поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.02.2016 Матбугат

30 ел "Сабантуй"да эшләгән Йолдыз Шәрапова "Шәһри Казан"га күчте

1986 елдан "Сабантуй" газетасында (соңгы елларны журнал булып чыга) эшләгән Йолдыз Шәрәпова эшеннән киткән. Хәзер ул "Шәһри Казан" газетасында эшли.

Балалар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапова "Сабантуй"да Әдәбият бүлеген җитәкли иде. 

"Шәһри Казан"да офыклар киңәйде, тема буенча да, газета битләре буенча да эш мәйданы күбрәк. Хәзер минем язмаларны "Шәһри"дән укып барырсыз," - диде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Йолдыз апа. Әлбәттә, 30 ел эшләгән җирдән китү бер дә үпкәсез булмаган. Әмма ике як та бер сүздә тора ди: "Хәерле булсын!"

Сүз уңаеннан, татар язучылары арасында интернетта үз сайтларын булдырганнары сирәк. Йолдыз Шәрапова - шуларның берсе. Аның бик тә отышлы яңгыраган yoldyz.ru сайты шактый гади генә эшләнгән, әмма, шуңа да карамастан, ай дәвамында аны 200гә якын кеше 500дән артык тапкыр ачып карый.

Cайтта эленгән биография әле яңартылырга өлгермәгән:

Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли.
 
Йолдыз — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз — балалар күңеленә хуш килгән алты  китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. 
 
Йолдыз — 1995 елдан Татарстан Язучыылар берлеге әгъзасы.
 
Татарстан республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. (2012)
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.02.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»