поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.02.2016 Язмыш

Ялгызы 5 бала үстерүче Олег Ишимов: «Балаларым башка әни теләми»

Олег Ишимов биш баласын ялгызы үстерә. Моннан ел ярым элек хатыны Нина үлеп киткән. Нинаның ашказанында яман шеш тапкач, нинди генә хастаханә ишеген таптамадык. Район табиблары кул гына селтәгәч, Казанга, Йошкар-Олага бардык. Ләкин безгә, соң, диделәр. Инде авыру дүртенче стадиясендә булган. Хатыным бер ел эчендә кибеп бетте.

Балалар әле дә аны искә төшереп елый, оныта алмый. Кичә туган көне иде. Кызларым белән билгеләп үттек. Нина киткәч, өйнең дә, тормышның да яме бетте, – ди ир.

Ләкин бирешми, зарланмаска тырыша. Күршеләр дә, ялгыз ир кайгыдан шешәгә тотынмасын дип, күз‑колак булып тора. Бөтен авыл саклый аны. Үзе дә сер бирми, дөрес. Ул бит хәзер балаларына әти дә, әни дә булырга тиеш. Хуҗалык та аның өстендә. Ашарына пешерә, сыерын да сава гаилә башлыгы. Балаларының өсте бөтен, тамагы тук. Идәннәре ялт иткән.
– Балалар, башка әни кирәкми, ди, шуңа өйләнмим. Мин хәзер алар дип кенә яшим. Ә алар мин дип тора, булышырга тырышалар. Дәресләрегезне генә карагыз дисәм дә, әти, сиңа җиңелрәк булсын, дип, ярдәм итәләр, – дип, төпчек кызының аркасыннан сөя Олег.

Уллары Сергей белән Игорь инде Кукмарада төпләнгән. Уртанчы кызы Наташа Йошкар-Олада университетта укый. Атасы янына атнасына бер тапкыр гына кайта. Өйдә ике төпчек кызы – Аня белән Яна. Ата үзе югары белем алмаса да, кызларын укырга өнди. Дәресләрен дә үзе тикшерә.

– Инглиз телен генә белмим. Анысын үзләре эшли инде. Балаларым бик акыллы, «дүрткә»-«бишкә» генә укый. Яна алты яшьтә укырга керде, – дип горурлана ата.
Кызлар да аталарын бик ярата. Өй түрендә әтиләренә Ватанны саклаучылар көненә әзерләнгән сурәт эленгән.

Хатынымны бик еш искә алам, ансыз читен. Исән вакытта «яратам» дигән сүзне никтер кызгандым, тиешенчә кадерләп бетерә алмадым. Тормышы шулай тиз өзелер дип кем уйлаган. Белгән булсам... – ди ул, җыерчыклы күз кырыендагы яшьләрен сөртеп.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»