поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2016 Хатлар

«Аерылырлык пар түгел идек»

Төп нигезгә килен булып төшеп, өлкәннәр белән дә, үз гаиләсе белән дә ипле, акыллы итеп яши белгән киленнәр зур хөрмәткә лаек.
Мәгъмүрә белән Камил өч малай, бер кыз үстерделәр. Бер урамда яшибез, аларда еш булам. Уллары өйләнеп, үз тормышларын кордылар. Ике киленнәре – авыл кызлары.

Төп йортта яшәүче Рифат исә Кукмара районы, Шепшеңәр авылы кызы, әнисе үлеп, ике яшендә ятим калган, үги әни белән үскән, училищеда укып, хисапчы белгечлеге алган Нәфисәгә өйләнде. Нәфисә беренче көннән каенанасын якын, үз итте. Үзе тыйнак, басынкы, аз сүзле, биләмне белми торган килен булды. Читкә, шәһәргә китү турында да уйламый. Хуҗалыктагы һәр эшне җиренә җиткереп, булсынга эшли. Ире Рифат белән бик сылу, тәртипле өч кыз үстерделәр, алар зурлар инде. “Ярый әле авылда әниләр янында калганмын, миңа балалар үстерергә дә җиңел булды, – ди Нәфисә. – Кая барсам да борчылмадым, кызларым гел караулы булды. Кайтуыбызга әни тәмле ризыкларын пешереп каршы алды, кайгырып яшәмәдем”. Каенанасы җор телле, әйтәсе сүзен дә уен-көлке белән генә җиткерә. Тормышта табак-савыт шалтырамый тормыйдыр, әмма ул тавыш урамга чыкмый. Килен белән каенана икесе бер сүздә яшиләр. Мәгъмүрә шулай ук киленнәре Чулпан, Халидә белән дә бик әйбәт мөнәсәбәттә. Искиткеч бәхетле каенана ул, Ходай аңа берсеннән-берсе акыллы, булдыклы, әни дип кенә торучы киленнәр насыйп итте. Гомумән, бу гаилә күпләргә үрнәк. Гел шулай бәхетле яшәсеннәр.

* * *
Әмма кайбер каенаналар Ходайдан бүләк булып төп нигезгә килгән киленнәрне тиешенчә кабул итә, аның белән тату-матур яши белмиләр шул. Бер мисал.
 
Наил абый белән Лилия апа бик яратышып өйләнешәләр. Каенана артык чая, усал булып чыга, киленен яратмый, аның һәр эшеннән гаеп таба. Аны улыннан ничек тә аерырга тырыша. Киленне бу йортта түзеп яши алмаслык хәлгә җиткерә. Яшь хатынга үзенең әти-әнисе янына әйләнеп кайтырга туры килә.
 
Наил абый акча эшләп кайту өчен читкә чыгып китә. Кайткан төшенә кызы туа. Һәм ул хатыны белән баласын тагын үзләренә алып кайта. Әмма Лилия апа биредә тагын озак тора алмый, каенанасының җәберләвенә түзә алмыйча, яңадан китеп бара. Кызы бераз үскәч, Мамадыштагы фабрикага эшкә урнаша. Эшеннән фатир бирәләр. Бүтән кияүгә чыкмый. Шулай итеп, кызы Ләйлә әтисез үсә, Чаллы педучилищесын тәмамлап, бакчада тәрбияче булып эшли, кияүгә чыга, балалар үстерә.
 
Наил абый икенче хатынга өйләнеп, ике бала үстерә. Беренче гаиләсендә туган кызы Ләйләгә алимент түләсә дә, алар бер мәртәбә дә очрашмыйлар. Шулай 57 ел гомер үтеп китә. Наил абыйга – 82, Лилия апага – 80 тула. Менә Наил абый бик нык авырып, урын өстенә егыла. Бәхилләшми китеп бара күрмим дип, беренче хатыны белән кызын чакырта. Лилия апа каршы килми, Чаллыдан кызын, ике оныгын алып кайта. Аларны бик җылы каршылыйлар. Яшь чакта аерылган, инде карт белән карчыкка әйләнгән элекке ир белән хатын үткәннәрен искә төшерәләр.
– Без аерылырлык пар түгел идек бит, – ди Лилия апа. – Әниең яратмады, шуның аркасында аерылдык. Алай дип әйтүемә ачуың килмәсен, нинди булса да синең әниең ул. Мин гел сине уйлап яшәдем. Хәтерлисеңме, Наил, син читкә эшкә киткәндә, олы юлга кадәр озата чыктым. Дүрт айлык авырым бар иде. “Наил, инде мин кайда торырмын?” – дидем. Ә син: “Әбиләрдә торып торырсың инде”, – дип китеп бардың.
 
– Барысы да исемдә, мин дә сине онытмадым, – ди урын өстендәге Наил абый, Лилия апага кулын сузып. – Булдыра алсаң, гафу ит, бәхил бул, мине начарлык белән искә алма...
 
Роза ЗАҺИДУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ишки авылы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»