поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.02.2016 Җәмгыять

Сезгә нинди яр кирәк?

«Үз тиңеңне табу өчен мәхәббәт кенә түгел… инструктор да кирәк» («Шәһри Казан», 28 гыйнвар) дигән язманы укыганнан соң, үз фикеремне язарга булдым әле. Кияүдә түгел һәм 25 яше якын арада тулачак туташ буларак, бу тема миңа да кызыклы. Хәтерләсәгез, күптән түгел генә «Кайчан кияүгә чыгасың?» дигән кечкенә генә язмам да басылган иде.

Ул язманы интернетта урнаштырганнан соң, тормыш тәҗрибәсе зур булган абзый-апалардан миңа шактый гына киңәшләр дә килеп иреште. Кайсы: «ашыкма әле, өлгерерсең», – ди. Икенче берәүләр бу сорауга ни рәвешле җавап кайтарырга өйрәтә.
 
Ялгызлык хисен күбрәк хатын-кызлар кичерә, дигән фикер белән мин һич тә килешә алмыйм. Бу ир-егетләргә дә хас. Тик алар бит «көчле зат», шуңа да үзләренең йомшаклыгын күрсәтмәскә тырыша, һәрхәлдә, кешеләргә моны сиздерми. Чынлыкта исә теләсә кайсы ир-ат гаилә җылысы, балалар хакында хыяллана.
 
Хәзерге заман яшьләренең иң зур хатасы, минемчә, таләпләр зурлыгында. Кызларга бай, фатирлы һәм машиналы егет кирәксә, егетләрнең 80 проценты диярлек Дженнифер Лопес фигуралы кыз хакында хыяллана. Тик Дженнифер дөньяда берәү генә, ә бай егетләр урта хәлле яки үзләреннән түбәнрәк социаль статуслы кызларга игътибар итми диярлек. Шунысы да бар, бөтен кызларга да бай егетләр җитмәячәк.
 
Ышанасызмы, юкмы, егетләр белән танышканда, беренче сорау исемең ничек түгел, ә «праваң бармы?». Моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып язам. Әгәр бу сорауга уңай җавап яңгырамый икән, фатир үзеңнекеме, әллә «снимать» итәсеңме булачак. Бу сорауга да җавап тискәре икән – егетне бары тышкы кыяфәт белән генә җәлеп итү мөмкинлеге кала. Юк инде, син нәрсә, хатын-кызның акыллы, тәрбияле, башлы булуы да мөһим, дияр кайберәүләр! Төкерәләр синең ничә дипломың булуга, ул дипломнарның төсенә һәм башлылыгыңа! Киресенчә, кыз акыллырак булган саен, егетләр аңардан күбрәк «курка». Мин моны иптәш кызларымнан чыгып әйтәм. Бик чая, белемле, тәрбияле һәм искиткеч башлы, ярдәмчел иптәш кызым 30 яшькә якынлашса да, ЗАГСка ашыкмый, дәшүче дә юк. Чөнки «аңгырарак» хатын белән тору ир кешегә дә кулайрак, күрәсең. Ә акыллы хатын күбрәк таләп итә...
 
Мин язмышка һәм Ходайга ышана торган кеше. Әмма Ходайга ялварып утырудан гына файда юк. Тырышлык, үз дигәнеңә ирешү, дөрес максатлар кую – уңышның нигезе шулдыр.
Кайбер очракта артыгын тырышып ташлау да ярамый. Мисал өчен, минем бик яхшы таныш егетем бар. Ул белемле, тырыш, тәрбияле, эшчән, максатчан, акча таба белә торган, үз эшен алып бара алучы, аңа 30 яшь һәм ул өйләнмәгән! Иң мөһимен онытканмын, аның бик тә гаиләле буласы килә! Яшь барган саен, әти-әнисе, туганнары «Кайчан өйләнәсең?» дигән сорауны ешрак яудыра. Үзе дә, мин гаилә өчен өлгереп җиттем, дип саный. Әмма... күңеленә хуш килерлек кызны таба алмый. Йә алар бик тыйнак һәм аның өчен күңелсез (танышым бик күп укый һәм үзаңын үстерү өстендә шөгыльләнә) яисә ул кызларга ошамый. Гаилә кору темасына соңгы арада без аның белән еш аралаша башладык. «Минем кайсы җирем җитешсез? Хатын-кызга тагын ни җитми? Мин аларны кинога да алып барам, чәчәкләр дә бүләк итәм, игътибарымны да кызганмыйм... Әмма алар йә суга төшкән кебек юк була, яисә бөтенләй очрашудан баш тарта», – ди танышым. Чыннан да  без  хатын-кызларга, машина һәм фатирдан кала, ир-аттан нәрсә кирәк?
 
Шәхсән мин егетләрнең фикерләү сәләте һәм эшчәнлегенә, ата-­аналары белән булган мөнәсәбәтләренә, тәрбиялелегенә карыйм. Татар халкы, юкка гына: «Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын», – димәгәндер. Егет уйлый, фикерли белсә, кулыннан эш килсә, ныклы тәрбия алган булса – тиешле юнәлешкә кертеп җибәрү бераз гына тырышлык һәм түземлек кенә сорый кызлардан. Уртак тапкан мал кадерлерәк тә була әле.
 
Егетләргә килгәндә, аларга да тәрбияле, тырыш һәм кыйммәтле машина һәм шәһәр үзәгендә фатир турында хыялланудан тыш башка нәрсәләргә дә сәләтле баш миенә ия булган кызны сайларга киңәш итәр идем.
Ә иң мөһиме – мәхәббәт һәм бер-береңә хөрмәт булсын!
 
РS. Әгәр дә минем танышым тәртипле, акыллы һәм гаилә корырга теләге булган кайсы да булса кызны кызыксындырган икән, «Вконтакте» аша минем белән элемтәгә керсен иде.

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»