поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
24.02.2016 Ир белән хатын

Сайланыгыз, кызлар!

Менә берничә көн инде метрода бер яшь пар белән бер вагонга туры киләбез. Кыз йөрәге астында киләчәкнең яңа кешесен йөртә, адымнары да ана үрдәкнеке шикелле акрын, салмак. Шуңа ире артыннан өлгерми дә. Ир булдыкчысы замана баласы: кәттә киенгән, колагында – плеер, хатынын көтеп тә тормый, чаба-ашыга вагонга кереп урындыкка утыра.

Аннан акрын гына атлап, үз көенә яшь хатын да килеп утыра. Сулуы капкан, чәчләре юеш­ләнеп, маңгаена ябышкан. Башын иренең иңбашына сала, ә тегесенең ник бер кылы кыймылдасын – таш сын шикелле утыруын белә. Янәшәсендә кадерле кешесе түгелме икән? Күктән тулган ай карап торган серле төндә ул аның колагына назлы сүзләр пышылдамадымы икәнни? Әгәр пышылдаган булса, яратуыңны шулай тиз онытып була микәнни?

Белмим инде, ләкин чын күңелдән хатын-кыз кызгануы белән, җаным-тәнем белән жәлләдем мин бу булачак әнине. Нәрсә уйлап, ни карап чыккан инде бу утын түмәренә? Яраткандыр, күрәсең. Егете, чынлап та, яратмаслык түгел: кара күзле, кара бөдрә чәчле. Үткен карашлы – тау бөркетенә охшап тора. Тасма телле дә булса, бик күп кызларның йөрәген яндыргандыр әле... Ә кыз шундый асыл чибәр егетнең үзен сайлаганына сөенеп, алдын-артын уйлап тормагандыр. Әнә бит әбиләребез дә: «Әллә чыгып калыйм микән алучысы барында...» дип җырлаганнар. Ләкин шулай булса да, бик сайланып, нәсел-нәсәбен яхшы белгән кешеләр белән генә язмышларын гомергә бәйләр өчен, сөйгәннәреннән яучылар көткәннәр. Шуңа аерылышулар да булмаган, балалар да ятим калмаган. Булса да, мондый хәлләр бик сирәк,меңгә бер генә булган. Шуңа итәк тутырып, сабыйлар да үстергәннәр.

Хәзер ул яучы ролен интернет башкара. Яшьләр тиз генә интернеттан танышалар, берәр ай очрашып йөреп, интернеттан гына гариза биреп кавышалар да, холыкларыбыз туры килмәде дип, ике-өч айдан аерылышалар. Әти-әни туй үткәрергә алган акчасының бурычын түләп тә бетермәгән була әле.

Мин уйларыма уралып барган арада, яшьләр кирәк урыннарына килеп җиткәннәр иде, күрәсең, ишеккә таба кузгалдылар. Ничек кергән булсалар, шулай төштеләр дә: ир булдыкчысы ашыга-ашыга алдан, ә «ана үрдәк» акрын гына атлап, аның артыннан. Кул биреп, торырга булышыр, ярдәм итәр дип көткән идем – булмады. Алар төшеп киткәч, бу кызны кызганудан, күзләремә яшьләр килде хәтта. Әле бит аның алдында бик зур һәм җаваплы, бик тә авыр эш тора – кырык кылын өздереп, яшәү белән үлем арасында калып, мең газаплар белән дөньяга яңа кеше китерәсе бар. Менә шул чагында яраткан кешеңнең кайгыртуын, аның борчылуын, ярдәм итәргә тырышуын чакрымнар аша да тоя инде хатын-кыз. Шул тою аны көчле итә, яшәү дәртен арттыра, табигать тарафыннан ана кешегә бирелгән газапларны җиңәргә ярдәм итә. Үзеңнең кирәклегеңне белү, яратуларын тою кешегә, бигрәк тә нәфис зат – хатын-кызга тау­ташлар актарырлык көч-дәрт бирә.

Кызлар, сезнең колакка берничә сүзем бар. Сайланыгыз, бераз назланыгыз, ялындырган булыгыз, бик тиз генә үзенеке итәргә тырышкан егетләрдән ерак йөрегез. Әйе, сезне дә аңлап була: тирә-юнеңдә иптәш кызларың туйлый башлагач, сезнең дә матур ак күлмәк киеп, аккош булып, килгән кунакларны сокландырып, табын түрендә утырасы килә. Җитмәсә, егетләр саны кызлардан бик күпкә аз. Ләкин шулай да, үзеңә дигән насыйп тиң ярны эзләп табарга, аны да, үзеңне дә бәхетле итәргә егетләр бетмәгән. Алар буа буарлык. Күзеңне, әй юк ла, күңелеңне зур итеп ачып карый белергә генә кирәк. Бәхетле булыгыз, кызлар. Бәхетле әниләрдән генә бәхетле балалар туа.


Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»