поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.02.2016 Әдәбият

“И, бала, бала..." (М.Мәһдиевнең “Алтын хәзинәсе”ннән)

Әни бик кырыс һәм тәвәккәл иде. Кырыс һәм нечкә, җәрәхәтле күңелле иде. Хәтерлим: авыр ел. Кытлык ел. Мин – әтисез. Безгә аеруча авыр. Мәктәптә озын тәнәфес булуга, бөтен бала-чага автоматтан атылгандай өенә йөгерә. Ул вакытта, хәзерге кебек, алып килеп ашау юк иде. Кайтып ашыйсың – тагын торып йөгерәсең.

Бер тәнәфестә мин дә йөгереп өйгә кайттым. Хәер, кайттым дип, мәктәп белән безнең арада койма гына. Өйгә кердем, өйдә ике апа, ишек янына бастым. Белеп торам, ашарга берни дә юк. Мин ишек яңагына сөялдем. Тик торам. Күрше-тирә малайларының (инде тамак ялгап килгәннәр!) мәктәп ишегалдындагы чыр-чу тавышлары ишетелә. Ә мин ишек яңагына сөялгәнмен дә торам, һаман торам. Мин дә кайттым. Башкалар кайткач, нигә миңа да кайтмаска...

Мин моны һич тә укучы күңелен нечкәртер өчен язмыйм. Моны язганда мин елыйм. Минем күз яшьләрем кулъязмага тама. Бер кеше елагач, шул җитәр. Ә мин үземне күз алдына китерәм: тырпайган колаклы, ярты ятим, җитү чәчле (чәч алырга әти юк, кешегә барасы), ябык муенлы, тонык карашлы (әти андый карашлы кешене «көл сипкән» дип атый иде) бер малай ашарга югын белә торып, шуны аңлап, инстинкт буенча зур тәнәфестә өенә кайткан да ишек яңагына сөялгән. Бераздан аның әнисе кайтып керә. Ул көндезге ашка әҗәткә бер-ике уч он юнәтеп булмасмы дип аргы якка чыгып киткән, әмма Гыйльменисатти өйдә туры килмәгән һәм ул буш кул белән кайткан.

...Әни минем башымны алъяпкыч итәгенә кысып кочаклады да кычкырып елады.

– И, бала, бала, син инде ашарга дип кайткансыңдыр, нишлим соң? Нишлим соң? – дип өзгәләнде.

Өченче дәрес башланып килә иде, мин, мышкылдап йөгереп, класска кереп утырдым.

Монысы – әни елавы булды. Мин елаган вакыт та истә калган. Әтисез калган көннәр иде. Күңел китек, күңел таштай каткан, хәсрәткә каршы торырлык булып каткан. Бер дә еларлык түгел мин. Ник шунда әллә нишләтеп кыйнамыйлар – мин хәзер нык, мин хәзер таштай. Әйе, шулай дип уйлый идем. Тормышның бик күп очракларында ялгышкан кебек, монда да ялгышканмын. Мине елата алырлык көчләр әле бар һәм алар күптөрле икән...

Тауда чана шуабыз. Суык, бияләйләр боз булып каткан. Олырак малайлар тимераякта шуа. Арадан берничәсе аеруча усал, болар Садри һәм Гайнулла. (Садри Бөек Ватан сугышын узып, гомере буе армиядә хезмәт итеп, хәзер отставкага чыгып Мәскәүдә яши; Гайнулла – бу повестьта язылган тегүче Гатият абзыйның улы, сугышта ике абыйсы белән бергә ятып калды.) Садри – аеруча усал. Чана белән таудан төшешли, сине каршы алып, чанаңны борып ега да авыз-борыныңны бозга каткан киндер тышлы бияләе белән уа. Җиде-сигез яшьлек малайның йомшак алсу борынын, иреннәрен күз алдына китерегез, һәм шуны чатнама суыкта берәү рәхимсез рәвештә бозлы киндер белән усын. Садрига туры килгәндә, безнең авыз-борын чеп-чи кан була иде. Ә тау шуганда туры килмичә булмый...

Шулай чанада утырып төшкәндә, мин түбәндәге тимераяклы малайларның берсенә килеп бәрелдем. Кем икәнен хәтерләмим, ул малай, сикереп торып, таза гына итеп миңа берне бирде. Аннан тагын. Мин дәшмәдем, торып йөгерсәм, хурлык булыр сыман тоелды, каршы килсәң, егет миннән зур һәм байтак нык иде. Андый вакытта иң яхшысы – вакланмаска. Һәм мин карлы зәңгәр бозга карап башны иеп тордым: яңак, колак шактый җылынып киткән. Әмма күңел – таш.

