поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
08.02.2016 Мәгариф

Билгеме? Белемме? Әллә акчамы?

Балаларның мәктәптән яхшы билге алып кайтуы ата-аналарга да, әби-бабайларга да куаныч. Андый көндәлекне алып, яхшы билге куйган битен ачып каравы үзенә бер рәхәт. Әти-әнинең күршеләргә, хезмәттәшләренә мактанып алу җае да чыга. Кемнеке дигәндә, аныкы бит!

Мәктәптә куела торган билгенең асылы укытучы белән укучының мөнәсәбәтләренә бәйләнгән. Ул белем алучы баланың өйгә бирелгән эшләрен нинди сыйфат белән башкарганлыгын күрсәтә. Чынлыкта исә, укучы үзенең дәрескә әзерләнү-әзерләнмәвен болай да бик яхшы белә. Шул ук билге ата-ана белән укытучы мөнәсәбәтләрен дә ачыклый. Баласының көндәлеге аның мәктәп программасын ничек үзләштерүе хакында да сөйли.
 
Кайбер әти-әниләр балаларына: «Иң мөһиме – яхшы билгеләр алу», –дип тукыйлар. Шулай итеп, балада: «Яхшы билге – киләчәк тормыштагы бәхет ачкычы, барлык уңышларның нигезе», – дигән фикер ныклап урнаша.
 
Укытучы алдында һәрвакыт катлаулы мәсьәлә тора: кайсы укучының күңелен күтәрергә, мактарга кирәк, ә кайсын шелтәләргә? Берсе, артык көч куймыйча, «бишле» ала, ә икенчесе, бөтен көчен куеп, тырышып-тырмашып, «өч­ле»гә укый.
 
Һәр бала – үзенчәлекле шәхес. Укучыларның сәләтләре дә, мөмкинлекләре дә төрлечә. Уку елы башында диктант язганда 27 хата ясаган бала уку елы ахырында үткәрелә торган контроль диктантта 6 хата җибәрә. Укучының үсеше күренеп тора, әмма баштагы эш тә, соңгысы да «икеле» билгесе белән бәяләнә... Билгегә күз салганда бернинди үзгәреш тә күренми, ә укучы һәм укытучының тырышлыгы, фәнне үзләштерүдәге уңышлары күләгәдә кала.
 
Хәзерге вакытта укытучылар алдында тагын бер четерекле мәсьәлә барлыкка килде. Әгәр укытучы журналга «1»ле куйса, аның нервлары тәртиптә түгел, ул аны төзәтәчәк, диләр мәктәп даирәсендәгеләр. Бернинди белеме булмаган укучыга, гадәттә, «2»ле куела, чөнки ул дәрескә әзерлексез килгән була... Журналдагы тискәре билгеләрнең күплеге мәктәп администраторлары тарафыннан шул фәнне укытучыга шикле караш уята, чөнки мәктәпнең өлгереш күрсәткече түбәнгә таба тәгәри. Бу мәсьәләгә икенче яктан карасаң, укытучының үз фәнен укыту күрсәткече булган баллар (өлгереш, төрле чаралар үткәргән өчен куелган коэффициентлар) кими, бу үз чиратында, мөгаллимнең «кесәсенә суга». Начар укучыны кызыксындыру да бик авыр, әмма балаларны чыгарылыш имтиханнарына әзерләргә, моның өчен вакыт та, түземлек тә, рухи-физик көч тә кирәк. Мәктәп баласы иншаларны «өчле»гә яза икән, тиз арада аңардан «бишле» өмет итү мөмкин түгел диярлек...
 
Укучыларны ата-аналары да белем алырга кызыксындырырга мөмкин. Моның өчен хәзерге вакытта (бигрәк тә эшмәкәрләр) үз баласына матди чаралар кулланалар. Мәктәптә укучыларның төп бурычы – физик, интеллектуаль үсеш һәм төпле белем алу. Яхшы билгеләре өчен ата-аналар үз баласына акча түли башлаган очракта, алар тирән белем алу өчен түгел, төрле юллар белән (гадел булмаган юллар белән дә) яхшырак билге алып кайтырга тырышачаклар. Укучының баш мие белем алу түгел, көндәлегенә «ялган «5»ле куйдыртып, үзенә күбрәк акча туплау турында уйлаячак. Моның өчен бала үзенең барлык көчен эшкә җигәчәк. Акча укучыга ата-ананың хуплавын, аларның үзенә игътибарын да алыштырачак. Әнисе үзенең кызы белән горурланачак, әлбәттә, ә бу горурлыкның нәтиҗәсе аны тетрәнүгә, төрле авыруларга китерергә мөмкинлеген күз алдына китерми әле ул!.. Каникул вакытында дәресләр юк, акча түләнми, андый чакта нишләргә?
 
Ата-ананың үз баласына акча түләве аларның психикасын боза башлый. Мәктәптән кайтып, өйдәге төрле эшләрне башкарган өчен дә улы яки кызы әти-әнисеннән акча таләп итәргә мөмкин, чөнки алар белә: укуга караганда, акча мөһимрәк! Билге өчен балага акча сузганчы, ата-ана моның ахыры ни белән бетәсен уйласын иде.
 
Нияз Бишбалта, Казан.

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»