поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.02.2016 Шоу-бизнес

«Сагынма, җимешем»не җырлаучы PUMA, кайда син? (ФОТО)

Моннан ун еллар элек «Сагынма, җимешем» дип җырлап йөргән Пуманы хәтерлисезме икән? 6 яшьлек кыз татар дискотекаларында яшьләрне шәп кыздыра иде. Аның үзенчәлек­ле тавышы, үзенә генә хас хәрәкәтләре, киемнәрен яхшы хәтерлим. Хәзер Пума кайда соң?
Без аның әнисе – композитор Лилия Таһирова аша Пума белән элемтәгә чыктык.

Пуманың чын исеме – Римма Әхмәдуллина. Инглиз теленә тәрҗемә иткәндә, ялгышлык китепме, исем, әнә шулай PUMAга әйләнгән дә куйган. Бүген Римма ун ел элек җырлап йөргән кызчык түгел инде. Ул – тормышка үз карашы булган, креатив фикерләүче, актив яшүсмер. Аңа 16 яшь. Римма тимераякта шуа, басма буявы исен тоеп, кәгазь битләрне ачып китап укырга ярата, чит ил авторларына өстенлек бирә, инглиз телен тирәнтен өйрәнә.

Римма кечкенә чагыннан ук бик актив кыз була, төрле бәйгеләрдә катнаша, балалар бакчасы ачу тантанасымы, берәр бәйрәмме – бар җирдә дә аны йөртәләр. Әнисе карынында чакта ук көн саен музыка тыңлаган бала башкача була да алмый торгандыр инде. Шул чакларда 6 яшьлек кызны җырчы Нияз Вәлиев күреп ала да зур сәхнәгә алып чыга. Лилия ханым талантлы композитор булса да, кызының популярлашуы аның аркасында булмый. Эстрада артистлары белән Пума гастрольләргә йөри, дуэтлар яздыра, төнге дискотекаларда да чыгыш ясый, «Татар җыры»нда да катнаша. «Ләкин бер-ике ел узып, Римма укый башлагач, төнге клуб тормышы балага начар тәэсир итә дип, без мәктәпне, укуны сайладык», – ди Лилия ханым.

– Ул чакта миңа сәхнә тормышы ошый иде, ләкин бүген, элекке язмаларны күреп, үземнән көлеп куям, ул вакытларны искә төшерергә яратмыйм, минем балачакта гади, оялчан кыз булып каласым килә, – ди Римма.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә дә Пума дип теркәлгән меңнән артык дусты җыелган битен ул Риммага алыштырган.

– Римма, ник җырламыйсың?

– Сәхнәгә чыгар өчен әзерлек, вакыт кирәк, әлегә минем өчен беренче чиратта уку, мәктәпне уңышлы тәмамлау. Җырлыйм мин, өйдә, үзем өчен.
– Ә мәктәптә концертларда катнашмыйсыңмы?
– Сирәк. Мәктәп аппаратурасының сыйфаты канәгатьләндерми, хәер, традиция буенча, һәр Яңа ел бәйрәмендә җырлыйм. Мәктәптә «Сәламәтлек театры» эшли. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында мюзикл иҗат иткән идем.
– Берәр уен коралында уйныйсыңмы?
– Кечерәк чакта саксофонда уйнарга өйрәнгән идем, ни хикмәт, кызыксыну, уен коралына тартылу юк миндә, җырларга, биергә яратам, хәтта көй дә язганым бар, ләкин уйнамыйм. Мин үземне төрле өлкәдә сынап карарга телим, тик менә ошамый икән, ул эшкә алынмыйм, ник үз-үзеңне газапларга?
– Син моннан ун ел элек, Гүзәл Әхмәтова белән, ­тизрәк үсәсем килә дип җырлый идең, хәзер башкачарак җырлар идеңме икән?
– Әйе, балачакта үсәсем килде, гел өлкән сыйныфтагыларга карап кызыга идем, ә хәзер, киресенчә, үсәсем килми. Балачагымны исемә төшерәм. Рәхәт вакытлар булган ул. Кечкенә чагымда курчак уйнаганымны хәтерләмим, танышларымның да күбесе үземнән олы кешеләр иде. Әнинең дуслары, композитор, әдип­ләр.
– Дәү әниең белән дәү әтиең Әлмәт районында яши. Авылга еш кайтасыңмы?
– Җәй көне кайтып киләм. Дәү әнигә өй эшләрендә булышам, аның ике катлы йортында эш җитәрлек. Тавыклар да бар. Тик мин алар аягымны чукырлар дип куркам (көлә). Шулай да авылда озак торсам, күңелсезләнә башлыйм, аралашу, интернет җитми.
– Чит илгә яшәргә китәр идеңме?
– Киләчәк һөнәрем чит телләр белән бәйле булыр дип уйлыйм, шулай да чит илгә вакытлыча гына барыр идем, ничек кенә булмасын, туган җир, туган туфрак үзенә тартадыр ул.
– Пуманы кабат сәхнәдә күрә алырбызмы икән?
– Кем белә, бәлки, киләчәктә. Ә бәлки телевизор экраннарында, җырчы буларак түгел, журналист сыйфатында.



Рәсем асты: Пума 10 ел элек һәм хәзер.
 

 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 23.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»