поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.02.2016 Спорт

Сугышчы Марс истәлегенә (ФОТО)

Ватанны яклаучылар көненә туры китереп, Сергач районы Камка мәктәбе базасында сугышчы-интернационалист Марс Мангушев истәлегенә багышлаган авыл яшьләре спартакиадасын оештыру яхшы бер традициягә әйләнде. Беренче тапкыр моннан утыз ел элек авыл яшьләрен бер-ике спорт төре буенча бергә җыйган ярыш башта район, соңгы берничә елда районара буларак үткәрелә башлады.

Марс Адельша улы Мангушевка 28 январьдә 50 яшь тулган булыр иде, ә узган ел ахырында аның вафат булуына 30 ел тулды. Марс 1984 елның 24 апрелендә СССРның хәрби көчләренә алына, бер елдан Әфганстан сугышына озатыла. Биредә якынча ике дистә бәрелешләрдә катнаша, шуларның берсендә каты җәрәхәтләнеп вафат була. Үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз” ордены һәм “За Отвагу” медале белән бүләкләнә.

Кайгы, сагыш, югалтулар китергән сугыш афәте, әлбәттә, һәркайсыбыз өчен дә уртак. Җир йөзендә сугышлар артык кабатланмасын, яшь егетләрнең Гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Ә туган ягы данын яклап, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбызга мәңгелек дан.

Быелгы спартакиада  утызынчы тапкыр 13 февральдә Камка мәктәбе базасында гөрләп узды. Чаңгыда шуу, армспорт, гер күтәрү, шашка, шахмат, пневматик мылтыктан ату, өстәл теннисы, малайлар һәм кызлар арасында милли көрәш һәм волейбол спорт төрләрендә Мөтеравыл, Камка, Шөбиле, Янау, Грибан, Луговое авылларыннан 120 спорт яратучы катнашты. Спас районыннан Татар Моклокасы, Кызыл Октябрь
районыннан Яндавишча авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары килгән иде. Соңгылары, әйтергә кирәк, моннан берничә ел элек, “Туган як” газетасында спартакиада оештырылуын укып, катнашырга булалар. Ул вакытта спартакиада әлегә район авыллары арасында гына үткәрелә торган була. Тик күрше районнан килгән спортчы кунакларны рәнҗетмәс өчен аларга да ярышларда катнашу рөхсәт ителә. Шуннан башлап
Марс Мангушев истәлегенә багышланган спартакиада районара буларак оештырыла башлый. Сергач район балалар иҗаты үзәгеннән унбиш
кешелек команданы районның хөрмәтле ветераны, югары белемле педагог, киң тәҗрибәле спортчы Владимир Федулов үзе җитәкләде. Ул ук шашка һәм шахмат ярышларында судья вазифасын башкарды. Дуслары, авылдашлары өчен җан атарга килүчеләр белән халык саны ике йөзне узгандыр. Башка елларда һәр спорт төрендә актив катнашкан Печә, Лопатин, Пожар, Абаим һәм Кочко-Пожар командалары килергә ышандырсалар да, оештыручылар билгеләвенчә, транспорт белән проблемалар чыгу сәбәпле, соңгы минутта спартакиадада катнашудан баш
тартканнар. Димәк, утызынчы, юбилейлы спартакиадада катнашучылар саны быел тагы да күбрәк булырга тиеш иде.

Спартакиаданың ачыклыгын белгертеп, Россия байрагын өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары призеры, камкалы, бүгенгә Сергачның агропромышленность техникумы студенты Айрат Мангушев күтәрде. Тантаналы өлештә беренче булып яшь егетләрне һәм кызларны Сергач районы администрациясенең спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Александр Шевантаев сәламләде.

- Спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларның, яшьләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә, сәламәт һәм бар яктан үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү - барыбызның да мөһим бурычы, – диде Александр Александрович. Шулай ук спортчыларны бу көнне Камка мәктәбе директоры Рафаил Әбүбәкиров, авыл хакимияте башлыгы Мөнир Шәймәрданов, өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Марсның туганы Рафек Мангушев җылы тәбрикләделәр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Рамил Әхмәтович үз чыгышында бу спорт бәйрәмен сәламәтлекне ныгыту, күркәм традицияләрне баету, танышбелешләр белән очрашып,
бергәләп ял итү, яңа дуслар табу мөмкинлеге, дип билгеләп үтте һәм спартакиаданы оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

Ярышларга старт бирелде. Аерым бер класста шашка, шахмат яратучылар тупланды. Бәхет бу көнне Рамил Юнисовка (Т.Моклокасы), Илдар
Кутдюсовка (Яндавишча), Тимур Якубовка (Сергач) елмайды - призлы урыннар аларныкы. Шахмат яратучылар да башка елларга караганда күбрәк иде, ә җиңүгә Эмиль Мухамедияров (Сергач) иреште. Шул ук вакытта спортзалда волейбол башланды. Бу спорт төрендә нибары дүрт команда ярышты. Нәтиҗәдә, беренче ике призлы урынны хуҗалар яулады, Татар Моклокасы волейболчылары өченче булды. Бар көчләрен куеп уйнаган һәм дүртенче урынны яулаган Яндавишча командасы күңел төшенкелегенә бирелмәде.

