поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.02.2016 Хатлар

Кемнеңдер мине сагынып торуын, көтеп алуын белеп яшәү җан рәхәте икән ләбаса

Элек заманда халыкта хат язышу, хат алышу культурасы бар иде. Ул хатлар кадерле бер ядкарь булып саклана торган иде. Диңгез буенда җәйрап ял иткәндә бер борчу-мәшәкатең калмый. Әйбәт кенә урыннан такта ятак хәстәрләп, шуның өстенә зур сөлгеңне җәеп куясың да, диңгез­нең шифалы суы белән сихәтле кояш нурын нәүбәтләп кабул итеп, рәхәтләнеп ятасың. Төрле су өсте аттракционнарына исең китмәсә, кызыкны янәшә-тирәдән күзлисең.

Ял итүчеләрне күзәтеп ятуның үзгә бер хозурлыгы. Ял итәргә килгән кеше дөньяга ачулы булмас, шуңа күрә тирә-юнендәгеләр белән теләп аралаша. Таныша, ят кешене үз дөньясына һич шиклән-ми кертә. Инде ял иткәндә дә һаман сагайсаң...

Мин дә күзәтергә яратам. Иң әүвәле килеш-килбәтләренә, үз-үзләрен тоту рәвешләренә карап, яр буендагы халыкның милләтен ачыкларга тырышам. Әллә нинди бер сөйкемле сөякләреннән үзебезнеке­ләрне – татарларны танып алсам, аларның илнең кай төбәгеннән килү ихтималын фаразлыйм. Себердәнме, Бардаданмы, Башкортстаннанмы, Оренбургтанмы – моны мин шивәләренә, сөйләшләренә карап тиз чамалыйм. Тик менә Татарстан татарлары да хәзер себер татарына әйләнеп бара – нефть белән газ йөртә безнең халыкны читтә!

Күрше ятакка килеп урнашкан бу ханымнар – Татарстаннан. Берсенең исеме Людмила. Зәй керәшене инде бу. Икенчесе дә аның якташы – Чаллыдан. Анысы Зөләра исемле икән. Яннарында гына алар телен бик яхшы аңлаучы апалары барын искәрмичә, әллә исләре китмичәме, сайрашалар гына болар. Монда килгәч танышканнар. Әле тагын берәр атна ял итәселәре бар икән. Төрек сәүдә агентларына ияреп, күн товарлар карарга да барып кайттылар. Кичләрен була торган танцыларга йөрмиләр икән. Икесе генә аралашып, серләшеп йөрү дә җитә боларга. Күренеп тора: чын-чыннан дөнья тоткасы болар үзләре эшләгән җирдә. Ирләренә ышыкланып яшәгән хатыннар бүтәнрәк була ул.

Хәзер инде мин ханымнарның эш-шөгылен ачыкламакчы булам. Менә бит – миңа да бер дигән шөгыль. Журналистка кызыклы язмыш хикәятләре аулау үзе бер мавыктыргыч гамәл.
Ачылып китәр әле болар. Ачкычны үзем яратырмынмы, әллә алар сөйләшкәннән дә ни дә булса табыш аулармынмы. Икенче вариант оеша төште. Бер көнне өлкәнрәге – һәр мәсьәләдә нокта сүзне үзе әйтергә тиеш дип уйлый торганы – кинәт кенә әйтеп куйды: «Хәзер менә смс та смс! Безнең заман – хатлар заманы иде. Минем монда рәхәтләнеп ял итеп ятуыма да хатлар сәбәпче. Югыйсә ирем гомер буе бер дә юкка көнләшеп аптыратты. Бер яры ялгызымны җибәрмәде. Икәү барган чагында да: «Ник аңа карадың? Кайда барып килдең? Нигә ул кеше синең белән исәнләшеп үтте?» – дип йөдәтеп бетерә торган иде. Баксаң, хыя-нәт хикмәтләрен үзе бик яхшы белгән икән.

