поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.02.2016 Әдәбият

Яңадан туу (ХИКӘЯ)

Фотодагы ханым - Гөлсинә Зәкиева. Ул пьесалар, хикәяләр, шигырьләр яза. Аның "Ирләр дә елый" мелодрамасын Арча халык театры куйды, фильм да төшерелде. "Әсәрләремне "Матбугат.ру" укучыларына да тәкъдим итәсем килә, әдәбият сөючеләр фикерләрен белү кызык, тәнкыйтькә мөнәсәбәтем уңай", - ди автор. Рәхим итегез:

Фаяз белән Ләйләнең аерылышулары көтмәгәндә генә килеп чыкты. Хәер, кемгә көтмәгәндә, кемгә... Ләйлә күптәннән араларын өзәргә җыенып йөри иде инде. Тик күңеле генә гел тоткарлап килде. Ярата бит ул аны, ярата. Ничек кенә итеп шуны йөрәгеннән сызып ташларга? Ничек кенә аннан башка яшәргә? Яшәргә? Күпме гомере калды икән соң инде аның? Их, бик яшь бит әле ул. Бер дә үләсе килми. Яшисе, яратыласы, яратасы, балалар үстерәсе... “Аллаһы Тәгаләм, нигә син мине шундый кыска гомерле итеп яраттың? Дөнья нинди матур, нинди киң? Шуның бер почмагында гына булса да миңа  уч төбе кадәр генә урын жәлләдең.  

Иртән күзләрен ачуга Ләйләнең башыннан шундый уйлар сызылып үтте. Өй эче салкынча булдымы, әллә үлем турындагы уйлар тәнен суытып үттеме, кыз бик озак җылы юрган астыннан чыкмый ятты. Кухня ягыннан килгән тәмле коймак исе дә үзенә тартмады. Күзләрен түшәмгә текәгән килеш ятты да ятты ул.
 
– Кызым, әйдә инде, күпме әвәләнергә була. Уянганыңны беләм бит. Коймак суына, – дип дәште  әнисе, үзенең кергәнен сизеп йоклагандай күзләрен  йомып яткан кызына.
 
– Җылы урыннан чыгасы килми, әни. Салкын кабер кочагына ничекләр кереп ятасы булыр.
 
– Ни сөйлисең син, кызым, нинди йөрәк өшеткеч уйлар килә башыңа?..
 
– Ярар инде, әни, яңадан башлама. Мин күпме гомерем калганны беләм. Үзем дә медик бит. Әни, әйт әле, нигә миңа бирде икән Аллаһы Тәгалә андый авыруны? Үлә алмый яткан кешеләр бик күп бит. Аларны алып китсә, булмый микәнни соң?
 
– Бер кеше каберенә икенче кеше керә алмый шул. Ә кем әйтте әле сине үлә дип? Яшәү өчен көрәшергә кирәк, кызым. Син нык характерлы, үзеңне кулга ал, бирешмә. Әйдә, тор, киен, ашарга чык.
 
Наҗия шулай диде дә күзеннән агам, агам, дип торган күз яшьләрен эченә йотып кухняга таба атлады. Кызында яман шеш авыруы табып, өч ай гомере калуы турында ишеткәннән бирле, тормышның ямен югалтты ул. Балага бер яшь вакытта иреннән аерылып, аны берүзе үстергән, сораучылар күп булса да, башка кияүгә чыкмаган, сабые өчен генә яшәгән хатын өчен аны мәңгегә югалтуның нәрсә икәнен аңлатып торасы юк. 
 
– Әни, елыйсыңмы әллә? Мин сине кайгыга салдым, әйеме? 
 
Кызының көтмәгәндә килеп дәшүе Наҗияне сискәндереп җибәрде. Тиз генә  күзләрен чылаткан яшь тамчыларын кул арты белән сөртеп алды да, кызына борылды. 
 
– Кая күрдең? Еламыйм бит. Күземә чүп керде, шуны чыгара алмый азапланам.
 
– Ул чүпнең мин икәнен беләм инде мин, әни. Елама, әнием, кадерлем, елама. Сине ташлап китүләре миңа да бик-бик авыр булачак.
 