“Җиңү мөһим түгел, катнашудан гына да без әйтеп бетермәслек ләззәт алдык”,- диделәр бу команда егетләре. Мәктәпнең икенче катында
өстәл теннисы уйнадылар. Сигез команда арасында камкалылар җиңеп чыкты. Татар Моклокасы теннисчылары икенче, янаулылар өченче булды.

Инде кышка хас булмаган җылы көннәр салкын фасылның популяр спорт төре – чаңгыда узышу ярышларын уздыруга комачаулый алмады. Әлеге спорт төрен яратучылар һава шартларыннан курыкмыйча чаңгыга басты һәм бик җиңел генә эстафетаны узды. Финишка беренче булып Татар Моклокасы чаңгычылары, аннары Камка һәм Мөтеравыл спортчылары җитте.

Армспортта камка егетләренә тиңнәр булмады, өч призлы урынны да шушы авыл егетләре Марат Мангушев, Сергей Сапожников, Динар Мангушев яуладылар. Гер күтәрүдә дә бу егетләр үзләрен җитди күрсәтте. Сергей беренчене, Марат икенче урынны алды, өченчедә Надир
Какушкин (Грибан) булды. Пневматик мылтыктан ату буенча иң күп очколар җыеп,  хуҗалар беренче һәм икенче булдылар, өченчедә – янаулылар.

Әлбәттә, иң кызу ярыш көрәш мәйданында барды. Берничә ел рәттән келәмгә малайлар белән бертигез кызлар да чыга башлады. Биредә
алар арасында 40 килограммга хәтле авырлыкта беренче һәм өченче урыннарны ике туган Эльвира белән Эльмира Абдулдиановалар (Т.Моклокасы) алды, икенчедә камкалы Диляра Тиманова булды. 50 кг. кадәр үлчәмдә Камка кызлары Румия Царбаева белән Динара
Аблязова призлы урыннарны алдылар. 60 кг. кадәр авырлыкта Регина Батыршина берүзе булганга, жюри карары буенча аңа автоматик рәвештә җиңү бирелде.  Егетләр арасында 40 кг. кадәр авырлыкта Азат Орлов (Камка) беренче, Надир Рамазанов (Шөбиле) икенче, Руфан
Махмутов (Яндавишча) өченче булды. 50 килограммга хәтле үлчәмдә Илһам Курамшин (Шөбиле) беренче, Айдар Хафизов (Грибан) икенче булдылар. 60 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны грибанлы Камил u1043 Гафуров, икенче һәм өченче урыннарны Шөбиле
егетләре Алмаз Курамшин һәм Ансар Гөбәйдуллин алдылар. 70 килограммга хәтле үлчәмдә беренчедә Надир Какушкин (Грибан), икенчедә
Илдар Усманов (Т.Моклокасы), өченчедә спартакиадада катнашу өчен Мәскәүдән махсус килгән камкалы Рушан Тиманов булды.

80 кг. кадәр авырлыкта беренче һәм икенче урыннарны Татар Моклокасы егетләре Илдар Усманов һәм Дамир Салимҗанов, өченчене Сергей
Сапожников яуладылар. Абсолют авырлыкта келәмгә бары тик алты кеше чыкты. Биредә грибан егетләренә тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә,
спартакиаданың абсолют батыры исеменә Бөтенроссия турнирлары призеры һәм җиңүчесе Камил Гафуров лаек булды. Илгиз Хафизов икенче, Рамил Халитов өченче урынны алды. Барлык призлы урыннар яулаучылар грамота, медаль һәм акчалата бүләкләнделәр.
РНКАТНОның башкарма директоры урынбасары Илдус Абдуллин әлеге спорт чарасын оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен Р.Әбүбәкировны, А.Шевантаевны, М.Шәймәрдановны һәм Р.Мангушевны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

лдагыча, спартакиада зур оешканлык белән үтте. Спортчыларга дәрт өстәп, кичкә кадәр татар моңы яңгырады. Мәктәп ашханәсе барча халыкны төшке аш белән сыйлады. «Спартакиаданы оештыру традициясе саклансын, алдагы очрашуларга кадәр», - дип таралыштылар спорт яратучылар.

 

Автор фотолары.

 


Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 26.02.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»