Тормышларыбыз яхшыра башлагач – минем ирем абруйлы урында эшләде – иске фатирны сатып, яхшырагына күченеп йөрибез. Йөкчеләр чакырып, йорт җиһазының арурагын алып китмәкче булып, ирем ятып ял итәргә ярата торган диванны кузгаттырдым. Диванның ятак өлешен күтәрүләре булды, идәнгә бер өер хатлар сибелде.
– Апа, документларың таралды, җыеп алмыйсыңмы? – дип, эшчеләр, ирен читләре белән генә елмаеп, хатларга ишарәләде. «Документлар» җизнәңнеке булып чыкты. Менә ул кайда романтика, менә кайда ул Брази-лия сериалы! Минем хәләлем үзенең көн дә эштә күре-шә торган секретаре белән хат алышып торган икән. Нигә икәнен аңлый алмый аптыраган идем ул чагында. Тора-бара аңладым. Хатлар бит, гәрчә иремә адресланган булсалар да, ирем белән минем араны бозар өчен махсус язылганнар. Ә теге романтик хыялый, кинолар-
дагыча мәхәббәт утында янам, дип, рухланып яшәгән.
– Люда апа, андый хәлләр була шул ул. Икеле-микеле уйланып йөргән ир-атларны сөяркәләре еш кына шулай кызык итәләр. «Синең ирең фәлән белән очрашып йөри» дип, ир кешенең хатынына үзләре үк шалтыратучылар барын да ишеткәнем бар минем. Шуннан соң өйдә тавыш чыга инде. Мут песи сыман тыныч кына йөреп торган ир капкынга кереп каба. Икенең берсен сайларга мәҗбүр була.
– Мин тавыш чыгарып тормадым. Безнең яшьтә аеры-чөере килеп тору файдага түгел. Җизнәгез өстеннән җитәкчеләргә барып та йөрмәдем. Кеше көлдерүнең ни кирәге бар? Башка төрле чишелеш таптым. Сер ачылгач, еллар буе үземнең ирегемне кысып торган йөгәнне йомшарттым. Мине күптәннән ошатып, ошатып кына түгел, яратып йөргән берәү бар иде. Хәзер шул кеше белән ике айга бер булса да очрашып торам. Шулай итеп, минем тормышыма романтика килеп керде. «Син калынайдың», «синең зәвыгың юк», «синең белән кызык түгел» ише комплиментлар гына ишетә торган идем. Хәзер бу кешем мине хатынына үрнәк итеп сөйли икән. Әйе, әйе, мин аның хатыны белән дә дуслаштым. Аларга кунакка барып йөрим. Кыскасы, иремнән үч алудан канәгатьлек кичерәм. Менә мин дә маҗаралы мәхәббәт тоткыны булдым, имеш.
– Диңгезгә дә җибәргән икән әле ирең?
– Диңгезгә җыенуымны белгәч тә ирем каршы төшәргә базмады. Бәлки, аның да никах яңартып аласы килә торгандыр. Карасын инде, миңа барыбер.
Кемнеңдер мине сагынып торуын, көтеп алуын белеп яшәү җан рәхәте икән ләбаса.

– Секретарьшасы белән ул да каядыр җыенадыр әле...
– Юктыр. Секретарь кызның нияте барып чыкмады аның. Хатлар табылу белән, ирем эштән җибәрде аны. Хәзер инде безнең шәһәрдән күчеп үк китте бугай. Серләремне иремнең сеңлесе дә белә. Мине бер дә гаеп итми: «Шул кирәк абыйга. Кадереңне белмәде», – ди. Ирем белән аерылышырга уйламадым да анысы. Оныклар сөябез бит инде. Үзе дә хәзер мут мачыдан назлы песигә әйләнде, миңа тагылып кына йөри.

