поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.02.2016 Җәмгыять

Татарстанда техникум укучысы 6 көн эчендә минитрактор ясаган (ФОТО)

Марсель Гыйзәтуллин Аксубай районының Яңа Үзи авылында яши. «Техника җене» кагылган, диләр андыйлар турында. 18 яшендә генә булуына карамастан, егет үзе мини трактор ясаган. Шушы тракторы белән җәен авылдашларына печән җыешкан, үзенең бакчасындагы бәрәңгесен алган.

«Бер яктан, яраткан эш белән шөгыльләнәм, икенчедән, аз булса да, акча эшлим», – ди Марсель. Егет язмыш сынауларына түзем булып, бүген авылда ялгызы гына яшәргә мәҗбүр.

Мәктәпне тәмамлап, район үзәгендәге универсаль технологияләр техникумына укырга кергән. Аксубайдан 28 чакрым ераклыкта урнашкан авылына көн саен кайтып йөри. Машинасы да бар, права гына аласы калган. Марсель эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.
 
– Техника белән мәктәп яшеннән үк кызыксынам, – ди Марсель.
Балачакта ук магнитофон, телевизорларны сүтеп-җыярга хирыс булган. Гаиләдә Гыйзәтуллиннар өчәү. Мәктәптә укыганда абыйсы мотоцикл алгач, Марсель техниканы тагын да үз итә. Ватылса да, үзе төзәтергә өйрәнә ул «тимер атны».  9 нчы сыйныфларда үзенә дә мотоцикл сатып ала.
 
– Беркем дә өйрәтмәде мине, бу сәләт миңа каян килгәнен дә белмим, – ди егет үзе.
Марсель үзенең язмы­шы турында сөйләде безгә. «Алай ук җитеш гаиләдән түгел инде мин», – диде ул, кыяр-кыймас кына. 25 ел буе хокук саклау өлкәсендә эшләгән әтисенең кинәт кенә сәламәтлеге начарланып китеп, урын өстенә калган. Әниләре тимер рәшәткә артына эләккән. Шулай итеп, авыру әтисен карау да Марсель җилкәсенә төшкән. Ике ай дигәндә, әтисе бакый дөньяга китеп барган. Егетнең абыйлары үз гаиләләре белән яши. Марсель бүген ялгызы гына гомер кичерә. Туганнары, якыннары аны кайгыртып, ярдәм итеп торалар.
 
Үсмер егет авырлыкларга бирешмәскә тырыша. 8 баш умартасы бар. Дәү әтисеннән килгән сәләттерме, мәктәп яшеннән үк умарталар карый Марсель. Быел әнә бал саткан, акчага исә мини тракторын ясар өчен запчастьлар сатып алган. Эретеп ябыштыру белгечлеген үзләштерүе дә ярап куя. Авылдашлары аңа йомышлары төшкән саен мөрәҗәгать итәләр. Марсель 15 сутый җирендә бәрәңгесен дә утырта, абыйларының хатыннары ярдәме белән, яшелчәләр дә үстерә.
 
– Башта бер трактор ясаган идем дә, күңелемә ошап бетмәде, эшләргә җайсыз тоелды, аннары бәрәңге алыр вакыт җиткәч, чарасызлыктан, алты көн эчендә икенче мини трактор ясап куйдым. Монысы уңайлы, – ди Марсель.
Мини трактор белән бакча эшкәртергә дә, чәчәргә дә була. Йөк ташыр­га да кулай.
 
Авылдашлары аның турында бары мактап кына сөйли. Баксаң, егет әле матур итеп җырлый да икән. Марсельнең техника өлкәсендәге «иҗат җимешләре» Аксубайда узган авыл хуҗалыгы машиналары күргәзмәсендә уңай бәяләнгән.
 
– Кайтсам да, берүзем, ялгызыма гына күңелсез инде, ата-анасыз тормыш җиңел түгел, әнинең кайтуын көтәм, – ди Марсель.
 
 
Фото «Сельская новь» газетасыннан алынды.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 11.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»