Шул вакыт дөнья явызлары Гайнулла белән Садри килеп туктады. Мин инде өстәмәсенә Садри авызны уар, Гайнулла, гадәте буенча, яткырып салып чигә чәчен йолкыр дип тора идем. Ләкин ялгышканмын. Авыр тынлыктан соң Гайнулла тавышы ишетелде:

– Һи-и-и, фәлән итим. Сиңа ничек оят түгел бот буе малайларны әбижәйт итәргә? Синең инде фәлән җиреңә җон чыккан! Һи-и, гауна крич. Бар, энекәш, шу чанаң белән. Әтисез калган малайны әбижәйт итәргә ничек смит итәсең син, фәлән итим! Бар, энекәш, бар...

Садри шунда минем карда яткан бүрекне алып кидерде. Нәкъ шул минутта минем тамакка төер утырды. Күзне томан басты, һәм мин, озак уйлап тормастан, анасы атылган ятим бүре баласы кебек, авызны күккә юнәлттем дә үкереп елап җибәрдем.

Садри белән Гайнулла мине «әбижәйт» иткән малайны, боз өстендә алпан-чалпан килеп шугалап, каядыр алып киттеләр. Мин кайнар яшьләр агызып рәхәтләнеп еладым. Елау да рәхәт була икән. Елатырлык көчләрнең иң куәтлесе – яхшылык икән.

Берничә көн узуга, елау өчен миңа тагын бер сәбәп табылды. Мин иске такталардан чаңгы ясап, өйне чүпләп утыра идем. Әтиле малайларның нәрсә? Алар лапастагы бүкән өстендә өр-яңа тактадан юнып, струклап малайларына менә дигән чаңгы ясап бирәләр. Миңа – иске такта! Үткен балта, струк, өтергенең заты юк!

Һәм мин идән чүпләп иске тактадан чаңгы ясамакчы...

Әтисез калган, күңелнең аеруча ятим көннәре иде. Мәш килеп сәкене-идәнне бер итеп чүпләп ятам. Әни сукрана. Шул вакыт гомерен урман эшендә уздырган Шакир карт килеп керә. Якты ай кебек түгәрәкләп кискән көрәк сакаллы, бераз бөкрәйгән калын, куәтле җилкәле. Өстендә бары тик Балтыйк буе балыкчылары гына кия торган таза ак брезент куртка. Билдә бик яссы, прәшкәсендә икеме-дүртме эләктергечле таза каеш. Ак тире чалбардан. Нәкъ сәвитский Хозыр инде! Керде, исәнләште, хәл-әхвәл сорашты да:

– Килен, мунчага чакыра килдем сине, – диде. – Хәзер үк бар, кышның көне, суынып куюы бар, – диде. Шулай диде дә чыгып китте.

Шуннан әни ниндидер бер җиңеллек белән мунчага җыена башлады. Сандыкны дөбердәтеп тартып чыгарды да аннан кызыл башлы сөлге, исле сабын алды, бүлмә яктан мунчала, баш юу өчен шешәле әче сөт кебек әйберләрне җыештырды. Әнинең аеруча җиңеләеп йөрүе мине сискәндерде: Шакир абзыйның күптән түгел генә карчыгы Кәшифәтти үлгән иде һәм ул малае, килене, оныклары (онык дигәненең берсе миннән ике яшькә зур) янында торып калган иде. Туктале! Туктале! Бу кеше гомере буе безнең әтинең якын дусларыннан исәпләнде. Әтинең «Шакир абзый» дип исе китеп тора иде. Хәзер шул карт, әти югыннан файдаланып, безнең әнине мунчага чакырамы? Әни нигә алай җиңел киенә әле? Нәрсә бу? Ни бу? Әллә бу карт әнинең аркасын уарга мунчага кереп чыгар?

Һәм мин, үтмәс балтамны идәнгә ыргытып, үкереп елап җибәрдем.

– Ник сине мунчага чакыра бу Шакир тәре?! Ник сине чакыра ул? Ник бүтән кешене түгел?

Кызып киткән уңайдан мин идәнгә тәгәрәдем. Шәһәрдәге иркә малайларның шулай идәнгә тәгәрәп әниләреннән конфет, прәннек сораганнарын мин ишетеп белә идем.

Тәгәрәү миңа ошап китте. Елау өчен исключительно җайлы, хутлы икән.

– Ник сине чакыра ул? Әти барында ник бер дә чакырмады ул? Ник йөгерә-йөгерә җыенып йөрисең син?

...Әни мунчага бармады. Идәннән мине күтәреп торгызды да, сәкегә утыртып, кочагына алды. Аннан без икәүләп еладык. Озак итеп. Әни берөзлексез минем җитү чәчемне сыпырды һәм:

– И, бала, бала, – дип кабатлады.

Әни мунчага бармый калды. Берәр елдан Шакир абзый дөнья куйды, бөтен авыл ирләре аны агачлыкка озатты. Авылның эчми, тартмый, сүгенми торган картларыннан бөтен бер буын инде сирәгәеп бара иде.

«Торналар төшкән җирдә» повестеннан.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»