поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.02.2016 Дин

Тупас диндарлыкның нәтиҗәсе

Лондон урамнарында такси хезмәте белән көн күрүче Абдулланы озын гына зур сакал җибәргән, диндарлык итүче кешегә охшаган бер кеше кулын күтәреп туктата һәм аның машинасына кереп утыра. Юл дәвамында чит ил телендә башкарылган музыка уйный торган була.

Бер күпмедер вакыттан соң таксига кереп утырган әлеге кеше озын сакалларын селкеп, ачулы чырай белән, Абдуллага:

– Кяферләр телендә җырланган бу җырны һәм өстәмә харам булган бу музыканы сүндер, – дип әйтә.

– Нигә болай дип әйтәсең? Коръәннең бер җирендә дә ачык җөмлә белән музыка тыелмаган. Дөньяда булган бер генә тел хакында да Аллаһы Тәгалә кяферләр теле димәгән.

Теге кеше, янә ачулы тавыш белән:

– Музыка һәм җырлау Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында булмаган, – дип җавап бирә.

Бу сүзләрдән соң Абдулла машинасын туктата да ишеген ачып, теге кешегә:

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында машиналар булмаган. Шулай булгач, чык машинадан һәм бүтән машинага утырмыйча, дөя көтеп утыр, – ди.

Хөрмәтле дустым, ни кызганыч, бүгенге көндә дә наданлык белән диндар булып йөргән кешеләрне еш очратырга була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Дингә иң күп зарар китерүчеләрнең берсе – наданлык белән дин тотучылар», – дигән. Дин юлында йөргән күпләрнең телендә бу ярамый, теге ярамый дигән сүзләрдән башканы ишетеп тә булмый. Әле берничә көн элек кенә дин юлына басып озын сакал җибәргән, хәзрәт исемен алган яки башына яулык бәйләп үзенә абыстай кушаматын таккан кешеләр хәрам яки ярамый дигән сүзне генә беләләр. Бер танышым: «Бүгенге көн дин кешеләренең сүзләрен тыңлап торсаң, дөньяда яшисе дә килми башлый. Бөтен әйбер – гөнаһ, диләр. Музыка тыңларга ярамый, уенчык белән уйнарга ярамый, биергә ярамый, хатын өйдән ике адым ераклыкта булган кибеткә үзе генә бара алмый», – ди. Бу сүзләрне әйткәндә, бер мәзәк искә төшә. Шушындый диндарлар гаиләсеннән бер баланы балалар бакчасына беренче тапкыр алып килгәннәр икән. «Синең исемең ничек?» – дип сораган кешеләргә ул: «Минем исемем Ярамый», – дип җавап кайтарган. Ни кызганыч, бу бала, әти-әнисенең ярамый дигән сүзләрен бертуктаусыз ишеткәнгә күрә, үзенең исемен Ярамый дип белгән икән. Әйе, нәкъ шушы көлкеле хәл, кайбер очракларда еларлык дәрәҗәдә, дини кешеләрдә була. Бер сүз белән әйткәндә, кирәксә-кирәкмәсә дә, тырнак астыннан булмаган дәлилләр, юрамалар биреп, диндә тыелмаган бик күп әйберләргә хәрам, гөнаһ дигән булып, ахмаклык итмәсәк иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үз башыннан чыгарып динне авырайткан кеше иң соңында үзе уйлап чыгарган дини кагыйдәләр астында калып изелер», – дигән.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.


---
Шәһри Казан
№ --- | 25.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»