Людмиланың бу тәүбәсен ишеткәч, хатыннарның яшьрәге кычкырып көлеп җибәрде: «Люда апакаем, минем язмышымны да хатлар пыран-заран китерде бит!» Сөйләми булдыра алмыйм. Югыйсә әнигә дә әйтмәгән идем. Әнием-бәгърем: «Кияү бик әйбәт кеше бит. Никләр генә бозылыштыгыз соң сез?» – дип сораштырып җелегемә үтте. «Минем насыйп ярым түгел ул», – дидем дә котылдым. Ә бу сүзләремдә хаклык бар иде. Чыннан да, насыйп ярым түгел иде ул минем. Безнең Зөбәер белән танышу да очраклы гына, уен арасында гына булды. Берзаман РКБда яттым мин. Нидәндер гемоглобиным төшкән иде. Шуның сәбәбен белә алмый аптырадылар. Ә болай үзем чирләмим кебек. Бөтен сәламәт кеше кебек мин дә хастаханә ишегалдында оешкан караоке җырлаучылар мәйданына чыгам. Активлар бөтен җирдә бар. Кемдер ду китереп биеп ала, кемдер гармун тарта. Мәйданның бер читендә мин басып торам да, икенче читендә аягы гипслы бер егет утырып тора.

Бер көнне теге егеткә өйләреннән гармун китерде­ләр. Хастаханәгә килеп эләккән авыл егете шул гармуны кулына килеп кергәч, кинәт кенә шаян-җор егеткә әйләнде дә куйды. Бер кичне әйтә бу: «Әнә теге зәңгәр күзле чибәр кыз җырламаса, гармун уйнамыйм!»
Әллә минем җырлаганымны әйтүче булдымы икән? Кинәт кенә минем үземнең дә җенем уянып китте.
«Ә нигә? Җырлыйбыз аны! Тик бу җырның көен уйный алырсың микән?» «Чияләр» дигән җырның чыккан гына чагы иде.
...Кояшка үрелеп, кызара чияләр:
Сез икәү, сез икәү
Бәхетле дияләр...

Җырны гармунсыз гына җырлап чыктым. Егет хәтта гармун белән кушылырга омтылмады да. Йотлыгып мине тыңлады. Яшермим, матур җырлыйм мин. Бер җырлашып утырырбыз әле, җае чыкса...
Шул кичтән соң дуслашып киттек Зөбәер белән.Күңелендә юшкын йөртә икән егет. Авылда яратышып йөргән кызы ул хастаханәдә дәваланган ай ярым вакыт эчендә бер дә килеп карамаган. Шуңа бик эче поша бугай. Үзе сер бирмәгән булып кылана: «Яратам дип йөргәнмен генә, ахрысы. Менә бит синең белән очрашкач, аның образы күз алдыннан томан кебек эреде дә бетте», – ди.

Зөбәернең инде гипсын алдылар. Иртәгә чыгаралар дигән көнне ярып салмасынмы бу: «Мин сине үзем белән алып китәм. Яратасыңмы дип тә сорамыйм». Ә мин ярата идем инде. Аны яратмаска мөмкин түгел иде. Кызлар, гомумән, ни теләгәннәрен белә, үз ихтыярына буйсындыра ала торган ир-атларны ярата.

Кыскасы – Казан янындагы авылга килен булып төштем мин. Дөресрәге, иярдем дә киттем. И-и, мин беркатлы, мәхәббәт яңартып алу өчен сәбәпче генә булганмын икән ләбаса! Тик моны соңрак кына аңладым. Мине һәр кич янына утыртып җырлату – Зөбәернең иң яраткан, иң рәхәт ялы иде. Ихластан бирелеп тыңлый да аннан мине назлый, иркәли, үбә башлый бу. Шулай матур гына, бәхетле генә яшәп киттек. Унсигезем генә тулган, тәҗрибәсез, садә чагым. Шуңа күрә бөтен эштә Зөбәергә таянам. Таянам гына түгел – сыенам.
Бәхетем Сабан туе көнне кителде.

