгының өлкән энергетигы, баш энергетик.

1983-85 нче елларда Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары була.

1985-90 нчы елларда – Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.

1990-92 нче елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе вазифасын били.

1992-93 нче елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.

1993-96 нчы елларда – Биектау районы хакимияте башлыгы.

1996-98 нче елларда – ТР финанс министры.

1998 нче елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җитәкчелек итә.

2010 нчы елның 25 нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты.

2010 елның 16 июненнән 20 декабренә кадәр – РФ Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.

2015 елның 24 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

2015 елның 13 сентябрендә Татарстанда республика Президенты сайланды, аның барышында Рөстәм Миңнеханов  сайлаучыларның 94,4 процент тавышын җыйды. 

2015 елның 18 сентябреннән – Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов – икътисад фәннәре докторы (2003 ел), атказанган спорт остасы, эшчәнлеге күп кенә дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

“Татар-информ” МА Рөстәм Нургали улы Миңнехановка адресланган күп санлы котлауларга кушыла һәм аңа корычтай нык сәламәтлек, озын бәрәкәтле гомер, куелган максатларына ирешүен тели.


---
Татар-информ
№ --- | 01.03.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»