|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2016 Җәмгыять
“Дуңгыз гриппы” әллә ялган, әллә чын...Хәзер барлык сырхауханәләрдә һәм поликлиникаларда бахил гына түгел, битлек киюне дә таләп итәләр – грипптан сакланалар, саклыйлар. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, грипп котыру сәбәпле 11 меңнән артык мәктәп һәм ике меңнән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Хәзер бу чир Үзәк округның кайбер төбәкләрендә, шулай ук Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында чәчәк ата, аеруча Н1-N1 вирусы, ягъни, “дуңгыз гриппы” киң таралган, имеш. Шулай да Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдергәнчә, грипп эпидемиясе ил күләмендә сүлпәнәйгән, мондый чирлеләр саны кими башлаган. Узган елның ноябреннән бу ел гыйнварына кадәр 3 миллион 500 мең русиялегә “грипп” диагнозы кулган. Чирләүчеләрнең 80 процентында “дуңгыз гриппы” күзәтелгән. Грипп ел саен мутантлаша һәм бик тиз йогып, шулай ук тиз арада азып, пневмониягә китерүче әлеге вирус белән көрәшергә табибларның тәҗрибәсе дә җитеп бетми икән. Грипп белән чирләмәс өчен вакцина салдырырга кыстасалар да, ул да “әҗәл даруы” түгел – 50-70 процент кына гарантия бирә, имеш. Быелгы кышкы сезонда русиялеләрнең 30 проценты гына вакцина салдырган.
--- |
Иң күп укылган
|