Ләйлә әнисен кочаклап үпте дә юыну бүлмәсенә кереп китте. Наҗия кызының сабырлыгына исе китеп артыннан карап калды. Сискәндереп телефон шалтырады. 
 
– Кызым, сиңа ул. Фаяз шалтырата.
 
– Мине өйдә юк, диген.
 
– Ялганларга теләмим.Үзең әйт.
 
Ләйлә башына сөлге чорнаган килеш чыкты да телефонны кулына алды. Фаяз белән коры гына сөйләште дә телефонны өзде. Әнисенең аптырау катыш сораулы карашын күзләре белән эләктереп алган кыз аңа Фаяз белән араларын өзүе турында аңлатырга тотынды.
 
– Әни, аңа дөресен сөйләп булмый бит инде. Миңа ышанып йөрмәсен. Үзенә икенче кыз тапсың. Үтенәм. Әнием, башка сорау бирмә. Миңа болай да бик авыр.
 
Наҗия әйтәсе килгән сүзләрен дә әйтә алмады. Сөйләшми генә коймак белән чәй эчтеләр.
 
– Бик тәмле булган, әнием. Синең коймакларыңны сагынырмын инде, – дигән сүзләреннән соң гына ана түзеп тора алмыйча кычкырып елап җибәрде. Шунда гына кыз үзенең дөрес сүз ычкындырмаганын аңлап алды. Тик төзәтергә соң иде инде. Әнисенең битләреннән үбеп, күз яшьләрен сөртте дә, борчыганы өчен гафу үтенеп бүлмәсенә узды.
 
Түзә алмыйча елап җибәрүеннән куркып, оялып калган Наҗия өстәл янында утырып калды. Өй эчендә үле тынлык урнашты. Авыр, бик авыр бу көннәрдә Наҗиягә. Кызы өчен йөрәге әрни, аның урынында үзем генә булсамчы, дип еш сыкрана. Тик... Тукта, Фаяз белән үзем сөйләшеп карыйм әле. Аңлатыйм. Кызыма рәнҗеп йөрмәсен. Мәхәббәт әллә нинди көчләргә ия. Чынлап торып яратса, кызының соңгы көннәрен генә булса да бизәсен иде, ичмасам. Наҗияне мондый уйлар җанландырып җибәргәндәй булды. Ничек элегрәк башына килмәде икән? Озак уйлап тормыйча, ул Фаязга шалтыратып очрашу билгеләде. Аптырап калган егеткә күрешкәч аңлатырмын, диде.
 
Фаяз Наҗияне тынсыз калып тыңлады. “Менә ни өчен араларын өзәргә булган икән кызый. Ә ул тагы ике көннән бирле көнләшү утында яна. Ләйләсе, имеш, аны икенчегә алыштырган. Оят”.
 
– Син мине тыңламыйсың да, ахыры, Фаяз. Әллә куркып калдыңмы? 
 
Наҗиянең кырысрак итеп биргән бу соравыннан сискәнеп китте егет. 
 
– Юк-юк, Наҗия апа. Мин бит аны икенче егеткә гашыйк булган дип торам. Ә эш менә ничек икән. Сез бик борчылмагыз әле. Безнең авылдагы бер апага ике айдан үләсең, дигән булганнар. Аннан соң ике ел үтте инде. Җен кебек, – диде ул Наҗиядән бигрәк үзен тынычландырырга теләп. – Мин аны ташламаячакмын.  Менә әйтте, диярсең, җиңеп тә чыгачакбыз әле без ул авыруны. Әле ул яши генә башлады бит, нинди үлем турында уйлап, бу яшьтән караңгы гүргә кереп яту, ди.
 
Алар шулай бик озак сөйләштеләр. Наҗия егет яныннан тынычлангандай булып кайтып китте. Фаяз гына  көне буе җанына тынгылык таба алмады. Төнлә дә күзенә бер тамчы йокы кермәде. Нишләргә? Бер чара күрергә кирәк бит инде. Иртәнге якта гына йоклап китте егет. Озак та үтмәде, будильник шалтырады. Сикереп торып төймәсенә басты да, стенадагы көзгегә күз төшерде һәм...үзен танымады. Шешенеп беткән күз кабакларын кул арты белән сыпырды да, телефонын алып, хуҗасына шалтыратты. Бүген бу кыяфәттә эшкә бара алмый бит инде ул. Аннан тагын юрганы астына чумды. Кичә Наҗия апа белән сөйләшкәннәрне исенә төшерде. “Тукта, болай ятып булмый. Сөйгәнемә ярдәм кулы сузарга кирәк. Югыйсә, ул үлсә, яшәүдән ни мәгънә?” 
 
