поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.02.2016 Бәйрәм

Ирләр безне яклый аламы?

Армиягә барыргамы, бармаскамы дип баш ватучылар саны кими. Бу – “Левада” үзәгенең сораштыру нәтиҗәсе. Армиягә бару – ир-егетләр өчен хәрби бурыч. Бу зарурлыкны сораштыруда катнашучыларның 58 проценты хуплаган. Кире фикердә торучылар – 37 процент. Соңгылары армиягә килешү нигезендә генә барырга кирәк, дигән фикердә.

Россиядә яшәүчеләрнең 81 проценты, ниндидер куркыныч янаса, армия аларны яклый алуына ышана. Аллам сакласын, бер-бер хәл була калса, дошманнарга каршы көрәшергә туры килсә, дәүләтне яклау өчен якын туганыннан берәрсен җи­бәрергә риза булучылар  – 58 процент. Каршы фикердә торучылар  –  48 процент. Сез ничек уйлыйсыз: ирләр безне яклый аламы? Армиягә ышанычыгыз бармы?

Хәния ФӘРХИ, җырчы:


 – Әти-әнинең алты бала арасында өчесе – ир бала. Өч абыем да Ерак Көн­чы­гышта хезмәт итте. Аларны ничек горурланып армиягә озатканнарын яхшы хәтер­лим. Хатлар языша, посылкаларга да төрлесен салып җибәрә идек. Ул вакытта, гомумән, өч ел хезмәт ит­теләр. Озак бит! Дуслашып йөргән егетемне дә елап армиягә озаттым. Хатлар алыштык, ул Әфганстан­га барып эләкте. Армиягә дә, аның куәтенә дә ышанасы килә. Дөньяда тыныч түгел: туганнарым бик күп, кияү­ләрем бар. Хәс­рәт­ләр, сугышлар була күрмәсен дип телим.

Мөршидә һәм Илдар КЫЯМОВлар, журналистлар:

– Улыбыз Иделне озат­канга өч ай булды. Хәзерге ва­кытта Балтыйк диңгезен­дә хезмәт итә. “Нинди йөрәк бе­лән баланы армиягә җи­бәр­сез?” – дип сүгүчеләр күп булды. Барыбызның да язмышы – Аллаһы Тәгалә карамагында. Аны Казанда сак­лап утырсаң да теләсә ни булырга мөмкин. Кемгәдер акча төртү – дөньяга карашыбызга туры килми, моны мескенлек билгесе дип исәп­либез. Бүгенге армиягә ышан­сак та, барысы да ал да гөл дип әйтә алмыйбыз. Без беркемне дә үгетләмибез. Баланы армия­гә җибәрү-җибәрмәү, хезмәт итү-итмәү – һәр кешенең ихтыяры. Идел армиядә “бабайчылык” юк дип ышандыра, бары тик командир составы каты сү­генә дип зарлана. Татар те­ленә сусый, үзе дә хатларны шигырьләр кушып яза башлады. Татарча сөй­ләшү­не сагынам, ди. Чыныгып кайтсыннар, безне як­ларга форсат чыга күрмәсен.

Илфира ГАЛИӘСКӘРОВА (Балтач районы, Борнак авылы):

– Ирем белән өч ул тәр­бияләдек. Олы улыбыз Ай­дарга армиягә китәргә вакыт җиткәч: “Бернинди дә акча тотмыйсыз, армиягә үз телә­гем белән барам”, – диде. Икенче улымнан да “бармыйм” дигән сүз ычкынмады. Өченче улыбызның укып бетерергә тагын бер елы бар, әмма ул да: “Абыйлардан калышмыйм”, – ди. Армиягә озатулары авыр. Беренче­сенә ике ел дәва­мын­да йөрәк телгәләнде. Ке­сә телефоннары да юк иде, хатлар ярдә­мен­дә аралаштык. Икенчесен тынычрак күңел белән озаттык. Ирем дә, абый, эне­ләр дә, әти дә – барысы да армияне сагынып искә ала. Чыныктыра бит ул. Иремне дә, балаларымны да чит илгә сугышка җибәрмәс идем, үз җиребезне якларга кирәк булса – бер хәл. Армия көчле булганына да, ирләр­нең безне яклавына да ышанам.

Дмитрий Литвинов, “Патриот” республика үзәге директоры:

– Армиягә барыргамы-юкмы дип шикләнүчеләр ел­дан-ел азая. Киресенчә, конкурс арта гына, аеруча “ВДВ”, “морпех”, “спецназ” кебек урыннарга эләгү өчен тартышалар. Татарстанда армия­дән качып йөрүчеләр юк дә­рәҗәсендә. Безнең респуб­ликадан киткән солдатлар башка өлкә-респуб­ликалар­дан аерылып тора: барысы да урта яки югары белемле, армиягә әзерлек, сәламәтлек ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел. Россия армиясе куәтле, хәрби техника да югары дәрәҗәдә.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»