поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.02.2016 Хәйрия

“Газетада язма чык­кач, счетыма акчалар килә башлады. Рәхмәт сезгә!”

Газетаның 7 гыйнвар санында “Бала могҗиза көтә” дигән язма басылган иде. Әгерҗедә яшәүче кечкенә баланың телевизор карыйсы килүе, аңа уенчык машиналар кирәклеге турында яздык. Мөхәммәт­җановалар гаиләсендә янгын чыгып, алар бер әйберсез урамда кала. Ул вакытта гаилә башлыгы да үлеп киткән була.

Баш өстендә түбәсез калган гаилә ярдәм сорап җитәкчеләр бусагасын таптый. Аларга кеч­кенә генә бер бүлмә бирәләр. Әмма анда юыныр өчен хәтта душ та булмый. Ә тол калган Резидә ханымның өч баласы бар. Җит­мәсә, берсе – тумыштан инвалид. Язма дөнья күргәннән соң, редакциягә шалтыратучылар күп булды. Казаннан ике кеше телевизор тәкъдим итте. Әлмәт районыннан шалтыраткан 81 яшьлек Әдип абый исә акча бирергә җыена икән. “Пенсионер булсам соң? Ярдәм итәрлек көчебез бар. Зәкят булыр”, – диде ул.
 
Менә шунда олы кешеләр алдында акча җибәрү проблемасы килеп басты. Әгерҗе районы газетасы баш мөхәррире Рәмзия ханым Зариповадан ярдәм сорарга булдык. Ул акчаны күчерер өчен үзенең банк картасы номерын әйтте. Шулай итеп, 81 яшьлек бабай районга барып, бу гаиләгә акча җибәрде. “Җиде ме­ңенә – телевизор, калганына уен­чыклар алсыннар”, – дип ки­ңәш бирде ул. Тик акча килеп җит­кәнче, балага телевизор да ки­тергәннәр, уенчык машина да сатып алган булганнар. Шуңа күрә Әдип абыйлар җибәргән ярдәм­не ут чыбыкларын алыштыру өчен тотканнар. Бу эшне дә Рәм­зия ханым үзе башлап йөргән. “Бүлмәдәге ут чыбыклары начар хәлдә иде. Мөхәммәт­җановаларга янгын сүндерү хезмәткәрләре дә килеп кисәтү ясаган булган. Шуны истә тотып, килгән акчаны әрәм итмичә, ут чыбыкларын алыштырып, калганын кулларына бирдек”, – ди Рәмзия Сабировна.
 
Шул арада Минзәлә районы, Наратлы Кичү авылыннан Рәм­зия исемле ханым шалтыратып ярдәм итәргә җыенганнарын бел­дерде. Аларга исәп-хисап сче­тын җиткердек. Ә Чаллы шә­һәрендә яшәүче Гөлфия ханым, бу гаиләгә акчалата түгел, күч­тәнәч белән булышам, диде. Ад­ресларын сорап алып, машина белән үзе илтеп бирергә вәгъдә бирде. Тамчыдан күл җыела, ди­гәннәре әнә шул инде. Рес­пуб­ликаның төрле районнарында яшәүчеләр бу гаиләгә чын кү­ңелдән булышты. Әле исем­нә­ре язылмаган кешеләр дә шактый булды. Алар үзләре шундый шарт куйды. “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә – балык белер”, – диләр бит. Исеме билге­сез дусларыбыз тагын бар әле. Газетада авыру балалар турында язган саен үзеннән өлеш кертүче бер абзыебыз Минзәләдә яши. Тагын бер изге күңелле кеше Чүпрәле кызы Райлә Сатдиновага ярдәм итте. “Газетада язма чык­кач, счетыма акчалар килә башлады. Рәхмәт сезгә!”– ди Райлә.
 
Татар халкының бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәве элек-электән килә. Күңел­ләребезне мүк баскан, кеше кайгысына битараф калабыз, дисәк тә, ярдәмләшеп яши беләбез. Тормыш булгач, бар да кирәк! Әнә Яшел Үзән районы, Бакырчы авылында яшәүче 92 яшьлек Рәбига Дәминованың телевизоры ватылган икән. “Берәр кеше килеп төзәтмәс микән?”– ди ул. Әгәр андый мәрхәмәтле кеше табылса, без ике арада күпер салырга әзер. Әбигә булышырга теләүче булса, 89872076910 телефон номерына шалтырата ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»