поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.02.2016 Язмыш

«Бер кесәмдә – бәхет, икенчесендә – сагыш»

Казандагы предприятиеләрнең берсендә үземә кирәкле кешене көтеп утырам. Коридор буйлап нык адымнар белән атлап килүче җитәкче кыяфәтле ханымның кулларында сулы чиләкләр күреп, сүз каттым.

– Шимбә өмәсеме әллә?
– Юк. Мин монда җыештыручы.

– Хезмәт хаклары алай бик мактанырлык түгелдер...
– Пенсиядә мин. Аллага шөкер дип торырлык тормышым. Өч улым, өч киленем, өч бүлмәле фатирым, өч оныгым бар. Акчам җитәрлек.
Хәрбиләрчә чартлатып кайтарылган бу җавап минем сыртка «ләнтәйкә» таягы белән өч мәртәбә кундырган төсле тоелды, мәгәр. Икебез дә ашыкмаганлыктан, сөйләшеп-танышып киттек.

– Балтач районында «әни» сүзе урынына нәнә дип сөйләшү гадәте бар, – дип, хатирәләр төенчеген бушатырга кереште Нәфисә, – безнең нәнә: «Бер кешенең дә кесәсе буш булмый», – дип әйтеп куя торган иде. Кечкенә чагымда әлеге җөмләнең мәгънәсен аңламаганмын. Күлмәгемнең ике кесәсен дә әйләндереп, менә минем кесәләрем буш, дип күрсәткәнем хәтердә. Тормыш «кесәсе» яши-яши тула икән ул...

Без биш бала үстек, әти – Ватан сугышы инвалиды, кырыс холыклы иде. Әни аның җаена гына торды. Сигез сыйныфны тәмамлагач, Казанга китеп, эшкә урнаштым. Кәрим исемле инженер егет белән таныштым, унсигез яшем дә тулмастан, аңа кияүгә чыктым. Гаиләбезнең бәхетен ишәйтеп, өч улыбыз туды. Ул вакытка инде ике сеңлем дә безнең заводка эшкә урнаш­ты. Кәрим бик белемле иде, заводның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелде.
Бер көнне сеңлем кыяр-кыймас кына сүз башлады.

– Җизни заводтагы Исламия исемле кыз белән йөри бит, бөтен завод шуларны сөйли, ә син, апа җаным, берни белмисең.
«Ул – җитәкче, эш буенча йөриләрдер», – дип, сеңлемне дә, үземне дә юаттым. Иремнең хыянәтен үз күзләрем белән күргәч, аерылышырга гариза яздым.

– Бет, өч бала белән кая бара аласың соң син. Миннән башка бер көн дә яши алмаячаксың, – дип сүгенә-сүгенә кычкырды Кәримем. Юк, бу ир минем Кәримем түгел, норсыз-салкын бер җанвар иде инде. Шунда үземә-­үзем: «Чәчем белән җир себерсәм себерәм, балаларымны кеше итәм, ирле хатыннардан болайрак яшим», – дип ант иттем.

Нәфисә сөйләвеннән туктап, идән читендәге сары яфракка төбәлде. Язмышын тәрәзә төбендәге гөлдән өзелеп төшкән сары яфракка тиңләве, әллә идәндәге чүпләрне җыештырып бетермәгәнгә күңеленнән уфтануы булгандырмы – тәгаен генә хис-тойгыны аңлау мөмкин түгел иде.

– Аерылышканда миңа 28 яшь кенә иде бит, – дип дәвам итте ул хикәятен. – Миңа өч бүлмәле фатир бирделәр, балаларның әтисе дә яңа хатыны белән шул ук йортта яши, кызлары туды. Күрәм, салгалый башлады, сала да безнең ишекне кага. «Гафу ит, кушылыйк», – ди. Хыянәтен кичермәдем, бәгырем каткан иде. Балаларны кеше итәргә абыем, сеңелләрем белән кияүләрем нык булыштылар, рәхмәт аларга! Уртанчы улым мәктәптән соң армиягә кадәр бер ел авылда яшәп торды. Ул вакытта әти гүр иясе, нәнә дә картайган, ә абыйның авыр операция кичергән, әле өйләнмәгән чагы иде. Малайга сыерны бер тапкыр гына савып күрсәттем, бер ел бер сүз китермәде, балакаем! Балаларга усалрак та булдым бугай инде мин. Усал булмасаң, малайларны ничек кулдан ычкындырмый үстерәсең. Эшләп үстеләр, укыдылар, гаилә кордылар, хәзер дә сүземнән чыкмыйлар. Киленнәргә дә әйтәм: «Суыткычыгызда ризык торсын, ашарга пешерергә иренмәгез», – дим.

– Ирегез белән дуслашмадыгыз инде алайса.
– Хыянәтеннән соң мин аның ирем булуын күңелемнән сызып ташладым, хәтта «элеккеге ирем» дип тә атамадым. Балаларның атасы эчте, шул сәрхушлеге белән, алтмыш яшен дә тутырмыйча, үлеп тә китте. Соңгы юлга озатырга кердем, балалар аталарының каберенә кайтып йөриләр. Кечкенә чакларында әйтмәделәр, хәзер: «Әти кайт­кан булса ярый иде», – диләр. Барыбер әтиләре кирәк булган. Башка иргә кияүгә чыкмадым, үҗәтләнеп эшләдем, читтән торып укыдым. Завод әллә ни зур түгел иде безнең, башта мине цех җитәкчесе, аннан соң баш инженер итеп куйдылар.
Нәфисә көлеп җибәрде.

– Нәрсә, берәр әкәмәтләр булдымы әллә?
– Завод техникасыз, станокларсыз булмый бит инде ул. Карыйм, җитештерү цехында өч хатын белән бер ир-ат смена ахырына тәмам исерешеп бетәләр. Кысылсалар яки егылып төшсәләр, миңа җавап тотасы лабаса. Завод ишегеннән тикшереп кертәм, күз уңыннан ычкындырмыйм. Бер ир, бер хатын эчүдән туктады, ә икесе кичкә һаман исерек. Аракыгызны табам, таш идәнгә бәреп ватам, дидем. Колакка пышылдадылар, зур күкрәкчәле хатын кечкенә аракы ше­шәләрен, имиләре артына тыгып, заводка алып керә икән. Ишек төбендә – проходнойда туктатып, күкрәкчәсеннән ике шешәне сөйрәп чыгардым да идәнгә бәреп ваттым. Еламыйлар гына болар мин сиңа әйтим. «Каян гына килдең син? Бер кешегә тынгылык бирмисең», – диләр.

Зур күкрәкле кыз инде үзе дә пенсиядә. «Шул вакытта эчүдән туктатмасаң, мин кияүгә дә чыга, балаларымны да үстерә, оныкларыма да сөенә алмаган булыр идем», – дип, очрашкан саен рәхмәтләр укый хәзер.
Гыйбрәтле кыйссалар тың­лап, вакыт үткәнлеге сизелмәде дә. Ул арада мин көткән кеше дә кайтып җитте. Нәфисә идән читендәге саргайган яфракны җәһәт кенә алды да үз юлы белән китте...

Дамир Бәдриев.


---
Шәһри Казан
№ --- | 11.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»