Без дә чыктык Сабан туена. Зөбәернең мине халык алдында җырлатасы килде: «Минем Зөләрәмне җырлатыгыз!» – дип, үзе барып әйтте Сабантуйны оештыручыларга. Машина әрҗәсен сәхнә иткәннәр иде. Мине шунда күтәреп менгезде. Өстемдә алсу күлмәк иде. Буем зифа, үзем матур. Бәхетле кеше матур була бит ул! Бер менгәч, өч җыр җырладым. Авыл кешеләре дә яшь киленнең җырлавын яраттылар. Бүләк тә бирделәр әле. Шулай итеп, бу авылдагы беренче Сабан туеннан бүләк белән кайттым.
Машина әрҗәсенә миннән соң менеп җырлаган кыз­ның миңа нинди бүләк әзерләгәнен белмәгәнмен әле мин.
Гөлзыя! Гөлзыя! – диделәр, пышын-пышын килделәр. Игътибар итмәдем. Әйтәм бит, яшь идем әле. Сизгерлегем юк иде. Югыйсә Гөлзыя җырлаганда Зөбәернең алмашынып китүен сизеп алган булыр идем. Гөлзыя да бик матур җырлый икән.
Ул җырлаган җырны мин дә элек ярата идем:
Китмә син йөрәкне яралап,
Барыбер әйләнеп кайтырсың...

Ул җырның шушы сүзләре гомерем буе колагымда яңгырый. Китте шул Зөбәер минем куенымнан, китте. Башта Сабан туй көнне йокларга яткач, төнлә аның янымда юклыгын абайладым. Озак кына керми торды бу. Икенче төнне дә югалды. Берсендә түзмәдем, әкрен генә артыннан чыктым. Нишли ул төнлә? Ишегалдын­нан чыгып китмәде. Чормага менеп китте бу. Мин дә шыпырт кына баскычтан үрмәләдем. Куйган җиреннән фонарен чыгарды Зөбәер. Түбә кайчысы арасына кыстырган җирдән бер төргәк кәгазь табып алды. Җайлап утырып, укый башлады. Мин, тынычланып, төшеп киттем. Урыныма менеп яттым. Бераздан ирем дә әйләнеп керде. Урында бик озак көрсенеп ятты. Иремнең чормага йөрүләре тукталмады.

Бер көнне мин түзмәдем. Ирем эшкә китү белән чормага инде мин үрмәләдем. Ниткән төргәк икән ул? Ирем ни-нәрсә укып утыра икән анда? Теге төргәкне таптым. Хатлар! Мәхәббәт хатлары. Тугыз хат! Барысы да Гөлзыядан.
Ярату тулы ул хатларны мин дә укыдым. Гөлзыя белән Зөбәернең бөтен мәхәббәт тарихы узды күз алдымнан. Елый-елый укыдым. Гөлзыя, мөгаен, елый-елый язгандыр. Без бит романтик буын балалары. Ничекләр итеп мин иремнең олы мәхәббәте юлында аркылы ятыйм, ди.
 Иремә бөтенесен елый-елый әйтеп бирдем дә әни янына кайтып киттем. Әни мине үгетләп караган иде дә, мин кайтып төшмәдем, ул чагында сәбәбен дә әйтмәдем. Аннары Зөбәернең авылда бер хатын янына йөргәнен кемнәндер ишеткән әни дә: «Яшьсең әле. Берүзеңә берне табарсың әле. Кеше якасын иснәгән ир мәңге ят булып кала инде ул», – дип, үзен дә, мине дә тынычландырды.

Тик Зөбәер нигәдер Чаллыга бик озак килеп йөрде. Хәтта анда эшкә дә урнашты. Әллә мине яратуы чын булган иде микән соң? Очрашу эзләп карады. Күрәсең, ул шулай югалтып табарга һәвәс булгандыр. Әмма мин инде ныгыган идем, кайтып төшмәдем. Аның бөгелеп төшеп, хат укып утырган сыны күз алдымнан китмәде.

Зөбәер, бер-ике елдан авылына кайтып, шул Гөлзыясына өйләнде. Бәхетле булгандырмы-юкмы, ә мин менә үкенәм. Безне хатлар гына аерды. Ак тешләрен елтыратып, гармун уйнап һаман төшләремә керә.


Асия СӘГЫЙТОВА
Сөембикә
№ --- | 10.02.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»