поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.02.2016 Язмыш

“Әни, мин кайттым” дип, башка әйтмәм инде”

Теләче районы Баландыш авылында яшәүче Миләүшә Нәҗипова әле бүген дә кайгы утларында яна. Типсә тимер өзәрдәй 19 яшьлек улын эшкә озатып кала ул, ә кичен исә йөрәк парәсенең җансыз гәүдәсен генә кайтаралар. Саба аграр көллиятенең өченче курсын тәмамлап йөргәндә фаҗигале рәвештә үлә Илфар.

Инде моңа бер елдан артык вакыт узса да, ана йөрәге тынычлык тапмый. Киресенчә, йөрәк ярасы тирәнәя генә бара.

– 2014 нче елның 18 май иртәсе безнең өчен гадәти башланган иде, – дип хатирәләрен яңартырга кереште Миләүшә апа. – Улым Теләчегә эшкә барырга җыенды. Мин аны иртүк алтынчы яртыда уяттым. Башка көннәрдә бер эндәшүгә сикереп торса, бу көнне иркәләнде, әйтерсең җылы, йомшак урында соңгы тапкыр ятуын сизенде ул. Йокыдан торганда ук ничектер икенче төрле иде, ясап куйган чәен дә эчмәде, каядыр ашыкты, әле машинасына йөгереп чыкты, әле мунчага керде. “Нәрсә эзлисең, улым?” дигән сорауны да колак аша гына уздырды. Аягында башмак икәнен күреп, “Нигә галош кимәдең?” – дидем. Авыз эченнән генә “Ул машинада” диде дә, тиз генә саубуллашып чыгып китте. Йөрәгем төшеп киткәндәй булды. Улым бүген каядыр ашкына, талпына бит. Әҗәле шулай ашыктыргандыр инде.

Ир бала өч яшькә кадәр – әнисенеке, аннан соң әтисенеке, диләр. Илфар да шундый егет була. Әтисе янәшәсендә, аның үрнәгендә тәрбияләнә ул. Әмма әнисе белән дә серләре килешә. Үләренә бер көн калгач, кичен рәхәтләнеп сөйләшеп утыра ана белән бала.

Көн дә клубтан кайтканнан соң Илфар әнисе янына кереп: “Әни, мин кайттым”, – дия торган була. Ә бу сөйләшүдә исә: “Әни, синең янга бүтән кереп тормам инде. Миңа бит 19 тулды, сине уятырга жәллим”, – дип әйтеп куя. Ул вакытта артык игътибар бирмәсә дә, кайгыга баткан ана шул сүзләрне бүгенгедәй хәтерли.

– Үләсен сизенеп шулай дигәндер инде, башка әйтә алмады шул, – дип елый әңгәмәдәшем. – 17 май киче иде бу. “19ы көнне дустым Инсаф армиядән кайта, шуны каршыларга барабыз”, – дип шундый сөенеп утырды балакаем. Инсаф – Кибәче авылы егете, Сабада бергә укыганнар иде. Кайтты Инсаф, кайтты. Әмма Илфарны соңгы юлга озатырга...

– Ана күңеле алдан сизә, диләр бит. Күңе¬легезне шик-шөбһә корты кимермәдеме? – дип сорыйм, ананың күңелен тагын да яралаудан куркып.

– Сизенмәгән кая! Гел нәрсәдер булыр кебек шомланып йөрдем. Алдагы көнне эчем пошты, җаныма урын таба алмадым, кич белән эшкә дә бармадым хәтта.
Әле җитмәсә, шул көннәрдә әллә нинди сәер төшләр күреп җәфаландым. Төшемдә моннан 10 ел элек вафат булган күрше апа тәмле пироглар пешереп кунаклар көтә иде. Ә Илфарымны, ап-ак кәфенлекләргә чорнап, мәет сала торган кабыкта ишегалдыннан алып чыгалар. Улымның йөзен ап-ачык күреп торам.

