поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
20.02.2016 Җәмгыять

Биш кыз әтисе Рафил Рәхимов: «Кызларымның берсе биш егеткә тора»

Рафил Рәхимов биш кыз кыз әтисе булуына сөенеп туя алмый. Горурланып: «Кызларымның берсе биш егеткә тора», – дип елмая. Кызлары Лилия, Алсу, Зилия, Гөлия, Алинә дә «әти» дип өзелеп торалар.

«Эш бүлмәдек»
– Баштарак, әлбәттә, малай булсын, малай тусын иде дип теләдем. Ләкин хәзер биш кызым булуына бер дә үкенмим. Алар беркайчан да минем сүздән чыкмады. Әле хәзер дә «әти» дип кайтып җитәләр. Алар белән кар да көрибез, бакчадагы эшләрне дә башкарабыз. Хәзер кияүләр дә булыша. Инде оныклар кул астына керә башлады, без эшләгәндә бөтерелеп йөриләр. Шундый күңелле бездә, – ди Рафил абый.

Кукмара районы, Байлангар авылында яшәүче Рәхимовлар гаиләсендә эшне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлү юк. Рафил абый колхозда эшләгәндә, биш кыз әни­ләренә терәк, таяныч булган.

– Рафил иртәнге биштә чыгып китә, төнге уникедә кайта иде. Өйдәге бөтен эшне кызлар белән башкардык, – ди хуҗабикә Нурия апа.

Ул үзе дә ишле гаиләдә үскән: сигез бала арасында җиденчесе.

– Әтиебез бик яшьли үлеп китте. Әни ятимлекне сиздермәскә тырышты, тиешле тәрбия бирде. Ләкин «әти» сүзен авыз тутырып әйтә алмый интегүем, ата назы җитмәве бәгыремә уелып калган. Ирем аталы гаиләдән булсын иде дип теләдем. Рафилнең әти-әнисенә беренче көннән үк «әти-әни» дип дәштем. Әти дип әйтүләре шундый рәхәт булды, кияүгә чыккач, үземне янә сабый бала итеп хис иттем, – дип искә ала Нурия апа.

Ана биш кызына да ата кешене кадерләү, олылау, хөрмәт итү сыйфатларын сеңдергән. Шул ук хисләрне алар үз гаиләләренә дә күчергән. «Балаларыгызны тигез гаиләдә үстерегез» – әти белән әнинең кызларына төп үгет-нәсыйхәте шул.


 
«Ата даны» медале кирәк
Төпчекләре Алинә – әти кызы. Нурия апа аны 37 яшендә таба. Апалары әниләре белән аш бүлмәсендә кайнаганда, ул әтисенең КАМАЗ машинасыннан төшмәгән.

– Курчак уйный белмәде. Кибеттән зур, матур курчак алып биргән идек, кырыйга гына этеп куйды. Зур уенчык КАМАЗ машинасы алырга туры килде. Кечкенәдән каратэга йөрде. Мәктәптә хәтта малайларны елатып кайтара иде. Ата-аналары зарланып безгә еш килде, – дип көлешә әти белән әни.

Элегрәк шау-гөр килеп торган өйдә бүген икесенә бер Алинә генә калган инде. Калган кызларының үз гаиләләре. Ата белән ана һәр ялны, бәйрәмне зарыгып көтеп ала. Кызлары җыелгач, өй тагын гөрли башлый, аш бүлмәсендә таба чыжлый. Гөлияләре аш-суга бигрәк тә оста. Әтиләре ит бәлеше ярата, шуңа һәр ялда өстәл уртасында – бәлеш.

Узган елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурия Рәхимовага «Ана даны» медале тапшырган. Кызлар исә: «Ата даны» дигән медаль булса, ул медальне, һичшиксез, безнең әти дә йөртергә тиеш. Ул бит безнең герой-әти!» – дип көлешә.

– Әти белән әни үзләре югары белем алмасалар да, безгә белем бирергә тырыштылар. Алар ишек шакып кергән кешене беркайчан да кире борып җибәрмәде, безне дә кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Гадәттә, башка балалар тугач, олы балага игътибар җитми башлый. Ләкин мин, олы булсам да, әти-әни назын кечерәкләрдән ким тоймадым, – ди олы кызлары Лилия.

Рафил абый үзе исә бик йомшак кеше, сөйләшүе дә ипле, җайлы.

– Кыз бала тәрбияләгәндә каты булу кирәкми дә ул. Алар болай да минем сүземне бер әйтүдә тыңлады. Кечкенәдән нинди тәрбия бирсәң, үз гаиләләрендә дә шундый була алар. Мин аларны ирне ир итеп яшәргә өйрәттем, – ди ул.

«Ир кочагында яшәгез»
Мәхәббәт вакыт узган саен сүрелә, диләр. Рафил абый белән Нурия апаның гаилә тормышына 33 ел булуга карамастан, бер-берсенә булган сөю очкыны сүнмәгән. Икесенең дә карашлары мәхәббәт белән тулы. Нурия апа бигрәк тә кояш кебек балкый. Яраткан һәм яратылган хатын-кыз карашы аңарда. Ул үзе дә: «Мин бик бәхетле хатын-кыз!» – ди. Рафил абый исә мәхәббәтен кычкырып әйтмәсә дә, Нурия апага еш кына чәчәкләр бүләк итә. Менә инде 33 ел иртәнге чәйне дә үзе әзерли. Барысыннан да алдан торып, яраткан хатын-кызларын шулай иркәләргә ярата ул. Өчпочмакны икәү бергә пешерәләр. Рафил абый эчлеген салып торса, Нурия апа почмак­ларын бөкли.



– Кызларым, әни, га­шыйклар көненә, миңа ирем шуны бүләк итте, миңа моны бирде, дип, шатлык­лары белән уртаклаша. Аларның шатлыкларына сөенеп, төне буе йоклый алмыйм. Үзем гомерем буе ир артында яшәдем. Ул минем таянычым. Кызларыбыз машина да йөртә, җир җимертеп эшлиләр дә, ләкин аларга һәрвакыт ирегездән өстен булырга тырышмагыз, аның куенында яшәгез, дим. Иреңне көчле, ә үзеңне көчсез итеп тоеп яшәүдән дә рәхәтрәк әйбер юк ул, – ди Нурия апа.


Алисә САБИРОВА, Кукмара, Байлангар
Шәһри Казан
№ --- | 18.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»