|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2016 Мәдәният
Путинны Ди Каприо уйнаячак?Соңгы араларда матбугат чараларында Русия президенты Владимир Путин турында нәфис фильм төшерелә дигән имеш-мимешләр йөри. Бу эшкә Голливудның Knightsbridge Entertainment дигән кинокомпаниясе алынган. Фильмны быелгы язда төшерә башлаячаклар һәм ул экраннарга 2017 елда чыгар дип көтелә. Әлеге тасманың жанры – сәяси триллер, анда Русия җитәкчесенең шәхси тормышы, эше, карьерасы тасвирланачак. Ел башында Голливуд актеры Леонардо Ди Каприо бер нимес журналына интервью биреп, Путин ролен уйнарга теләве турында әйткән иде. Шушы сүз җитә калды – матбугатта төп рольне Ди Каприо башкарачак икән дигән хәбәрләр таралды.
--- |
Иң күп укылган
|