поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
23.07.2009 Җәмгыять

КЫЗЛАР ДА КИМЕН КУЙМЫЙ

Көндез урам буенча сыра шешәсен тотып йөргән кызларга инде күптән исем китми. Егетләрдән, ирләрдән калышмыйча, алар да спиртлы эчемлекләр эчәргә сабыша бара. Урамда, кафеда, шәһәрдә яисә авыл клубында байтак кызларның кулларында шешә һәм алар, кызганыч ки, исерек. Яхшы ир-егеткә исерек хатын-кыз ошыйдыр дип уйламыйм.

Хатын-кызлар күбрәк коктейль, шәраб, текила, глинтвейнга өстенлек бирә. Спиртлы эчемлекләргә үзенә күрә аерым мода да бар икән. Шулай ук бүген кызлар өчен мартини, ак шәраб, яхшы сыра, хенеси модада. Клубка килүгә барысы да кәеф күтәрелсен өчен барга юл тота. Бирегә еш йөри торган кешеләр «ничек инде монда аек йөрергә була» дигән фикердә. Чыннан да, төнге клубта аек кешене очрату кыен. Яхшы киенгән кызларны клубтан өстерәп чыккан очракларны да күрергә туры килде.

 

Клубларда спиртлы эчемлекләргә бәяләр нык аерылмый. Мәсәлән, мартини якынча 150 сум тора, хенеси иң кыйбатлы эчемлекләрнең берсе икән. Аны «текә» яшьләр генә эчә, имеш.

 

Шәһәр клубы түгел, хәтта авылда да яшьләр кимен куймый. Кичләрен капка төбенә чыгып утырганда 2 литр сыраны чиратлашып шешә авызыннан эчәләр. Быел авылга Сабан туена кайткач, бәйрәм вакытында кызларның, агач төбенә утырып, аракы эчкәннәре шаккатырды.

 

Җәй җитү белән авылларда эчүчелек башлана. Бакча казыган, печән алып кайтырга булышкан кешегә рәхмәт урынына аракы шешәсен бирәләр.

 

Халыкта, матди ягы китек булган кешеләр күбрәк эчкечелеккә бирешә, дигән уй йөри. Ләкин моның белән килешеп бетеп булмый. Хәтта яхшы гаиләдә тәрбияләнүче кызлар да алкоголь белән «якын мөнәсәбәттә». «Мин бит урамда эчеп йөрмим!» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә алардан.

 

Мин яши торган йорт янында кич җитү белән яшьләр җыела башлый. Салкын көн булса, подъездда утыралар. Бер көннәре дә сырасыз, аракысыз үтми. Кызларның кулларында көн дә шешә булыр. Иртә белән алардан калган буш шешәләр подъездда аунап ята.

 

Шимбә көнне дустым Илмира кунакка килде. Бераз сөйләшеп утыргач, Илмира: «Дискотекага барасым килә, биисем килә», – дип тыпырчына башлады. Аның кәефе шактый күтәренке иде. Озак уйламыйча, киенеп, бизәнеп, төнге клубка киттек. Клубка килү белән, Илмира: «Эчәргә заказ бир, минем бүген рәхәтләнеп ял итәсем килә!» – диде. Ике рюмка аракыны эчеп бетергәнен сизмичә дә калдым. «Еще рюмочку!» – диде ул. «Илмира, җитәр! Сиңа начар булмыймы?» – дигән сүзләремне аның ишетәсе дә килмәде. Шул төнне дустымны танымадым. Әйтерсең аны алмаштырганнар. Әзрәк утыргач, Илмира чәчен туздырды да биергә китте. Түгәрәк эченә кереп бии башлады. Аны әле бер ир, әле икенчесе килеп кочаклый, үбә. Мин аны моннан тизрәк алып китәргә ашыктым. Ләкин эчкән кеше сүзне тыңлыймыни...

 

«Айгөл, мин хәзер киләм», – дип, ул бер ир белән югалды. Соңыннан мин аны ирләр туалетыннан таптым. Чәче-башы тузган, күлмәкләре күтәрелгән, үзеннән аракы исе аңкый иде аның. Кулыннан тартып чыгарып, өйгә кайтып киттек. Бу төнне аның белән клубка баруыма үкенеп бетә алмыйм. Исерек хатын-кыз үзен шулай тота дип уйламаган идем.

 

Һәр хатын-кыз бу дөньяга бөек вазифа башкарыр – ана булыр өчен яратылган. Ләкин бу бурычны сәламәт һәм аек акыллы хатын-кыз гына үтәргә тиеш, минемчә. Авыру балалар табып, аларны ташлап калдырган очраклар турында ишетеп белгәч, йөрәкләр әрни…


Айгөл ЯРУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»