Фаяз башта кибеткә кереп алтын балдак алды, аннан зур чәчәк бәйләме юнәтте. Ләйлә яраткан сары розаларга кулы үрелгән иде дә, кинәт корт чаккандай кулларын тартып алды. Кыз дөрес аңламаска мөмкин. “Сары – кояш төсе, шуңа яратам мин аны”, –  дия иде дә, тик бу очракта аларны бүләк итү дөрес булмас. Кемнәрдер аны сагыш төсе, ди бит. 
 
Ишекне Ләйлә үзе ачты. Фаязны күрү белән кире ябасы иде дә,  тегесе аягын тыгарга өлгерде. Шул арада Наҗия апа йөгереп чыкты, егетне түргә чакырды.
 
– Наҗия апа, менә кызыгызның кулын сорарга килдем. Риза булырсыз бит? – диде.
 
– Үзе риза булса, мин нәрсә...
 
Аларның сүзен Ләйлә бүлде.
 
– Кит, Фаяз, үзәгемне өзмә. Беләсең бит үзеңне ничек яратканымны. Тик безгә бергә булырга насыйп булмаган икән. Оныт син мине, кадерлем, оныт. Минем бары өч ай гомерем калды. Тормышыңны минем белән бәйләп, бәхетсез булма, – диде дә үксеп елап җибәрде Ләйлә. 
 
Фаяз аны кочаклап алды. Суырып иреннәреннән үпте. Аннан кесәсеннән алып кулына балдакны тоттырды.
 
– Син ризамы, кадерлем?
 
Кызның дерелдәгән иреннәреннән ул аның ризалык белдерүен аңлады. “Ә авыруга каршы без бергәләп көрәшәчәкбез һәм җиңәчәкбез дә”, – диде Фаяз һәм кызны тагын да ныграк күкрәгенә кысты.
 
Туй бик күңелле узды. Ләйлә ул көннәрдә авыруы турында да онытып, очынып йөрде. Ире белән бергәләп җылы якка туй сәяхәтенә дә барып кайттылар. Наҗия әнисенә биргән фатир ачкычын аларга тапшырды. Бар да яхшы гына бара иде, тик көннәрдән бер көнне Ләйлә үзенең йөкле икәнен белде. Бу хәбәр барлык шатлыгын чәлпәрәмә китерде. Нинди ана булу? Нинди бала? Тумас борын аны ятим итәргәме? Хәсрәт-кайгылар өр-яңадан калкып чыкты. Фаязга бала көтүе турында әйтеп тә тормады, дәвалаучы табибы янына китте. Табиб өчен дә бу яңалык көтмәгәндәрәк килеп чыкты. Ни дияргә дә белмәгәч, түләүле хастаханәгә юллады.
 
Менә Ләйлә анализ нәтиҗәләрен көтеп профессор бүлмәсе ишек төбендә утыра. Ишек шыгырдап ачылган саен йөрәге жу итеп китә. Югыйсә, юк, дияселәрен дә белә... Әмма өметен югалтмый. Бәлкем?.. Юк, юк, нинди бәлкем? Бернинди бәлкем булуы мөмкин түгел. Әни булу теләге генә башын бутый аның. Нинди генә хатын-кыз ана булырга хыялланмый икән? Эх, бер дә  төшерәсе килми шул баланы. Бер атналык кына булса да, ярата да башлады инде ул аны. “Балам, гафу ит мине, борчылма, озакламый мин дә синең яныңа барам”,–  диде ул үз-үзенә эчен йомшак кына сыпырып. 
 
– Кәримова, керегез.
 
Фамилиясен ишетүгә, урындыгына сеңде Ләйлә. Кабатлап чакырганнан соң гына авыр сулап урыныннан кузгалды.
 
Ахыры берничә көннән...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.02.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»