Тирләп-пешеп, куркып уяндым. Ярый әле төш кенә икән, дип шатланып, белгән догаларымны укыдым. Әмма шул төштән соң күңел тынычлыгын җуйдым, бик борчылдым, үз-үземә урын таба алмадым. Улымны бер генә минутка да күздән югалтмаска тырыштым, әйтерсең лә, аны шулай итеп бәхетсезлекләрдән сакларга теләдем. Күрше егете белән Сабантуйга киенеп кайтабыз, дип Казанга барырга җыенгач та кайгырдым. Нәкъ менә шунда нидер булыр кебек тоелды. Исән-сау әйләнеп кайткач, шатлыгымның чиге булмады. Сабантуйга дип бер ай алдан киемнәр алган иде бит, тик кияргә генә насыйп булмады шул...

Яңа өйгә күченергә дип, шатлыклы мәшәкатьләр белән йөргәндә, Нәҗмиевлар капкасын кайгы җиле килеп кага. Теләче – Баландыш юлында, иртәнге 6 белән 7 арасында “Лада Калина” машинасы белән Илфар юл кырыена тәгәри. 19 яшен яңа гына тутырган егетне тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы Теләче хастаханәсенә алып китә.

– Юл читенә төшеп тәгәрәрлек нәрсә булган анда, бу турыда бер Ходай белә. Хәтта инспекторлар да һәлакәтнең сәбәбен төгәл генә әйтә алмады. Шундый матур, аяз көн иде. Ул җирне җенле дип әйтәләр, моңа кадәр дә һәлакәтләр булды инде анда. Башы белән бик каты бәрелгән иде ул. Без килгәч, аны Арча хастаханәсенә күчерделәр. Бер көн комада ятты да мәңгелеккә күзләрен йомды улыбыз. Киң җилкәле, мәһабәт гәүдәле балаңны үз кулларың белән салкын җир куенына салудан да авыр мизгелләр юктыр, – дип күз яшьләрен түгә баласын югалткан ана.

Җир йөзенә ямьле язда килсә (туган көне 1995 елның 30 апреле), шул язларда китеп тә бара ул. Авылның зираты Нәҗмиевларның бакча башында гына урнашкан. Теләсә-теләмәсә дә, күзләре шунда бага, аягы шунда атлый Миләүшә апаның. Эшенә баргач та (Миләүшә апа китапханәче), клубта улының иптәшләрен күреп, тынычлыгын җуя, алар арасыннан газизен эзли башлый. Хәйдәр абый да Илфарның гомере өзелгән юлдан үтеп, көн дә эшкә йөри, аңа да бик авыр.

– Илфарым кызлар шикелле, йомшак холыклы иде. Спортны яратты, хоккей, футбол, теннис, бадминтон уеннарыннан алган медальләре һәм Мактау кәгазьләре бихисап. Кыска гомерле булганга шундый эшчән, сүз тыңлаучан булып тугандыр инде ул.

Ярый әле, Миләүшә апа белән Хәйдәр абыйның күңел юанычы – икенче уллары Зөлфәт бар. Әмма бармакның кайсын тешләсәң дә авырта бит, йөрәк көн саен сыкрап тора.

“Вконтакте” челтәрендә Илфарга багышланган төркем дә бар. Миләүшә апа анда улының яшьтәшләре белән аралаша.

– Үзем дә шунда язып, күңелемне бушатам. Ул язуларны улым укыйдыр кебек тоела. Бала кайгысы кичергән аналар белән дә интернет аша аралашып, бер-беребезгә терәк булып торабыз. Күреп сөйләшәсем, тавышын ишетәсем килеп җәфаланам. Кайвакыт телефоннан шалтыратып сөйләшердәй булам, җаныма урын таба алмыйм. Дуслары, бергә укыган иптәшләре аны да, безне дә онытмыйлар, кабере гел чәчәктә. Рәхмәт аларга, исән-сау йөрсеннәр, – ди Миләүшә апа яшь аралаш.

Кайгы килеп бер ишек шакыса, тиз генә китми бит әле ул. Ел ярым вакыт эчендә улыннан тыш, бертуган абыйсын, әтисен дә соңгы юлга озатырга туры килә Миләүшә апага. Ходай сабырлыклар бирсен. Инде башка кайгы-хәсрәтләр күрми, сынмый-сыгылмый гына яшәргә язсын!


    Мәрхүм уллары Илфар.
 


Чулпан ШАКИРОВА, Казан – Теләче – Баландыш
Акчарлак
№ --- | 18.02.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»