|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2008 Криминал
БАРЫП ҖИТТЕК!Башкаланың Мәскәү районы хакимиятендә эшләүче Сергей Богатовны ришвәт алуда гаеплиләр. Администрациянең торак сәясәте бүлеген җитәкләүче 24 яшьлек егет социаль ипотека чиратына басуны тизләтү өчен милиция хезмәткәреннән (!) акча сораган. Мәскәү районында яшәүче гаилә Богатов янына социаль ипотека өчен нинди документлар кирәклеген сорарга килә. Яшь түрә исә мәсьәләне тизрәк хәл итү өчен 100 мең сум акча кирәклеге турында җиткерә. Ир белән хатын бу хакта милициядә эшләүче туганнарына әйтә. Башкаланың Вахитов районы эчке эшләр идарәсендә хезмәт итүче ханым Богатов белән очрашырга үзе бара. Кем булуын яшерми, 24 яшьлек егеткә документын да күрсәтә. Тик түрәнең нәфесен бу гына туктата алмый. “Башкалардан 100 мең сорыйм, ә сез, милициядә эшләгәнгә, 50 мең генә алып килегез”! Аңлашылганча, Сергей Богатовка хокук саклаучылар алдында хисап тотарга туры киләчәк. Әлеге вакыйга турында журналистларга Татарстан эчке эшләр министры әсгать Сәфәров җиткерде. Беренчедән, бу хәл ришвәтчелекнең ни дәрәҗәдә колач җәйгәнен күрсәтсә, икенчедән оятсыз түрәләрнең беркемнән дә, хәтта хокук саклаучылардан да курыкмавы хакында сөйли. Монысы исә тагын бер кат бу чиргә каршы көрәшүне бер милиция җилкәсенә генә өеп куюның дөрес түгеллеге хакында сөйли. Хәер, быелның өч аенда эчке эшләр органнары ришвәтчелек белән бәйле 160 очракны ачыклаган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк. Иң зур шау-шу куптарган очракларның берсе салым инспекциясе хезмәткәренең 1 миллион 400 мең сум акча алганда кулга алынуы белән бәйле. Узган ел исә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының салым җинаятьләренә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасарын эләктерделәр. Ширкәт җитәкчесеннән 25 миллион сум акча таләп иткән полковникның эше әле һаман судта тикшерелә. “Теләсәк, без аны эштән генә куа алыр идек. әмма җинаятьче җәзасын алырга тиеш”, – диде бу уңайдан әсгать Сәфәров. Профилактика дигәннәре шушы була инде. Генерал Татарстандагы җинаятьчелек торышын тотрыклы дип бәяләде. Статистик күрсәткечләр былтыргы саннардан беразга гына артып, 21 мең 877гә җитүен министр хокук саклаучыларның тагын да тырышыбрак эшләве белән аңлатты. Билгеле булганча, соңгы елларда көч структуралары бигрәк тә оешкан җинаятьчелеккә каршы аяусыз көрәш алып барды. Бүгенге көндә исә аларны хөкем итү эше дәвам итә. Элеккеге елларда кылынган җинаятьләрне фаш итү дә шуңа бәйле. Министрлыкның калган юнәлешләрдә дә уңышлары бар. Үзләре бөтен җинаятьләргә каршы көрәш алып баруларын әйтсә дә, быел милициянең аеруча зур игътибар бирә торган махсус эше барлыгын да беләбез. Хәтерлисездер, министрлыкның гыйнвар аенда узган еллык коллегиясендә Татарстан Президенты хокук саклаучыларга кискен тәнкыйть сүзләре җиткерде һәм металл әйләнешен тәртипкә салырга боерды. Шул уңайдан игълан ителгән “Металл” операциясе барышында 250 законсыз тимер-томыр кабул итү пункты ябылган. Барлыгы 3 мең 266 тикшерү уздырылган, 1 миллион 389 мең сумлык штраф салынган. Хәзер хокук бозучылар кеше күрмәгән урында очрашып алыш-биреш ясый икән. Шуңа күрә милиция дә беренче чиратта транспорт чараларын тикшерүгә игътибар бирә. Очрашу ахырында әсгать Сәфәров милиция хезмәткәрләренең тәртибенә дә бәя бирде. Билгеле булганча, “Министрга хат яз” акциясе тәмамланды. Бу чара барышында 1367 кеше хокук саклаучыларның эшен яхшы дип бәяләгән. Шикаятьләр саны 276 гына булып чыккан. ә халык арасында уздырылган сораштырулар вәзгыятьнең бераз башкачарак икәнен күрсәтә. Хәер, бу очракта да министрга атап язылган 32 хатның 18ендә шикаять белдерелгән. Ничек кенә булмасын, генерал үзе дә милиция хезмәткәрләренең әүлия түгеллеген таный. Кыскасы, без нинди – алар да шундый.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|